Хочу продать квартиру. Ипотека можно ли продать квартиру быстро. Можно продать долю в квартире. В каком банке брать ипотеку. Стоит ли брать ипотеку сегодня. На какой срок брать ипотеку. Утепление стен своими руками. Быстрое утепление стен пенопластом своими руками. Технология утепления стен. Ремонт видеокарты ноутбука. Быстрый ремонт видеокарты своими руками. Сколько стоит ремонт видеокарты. В каком банке взять автокредит. Где выгоднее взять автокредит без проблем. Бесплатный сервер wow. Рейтинг серверов wow сайт. Сервера wow mangos. Чертежи самодельных станков. Скачать чертежи станков для холодной ковки. Сверлильный станок чертеж. Договор аренды квартиры. Стоимость аренды квартиры в Москве. Снять в аренду квартиру.

 

 

                                                                                                   

Ялгыз үлем.

Япон теленнән тәрҗемә иткәндә «кодокуши» (“кодокуси”) ялгыз үлем дигәнне аңлата. Барысы тарафыннан онытылып, фатирларында ялгыз үлүчеләрне шулай атыйлар. Аларның җәсәдләрен берничә көн, атна, кайчагында хәтта айлар үткәч кенә табалар. Беренче тапкыр «кодокуши» термины 1980 елларда кулланыла башлаган. Гадәттә, «кодокуши»лар – 65 һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәге кешеләр.
«Кодокуши» феноменының төп сәбәбе – көннән-көн үскән социаль изоляциядә. Өлкәннәр туганнары, дуслары, күршеләре, танышлары белән бәйләнештә тормый, үзләренең кечкенә дөньяларына бикләнеп яшиләр.

Тулысынча:Ялгыз үлем.

Улым төрмәдә утыра...

Ләйлә апа картайган көнендә үзенең шундый көнгә каласын белдеме икән? Юктыр. Кызы Роза белән улы Фәритне бик яратып, сөеп кенә үстерде. Ире яхшы урында эшләде, эш хакы әйбәт булды. Балалары кеше арасында ким-хур булып үсмәделәр. Әмма язмыш дигән әйбер бар. Балаңны никадәр генә сөеп-назлап үстермә, аның бәхете кемгә өйләнүенә, кияүгә чыгуына бәйле икән шул.
Фәрит армия хезмәтен Себер якларында үтте һәм шунда, бер кызыкай белән танышып, гаилә корып төпләнеп калды. Башта яхшы гына эшләделәр, яшәделәр, бер-бер артлы ике кызлары туды. Еракта яшәгәч, Ләйлә апа аларның хәлен бик тәфсилләп белмәде.

Тулысынча:Улым төрмәдә утыра...

“Ниләр кичергәнемне үзем генә беләм”

Аскын районының Урмияз авылында яшәп, илебезгә дүрт солдат үстергән Хәмдүнә Әсәдуллинаның һәр көне батырлыкка тиң. Дүрт дистә ел элек тормыш аның алдына олы сынау куйса да, ире, балалары хакына көчлеләр арасында — көчле, бәхетлеләр арасында бәхетле булып яшәргә көч таба ул. Балаларына үзе үрнәгендә ныклык, түземлек, эшсөярлек күрсәтеп, матур тәрбия бирә.

Тулысынча:“Ниләр кичергәнемне үзем генә беләм”

Мәхәббәт көчле итте

Иске Балтач авылында искиткеч гаилә бар. Бәхетләрен күтәрә, язмыш куйган сынауларны сабырлык белән үткәрә белгән рух ныклыгы берләштерә, көчле итә аларны. Алар — Фируза һәм Хатиб Сираевлар. Быелгы ел Сираевлар гаиләсе өчен истәлекле. Гаилә корып яши башлауларына 45 ел тулды. Гаилә башлыгы Хатиб Мансур улының октябрь аенда 75 яшьлек юбилеен билгеләделәр.
Хатиб абый Борай районының Кизгән авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. 1942 елның октябрендә якты дөньяга аваз салган малайның бала чагы авыр үтә. Унөч яшеннән мәктәпне калдырып колхозда эшли башларга мәҗбүр була ул.

Тулысынча:Мәхәббәт көчле итте

Ана күңеле алдан сизгәнме?

...Наилә апа гомере буе фермада эшләде. Ул елларда колхозларда терлекчелек гөрләп тора иде. Савым сыерлары күп, бозаулар үстерелеп сатыла. Ферма көтүләрен алмашлап икешәр кеше атка атланып көтә иде. Яздан ук фермалар урман авызындагы аланлыктагы җәйләүгә күченәләр. Көненә ике тапкыр савымга йөк машинасына төялеп китәләр, җырлый-җырлый, көлешә-көлешә баралар. Җиләк пешкән чорда, эш бетү белән, дәррәү тауга юнәләләр, печән чорында – печәнлекләргә сибеләләр. Сыер саву – авыр эш, ләкин әллә яшьлек белән, әллә бертуктаусыз мәшәкатьтән арынмаганга, зарланырга вакыт калмый. Черки-кигәвен талаудан башкасы – бары да тик уңай тәэссоратлар гына калдыра. Күп ферма эшчеләренең бала-чагасы да үзе белән ияреп йөри, кайсысы ярдәмләшә, кайсысы вакыт кына үткәрә. Арада Фәрит исемле малай башта әнисенә ярдәм итәргә барса, анасының вафатыннан соң үзе генә килеп, савымчыларга булыша торган булды. Кызганып, җылы сөт белән сыйлыйлар иде аны.

Тулысынча:Ана күңеле алдан сизгәнме?

 Безнең партнерлар

   

Яндекс.Метрика
Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>