Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Башкортстанда Бердәм Дәүләт Имтиханын быел уналтынчы буын яшьләр тапшырырга әзерләнә. Бу сынауны йөрәге аша үткәрүче әти-әниләр дә сынауга әзер тора.

Әти-әниләр өчен БДИны “үз тиреңдә” сынап карау да кызык. Каян беләмме? Беләм. ... Юк, төш күрмәдем, баштан кичкәнне язам. Үткән җомгада әти-әниләр өчен оештырылган Бөтенрусия БДИда катнаштым... Бәлки, сезнең арада да бардыр ул сынауны үткәннәр? Күрешсәк, бер утырып сөйләшергә сүз булды инде. Бүген шул хакта язам, кызык тоелса, сез дә фикерләрегезне безгә җиткерерсез.

Бу БДИ турында бәхәсләр беркайчан да бетмәс кебек. Берәүләр аны акласа, икенчеләр каршы. Кем сөйләсә – шул дөрес, мин 1985 елда ук аттестат алган әни, изге җомга көнне БДИ тапшырырга киттем. Юл уңае, тукталыштагы киосктан гельле ручка сатып алдым. Паспорт инде гел үзем белән, чөнки ансыз бүген беркайда керә дә, чыга да алмыйсың.

Имтихан үтәсе пунктка – К.А. Дәүләткилдиев исемендәге гимназиягә барып керүгә үземне иң намуслы имтихан тотучы дип “мактап” куйдым, чөнки телефоным өйдә онытылып калган иде. Шулай итеп, дөнья – минем белән, мин дөнья белән элемтәне югалттык.

Халык җыелганчы оештыручылар белән чара турында әңгәмәләшеп алдык. Кызыл күзен яндырып, һәр сүзне отып баручы диктофоным да ял итә бүген. Бөтен ышаныч хәтергә!

 Менә барыбызны да залга җыеп, таләпләр, шартлар белән таныштырдылар. Әти –әниләрне һәм укучыларны БР Мәгариф министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Айбулат Хаҗин сәламләде. Безне инде төркемнәргә бүлеп, исемлек төзегәннәр иде. Һәр төркем аудитория саны язылган табличка күтәргән күзәтүчебезгә ияреп арытаба таба юл алды. Металл капшаучы белән баштан-аякка кадәр йөртеп чыккач, тагын бер тапкыр исем –шәрифләрне ачыклап, аудиториягә озатып куйдылар.

 Ишек төбендә һәркемгә утырып эшлисе урыны игълан ителде. Минеке – 3А, ягъни беренче рәттәге өченче парта булып чыкты.  Утырыштык. Кулда ручка да, өстәлдә – шәрә паспорт (тышларын салдыртып, җыеп алдылар). Видеокамералар турында кисәткәч, башны күтәреп почмакка карадык. Чын. Бар. Алгы сул почмакта безгә чекерәеп карап тора.

Арабызда төрле яшьтәге ир-егетләр, хатын-кызлар. Укучы балалар да бар. Күз каршында дисктан күчереп, КИМнарны принтердан чыгарып, таратып бирделәр. Барыбызда да ручкалар бармы, шуны белештеләр. Зәңгәр гельлеләрен кара гельлегә алыштырып бирделәр. “Какая разница?” диючеләргә: “Компьютер кара төсне генә укый” дип аңлаттылар.

Тактадагы үрнәк буенча беренче титул битен тутырдык. Иң җиңеле шул эш булган икән, биремнәрне ачып карагач, күзаллары караңгыланып китте. Көлсәң-көл, еласаң - ела, ярый әле бу уен БДИ гына дигән бер уй тыеп тора иде... Ак алъяпкычлы туташлар, кара кәчтүм ак якалы егетләр черновик өчен таратылган А4 кәгазендә шатыр-шотыр язып, биремнәрне эшли дә башлады. Моны күреп, мине “Ай, Аллам, өлгермим бит!” дигән курку биләп алды. КИМ белән тулысынча танышып чыктым да, “теш үткәннәрен” эшли башладым. Чын әйтәм, әгәр сез математикадан урта сыйныфлар программасында “төшеп калгансыз” икән, мондый сынауда катнашырга туры килгәндә программаны үзләштереп, нервыгызны тынычландыргыч даруларның яхшысын эчеп барыгыз...

Эш арасында күзәтүчегә дә күз салып алам, нишли, янәсе. Ә бу зифа буйлы, сөйкемле ханым каршыбызга ничек килеп баскан булса, таш сын мени, селкенми дә – күзе бездә генә. Аңа карагач, чак көлеп җибәрмәдем, авызны капладым. Бәбкәсен саклаган ата каз да як-якка караңгалап ала. Ә күзәтүчегә күзен алырга ярамый. Безгә ярый 40 минут кына вакыт бирелде, ә дәүләт имтиханы тапшыручылар өч сәгать утыра бит...

Шул кырык минут “ә”дигәнче үтеп тә китте. Эшләребезне тикшерү өчен җаваплар вариантын тараттылар да, ул арада кулыбызга бирелгән бөтен кәгазьләрне җыеп та алдылар. Алар барысы да юк ителәчәк. Ә безгә КИМнарны интернет челтәренә чыгармаска дип алдан ук кисәтү ясап куйганнар иде.

Математиканың база өлеше буенча бирелгән бирем күп өлкәннәрне “өч”ле, “дүрт”ледән гайре бәя белән кинәндермәде булса кирәк, кайтавазлар шундыйрак иде. Математика укытучыларым ачуланмас дип ышанам, чөнки мин мәктәптә үк математика белән бик дус түгел идем.

Инде БДИ тапшырып карап мин нинди нәтиҗәгә килдем?

Һәркем моннан үзенчә нәтиҗә чыгарды. Миңа алса, Айбулат Хаҗин  әйткәнчә, “Не так страшен черт, как его малюют!” БДИ тапшырмаслык эш түгел икән. Әмма моның өчен фәнне бөтен мәктәп программасы буенча, башыннан-ахырына кадәр аңлап, укып барырга кирәк. Һәр дәресне нигезле итеп аңлаткан укытучыда белем алган балалар өчен ул гадәти зур контроль эш. Иманым камил, бу БДИ тапшырасы һәр фән буенча шулай. Шуңа күрә, БДИны куркыныч бер гамәл итеп, аны туктаусыз кабатлап, куркытып тору кирәкми. Чын күңелдән укырга һәм укытырга, тиешле белем нигезен салырга кирәк икән бит. Аннары, БДИ дип, мәҗбүри булган бер-ике предметка гына басым ясап, башка фәннәргә хилафлык китерү дә дөрес түгел дигән нәтиҗәгә  килдем. Чөнки бу очракта иң беренче туган тел белән әдәбият зыян күрә. Башка фәннәрнең игътибардан төшеп калуы да кире нәтиҗә күрсәтә. Мәктәпне тәмамлаучы егет-кызларның туган телне онытуы, Бөек Ватан сугышының кайчан башлануын һәм тәмамлануын белмәүләре кебек уйландыргыч хәлләр турында ишетеп-күреп торабыз. Бу аерым бер милләт өчен генә түгел, тоташ җәмгыять өчен югалту.

Инде акциягә кайтсак, ул бездә өченче тапкыр уздырылды. Анда дүрт аудиториядә БДИ, ике аудиториядә ГДИ (гомум дәүләт имтиханы) буенча укучылар, әти-әниләр, чиновниклар, теләгән кешеләр үз белемен сынады. Миңа бу проект ошады. Файдалы. Бу эш өлкәннәргә балаларын яхшырак аңларга, гаиләләрдә имтиханга әзерләнүче балаларга тиешле игътибар, хөрмәт уятырга ярдәм итә. Шулай ук, мәктәптә бирелгән белемнең никадәрле нигезле булуы һәм баланың укуы белән даими кызыксынып торырга, укыту эшенең нәтиҗәлелеген арттыруда үз өлешләрен кертергә этәргеч бирә. “Бишектән алып, ләхеткә кадәр белем ал!” дигән ата-бабалар сүзе бүген дә көн кадагында. Балалар, укыгыз!

Алсу Хәбирова.