Хочу продать квартиру. Ипотека можно ли продать квартиру быстро. Можно продать долю в квартире. В каком банке брать ипотеку. Стоит ли брать ипотеку сегодня. На какой срок брать ипотеку. Утепление стен своими руками. Быстрое утепление стен пенопластом своими руками. Технология утепления стен. Ремонт видеокарты ноутбука. Быстрый ремонт видеокарты своими руками. Сколько стоит ремонт видеокарты. В каком банке взять автокредит. Где выгоднее взять автокредит без проблем. Бесплатный сервер wow. Рейтинг серверов wow сайт. Сервера wow mangos. Чертежи самодельных станков. Скачать чертежи станков для холодной ковки. Сверлильный станок чертеж. Договор аренды квартиры. Стоимость аренды квартиры в Москве. Снять в аренду квартиру.

 

 

                                                                                                   

Ялкауга гына эш юк

Мишкә районының Сафар авылы башлангыч мәктәбендә 3нче класста укып йөргән чагым. Коточкыч сугыш еллары. Класс җитәкчебез Гыйльминур Әхмәрова безне укудан соң бер пьесаны сәхнәләштерергә өйрәтә башлады. Берничә тапкыр рольләрне өйрәнгәч, авыл клубында спектакль куярга булдык.


Кышкы чатлама суык. Җыештыручы булып эшләүче Оркыя Әхмәрова клубның мичен ягып җибәрде. Кичен клубка халык җыелышты. Суфлерыбыз да сәхнәдә җайлы гына урынын алды. Спектакль башланды. Тиздән ролемне башкару өчен Гыйльминур апа мине сәхнәгә чыгарды. Ролемне бик яхшы ятлаган идем, суфлер кирәкми дә иде миңа.

Тулысынча:Ялкауга гына эш юк

Сынауларга әзерсеңме, игенче?

Кояш көннән-көн ныграк елмая. Күп тә үтмәс, күз ачып йомган арада ямьле язларга да аяк басарбыз.
Ә яз игенче өчен шаян гөрләвекләр шаулавы гына түгел, киләчәк уңышка нигез салу, ягъни чәчү башлану мәле дә ул. Димәк, тынгысыз көннәр башлана. Бүген исә ул техникасын, эш коралларын барлау, майлау, яңарту эшләре белән мәшгуль. Яхшы уңыш алыйм дисәң, сыйфатлы орлыгың да булырга тиеш.

Тулысынча:Сынауларга әзерсеңме, игенче?

Кешеләр кая югала?

Эштән соң автобус тукталышына чыктым. Баганага ябыштырылган “Эзлибез” дигән игълан күзгә чалынды. Игъланда медицина университеты студенты 22 яшьлек Гүзәл Газетдинованың өч көн инде яшәгән җиренә кайтмавы, югалуы турында язылган иде. Игъланны укыгач, йөрәкләр чемердәп китте. Кемнеңдер газиз баласы, йөрәк парәсе...

Бу хәл Уфада гына түгел, республикада киң резонанс тудырды. Менә ике атна инде укырга барырга чыккан җиреннән гаип булган кызны полиция дә, волонтерлар да эзлиләр, кызганычка каршы, әлегә шатлыклы хәбәрләр юк. Гүзәл ата-аналары кушуы буенча түгел, ә үз теләге белән табиб һөнәрен сайлаган. Яхшы укыган. Максатлы юллама белән укуы сәбәпле, диплом алгач туган ягы Краснокамага эшкә кайтырга хыялланган. Ниндидер егет урлаган дисәң, кемгәдер янып-көеп гашыйк булып йөрмәгән. Булса, гүзәлнең әнисе Гөлсинә ханым белдерүе буенча, эч серен аның белән бүлешми калмас иде.

Тулысынча:Кешеләр кая югала?

Ашыгулар һәлакәткә илтә

Соңгы 5 елда Башкортстанда 3047 кеше юл-транспорт һәлакәтендә вафат булган. Бу – бер зур гына поселок халкы дигән сүз.

“Башинформ” агентлыгында үткән матбугат-конференциясендә Башкортстан Республикасы ЮХХДИ начальнигы Динар Заһит улы Гыйльметдинов үткән елга нәтиҗә ясады.

Тулысынча:Ашыгулар һәлакәткә илтә

Заводлар халык өчен дә эшләргә тиеш

Бу атнада ил президенты Владимир Путин эш сәфәре белән Уфага килеп китте.
Ул иң беренче булып Уфа моторлар төзү берләшмәсенә юлланды. Биредә вертолет двигательләре җитештерү һәм җыю өчен тәгаенләнгән технологик үзәктә булды. УМПО импортны алмаштыру кысаларында “Ми” һәм “Ка” вертолетлары өчен тәгаенләнгән ВК-2500 двигательләре узелларын җитештерү программасында катнаша. Элек әлеге двигательләр Украинадан кертелгән. Берләшмә эшчәнлеге белән якыннан танышкач, ил башлыгы аны югары бәяләде. Ул оешма хезмәткәрләре белән дә аралашып, аларның сорауларына җавап бирде. Ипотека ставкалары турында да сүз барды. Дәүләт башлыгы балалары булган гаиләләргә ипотека буенча аерым программалар булдырылуын ассызыклады. Аларга ярашлы, балалы гаиләләр өчен ипотека буенча 6 процентлы ставка каралган. Ставка 6 проценттан күбрәк булса, арткан өлеше федераль бюджеттан компенсацияләнәчәк.

Тулысынча:Заводлар халык өчен дә эшләргә тиеш

 Безнең партнерлар

   

Яндекс.Метрика
Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>