Рейтинг:  5 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активна
 

Исәнмесез, кадерле редакция хезмәткәрләре! Үземнең башымнан үткән вакыйгалар хакында язып үтмәкчемен. Бәлки, кемгәдер сабак булыр.

Хатын-кызлар өчен әни булу – дөньядагы иң зур бәхет.Элек, бәлки, кайсыбер хатын-кызлар бәби алып кайта алмагандыр да. Бүген исә, кесә ягың калын булса, төрле ысуллар ярдәмендә әни булу бәхетенә ирешеп була.
Әни булачагымны белгән көн иң бәхетлесе иде! Йөклелелек җиңел үтте. Канатланып, очып кына йөрдем. Декрет ялына чыктым. Аякларым шешенә башлады. Кайчандыр йөкле булганнар бертавыштан “шешенүләр була инде, бәби тапкач бетә ул” дип юатты. Мин ышандым да. Шуннан бер кичне кан басымымны үлчәргә булдым. Үлчәдем дә... берара ышанмый тордым. 150/110. Бераз торгач тагын үлчәдем. Шулай ук. Моның әйбәт түгеллеген якынча чамалый идем. Хатын-кызлар консультациясендә гел 120/80 була иде. Икенче көнне табибыма бардым. Ул, кичекмәстән, бала табу йортына ятарга юллама бирде. Мин артык шикләнмәдем дә. Кайсыберәүләр авырга калганнан бирле ахыргача “сохранение”дә ята, аның нәрсәсе бар инде дип уйладым.

Китапларымны җыйнадым да, дәваханәгә ятарга киттем. Ультратавыш тикшерүләре, капельницалар – барын да тыныч кабул иттем. 10 көн яткач, табиб бүген сине чыгарабыз диде, әмма өстәп әйтте:
- Берне өйдә кун да кабат ятарга кил. Синдә гестоз. Аны даими күзәтеп тору мотлак. Бәлки, вакытыннан алда операция ясарга да туры килер, күз күрер.
Башта нык кайгырдым, соңыннан тынычландым. Йөклелек яхшы үтте, төшү куркынычы булмады бит. Кыскасы, тынычландым.
Әмма иртәрәк тынычланганмын, анализлар тапшыргач, мине реанимациягә җибәрделәр. Табиб берни булмагандай сөйләнде: “Ял көннәрендә (мин җомга көн яттым) бүлектә бер генә шәфкать туташы кала, реанимациядә исә персонал да күбрәк”, - диде.
                         Шок хәлендә мендем реанимациягә. Яттым. Бермәл консилиум җыелып минем хәлемне сораштылар. Ә мин үземне һаман яхшы хис итәм! Үземә булган шулкадәр игътибарны һаман аңламыйм. Ял көннәрендә дежур табиблар кереп хәлемне белеп тордылар. Җомга көнне бер яшь кенә хатынны китерделәр дә, тиз генә анализлар алып, канында аксым нык кимүен, тиз рәвештә операция (кесарево сечение) ясарга кирәклеген аңлатып, алып киттеләр. Иң куркыныч момент булды - операция вакытында ул-бу була калса, аналыгын алдыру куркынычы ихтималлыгын кисәттеләр. Һәм ризалыгын алып, кул куйдырттылар. Шул чакта йөрәгем “жу” итте.
                     Ике көн болай тыныч кына үтте. Дүшәмбе көнне тагы консилиум җыйдылар. Кан басымымны белештеләр, хәлемне җентекләп сораштылар. Узи үтәргә кирәк диделәр, аның нәтиҗәсе буенча карар чыгарачакларын әйттеләр. Узи шатландырмады мине. “Тиз рәвештә операция ясарга кирәк. Бала кислородны тиешле күләмдә алмый, гипоксия барлыкка килгән, карыныгызда аның үлү ихтималы бар. Сез моны аңларга тиеш, без беренче чиратта сезнең сәламәтлегегезне кайгыртачакбыз”. Табиб операциягә әзерләнергә кушты. Тиздән анестезиолог киләчәген әйтте. Анестезиолог килеп, минем белән сөйләшкәч, эпидураль анестезиягә ризалаштым. Чөнки кызымның дөньяга салган тәүге авазын ишетәсем килә иде. Капельница куйдылар. Ул бетми дә бетми. Тамчылап кына тама. Иң җанга тигәне шул булды. Ниһаять, табиб аркама уколны ясады. Наркоз акрынлап аякларымны һәм аннан өске өлешемне сиздермәс дәрәҗәгә җиткерде. Табиблар эшеләренә кереште. Үзләре бертуктаусыз нидер сөйләшә. Берсе әйтә: “Мин үткән ялларда шашлык сезонын ачып җибәрдем”.
Икенчесе: “О-о-о-о, бик иртә түгелме соң?” (апрель уртасы иде)
Һәм тагын шау-шу. Шул вакытта радио да сөйли. Кыскасы, операционная шау-гөр килеп торды.

Һәм бермәл колагыма күптән көтелгән бала тавышы ишетелде! Белсәгез иде, минем өчен ул җыр төсле яңгырады! Күп тә үтми тавыш тынды. Кызымны реанимациягә алып киттеләр. Мин азмы-күпме белә идем инде алдан туган балалар язмышын. Аларны күпмедер вакыт реанимациядә тикшерү астында тоталар.
Операция беткәч, мине палатага кертеп салдылар. Аяклар һаман “туң”. Тәннең билдән түбән өлеше берни сизми. Бер яшь хатын йөри палатада. “Телефоныңны алып биримме? Кайда ул?” – дип сорады. Мондый ярдәмчеллектән күңелләрем тулып елыйсыларым килде. Телефонны алып, әниемнәргә, иремә шалтыраттым. Бар да яхшы икәнен, кызым туганда елаганын, хәлем начар булмавын әйттем.

Палатада 8 хатын ятабыз. Биредә план буенча  да, ашыгыч рәвештә операция дә ясатканнар бар. Иң кыены: балаң кайдадыр ята (ә мин бит кызымны хәтта күрмәдем дә), ә син монда ялгызың. Аннан кичке 9ларда палатага бер-бер артлы кулларына ап-ак биләүле сабыйлар тотып акушеркалар керде. И-и-и-и, әниләрнең бәхетле йөзләрен күрсәгез! Бу аларның балалары белән беренче очрашулары иде. Чөнки биредәге әниләрнең барысына да гомум наркоз ясаганнар.
Китте “селфи” төшүләр! Тавыш. Кемдер тиз генә иренә скайптан шалтырата. Сиңа охшаганмы, я миңамы...
Бу гомер бәйрәмендә бер рус кызы белән мин генә артык идек. Торып китәргә мөмкин булса, һичшиксез, коридорга чыгар идек. Әмма бәгырь нишләптер каткан булып чыкты. Еламадым хәтта. Аңлый идем. Кызым реанимациядә. Әлегә тик шулай. Моннан анда чыгармыйлар. Бары тик шалтыратырга мөмкин. Иртәнгә кадәр ятасы килмәде. Санитарканы чакыртып, катетерны алуын үтенеп, аякка бастым. Коридорга чыктым. Постка барып, балалар реанимациясенә шалтыратып, кызымның хәлен белештем. Алдан туган сабыйлар өчен иң мөһиме аларның үзаллы тын алулары дип исәпли идем. Шуны сорадым. “Әйе, ул үзе тын ала, ясалма вентиляциядә түгел”, - диделәр. Шуннан артыгы кирәкмәде дә. Аллага шөкер, дип уйлап куйдым. Каршыма чираттагы операциягә ашыккан, кайчандыр мине шушы реанимациягә озаткан табибым очрады. Хәлемне, кызым турында сорашты. Бар да яхшы булыр дип ышандырып калды. Операция көнендә үк аякка басуымны да мактады.
                       Бу вакыйгаларга ике елдан артык вакыт үтеп китсә дә, бар дә әлегедәй хәтердә. Хәзер инде безнең кызыбызга ике яшь ярым, ул яшьтәшләреннән калышмый диярлек.
Югарыда язганнарым бала тудырачак хатын-кызларга багышлана. Әйтер сүзем шул: төрле сәбәпләр белән җитлегеп өлгермәгән бала табарга мәҗбүр булгансыз икән, моны кулдан килгәнчә тыныч кабул итегез. Ни дисәң дә, вакытыннан алдан туган сабыйларны аякка бастырырга күп көч һәм тырышлык кирәк, бөтен игътибарны шуңа юнәлтү мотлак. Аллага шөкер, интернет бар. Бар мәгълүматны табарга мөмкин. Медицина да көннән-көн үсешә. Әгәр сабыегызга яшәргә язган булса, ул яшәячәк.

Әлбәттә, сабыйларыгыз срогы тулгач туса, яхшырак. Булачак әниләр, шешенүләр булса, аерым игътибарга алыгыз, аксым дәрәҗәсен, кан басымын тикшереп тору да зарур. Күңелле нәрсәләр турында гына уйлагыз. “Уйлаган уең алдыңа килеп баса” дип юкка гына әйтмәгәннәр. Чөнки “мысли материальны” дип юкка гына әйтмәгәннәр.
Әни булып өлгергәннәргә һәм әни булырга җыенган хатын-кызларга җиңеллек, яхшы хәбәрләр теләп калам.


З.Насыйрова.

Нефтекама шәһәре.


Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча ел саен 15 миллионга якын сабый вакытыннан алдан туа. 37 атнага кадәр туган балалар алдан туган дип исәпләнә.
Алар баланың тән авырлыгы буенча өч төркемгә бүленә. 2,5-1,5 кг – түбән массалы, 1,5-1 кг – нык түбән массалы, 1 килограммнан да түбәнрәк булып туганнар экстремаль категориягә керәләр. Андый сабыйларга гадәттә табиб-неонатолог каравы таләп ителә.

Җитлегеп өлгермәгән бала табу очраклары үсү тенденциясе күзәтелә.
Начар экологик шартлар, даими рәвештә стресста яшәү хатын-кызның сәламәтлеге начараюына, йөклелек вакытына тәэсир итми калмый.
             Алдан туган сабыйларның барысы да ниндидер чир белән авырый дип ишеткәнегез бардыр, мөгаен. Әмма бу сүзләр гел дөреслекккә туры килми. Әлбәттә, аларның нәкъ җитлекмичә туу белән бәйле проблемалары юк түгел. Әмма бар органнары һәм системалары үсештә булганга күрә бу балалар зур компенсатор мөмкинлекләргә ия.
7 айда туган сабыйларның 8 айда туган сабыйларга караганда яшәргә “өмет”ләре күпкә зуррак диләр. Әмма медицина бу сүзләрне инкарь итә, кыскасы, бала үзенең срогына никадәр якынрак туа, бу шулкадәр яхшырак.
Узган 2017 елның гыйнвар-сентябрь айларында 2 216 сабый алдан туган. Әйткәндәй, Русиядә медицина хезмәткәрләре тән авырлыклары 500 граммнан арткан сабыйларны коткарырга тиеш дигән закон эшли. Статистика буенча 4% балалар үлә, болар башлыча экстремаль түбән тән массалы балалар.