Акыллары
Галимнәр дельфиннарның кешедән соң иң акыллы зат булуын исбатлаган. Авырлыгы буенча дельфинның баш мие кешенекеннән зуррак та әле. Кешенеке 1,4 килограмм булса, дельфинныкы — 1,7 килограмм. Һәм аның ми сырлары кешенекенә караганда тирәнрәк тә. Алар тирә-яктагы хәл-вакыйгаларга бәя бирә, хәтта киләчәккә план төзи беләләр.
Һәр дельфинның үз холкы. Кешегә тиз ияләшәләр, боерыкларны хатасыз үтиләр. Җитмәсә, кушканны тамак өчен түгел, ә кызыклы иҗади процесс булганы өчен башкаралар. Алар эткә караганда тизрәк өйрәнәләр. Нибары ике-өч тапкыр күрсәтү дә җитә. Суга ташлаган әйберләрне алып бирәләр, утлы боҗра аша сикерәләр, тупны искиткеч төгәл атып баскетбол һәм су полосы уйныйлар.
Дельфиннар кеше тавышына охшатып сүзтезмәне кабатлый алалар. Аларның кайбер төрләре попугайлар сыман кеше артыннан сүзләрне кабатлый ала. Бу әлеге диңгез җанварларының югары аң үсешен тагын бер кат раслый.
Өстәвенә, дельфиннар үз организмнарын дәвалау көченә ияләр. Мәсәлән, дельфин акула белән алышканда, акула дельфинга тирән яра сала. Тик ни гаҗәп, ике баскетбол тубы кадәр тирән яра берничә атна эчендә төзәлә. Шул ук вакытта алар алган ярадан авырту тоймыйлар һәм төзәлгәннән соң ярадан җөй дә калмый. Өстәвенә, яраланганда дельфин тән әгъзасындагы кан агуны туктату сәләтенә ия.
Галимнәр дельфиннарның үз телләре бар ди. Алар үзара ультратавыш сигналлары аша аралаша, 14 меңгә кадәр сүз-сигналлары бар. Моннан тыш дельфиннар гәүдә ымнары(сикерү, борылу, бер урында тору һ.б.лар) белән дә аралаша. Әгәр эт өргән сыман тавыш чыгарса, димәк, ул нәрсәгәдер ачулана. Ә инде күңелсез сызгырса, ярдәмгә мохтаҗ.
Ничек йоклыйлар?
Галимнәр бик озак вакытлар дельфиннарның йоклавын ачыклый алмый җәфалана. Һәр җан иясе кебек алар да йоклыйлардыр бит? Йоклаганда ничек алар суда батмый? Баксаң, дельфиннар беркайчан тулысынча йокламыйлар, ягъни йокы вакытында баш миләре тулысынча “сүнми”. Аның баш мие ярымшарлары чиратлашып ял итә. Уң як ярымшары черем иткәндә, сул ягы яшәү өчен әһәмиятле булган процессларны контрольдә тота. Аннары ярымшарлар урыннарын алмаша. Шулай йоклау дельфиннарга гына хас, җир йөзендә башка бер җан иясе алай итеп йокламый. Йокыдан уянгач та баш миенең ике ярымшары да эшли башлый.
Ничек тамак туйдыралар
Дөнья океаны — дельфиннарның туган стихиясе, ә ау — алар яшәвенең төп мәгънәсе. Алар гаиләләре белән ауга чыгалар, көйле һәм грамоталы эшлиләр: балыклар көтүен чолгап алалар да, боҗраны кысалар, аннары табышны зур өемгә куалар. Әгәр яр буенда ауласалар, вак балыкны яр буе зонасына куып китерәләр. Шуннан соң һәр дельфин үз чираты буенча өер эченә кереп авызына корбанын каба да яңадан боҗрада үз урынын ала. “Табын” тамаклары туйганчы дәвам итә. Дельфиннар җылы канлы хайван, шуңа да аңа тән температурасын (36,6С) даими тоту өчен күп ашарга кирәк. Олы дельфин көненә 40 килограммга кадәр азык ашый.
Төрләре
Аларның кайбер төрләре генә, мәсәлән, кыска башлы яисә гәүдәләре 2,2—2,3 метры тәшкил иткән буйлы сырлы зур дельфиннар гына, салкын суга чыдамлылар. Авырлыклары 140 килограммга кадәр җитә. Гәүдәләрендәге ак һәм кара буйлар чиратлашканы өчен алар буй-буйлы дип атала. Аларны Тын океанның төньяк өлешендә, Сахалин һәм Курил утраулары ярларында очратырга мөмкин.
Гомумән алганда, дөньяда дельфиннар гаиләлә-ренә караган 47 төр бар. Аларның барысы да диңгез һәм океаннарда яши. Шунысы кызык, елгада яшәүче дельфиннар да була. Алар елга дельфиннары төрләре дип атала. Аларның исә 6 төре була һәм гәүдә зурлыклары һәм авырлыклары буенча диңгездә яшәүче туганнарыннан аерылып торалар. Алар Һиндстандагы Ганг, Инд, Брах-мапутра, Кытайдагы Дунтинхув күлендә, шулай ук Көньяк Американың Амазонка, Ориноко, Ла-Плате күлендә яши. Диңгезләрдәге туганнарына караганда аларның гәүдә төзелеше примитиврак, ми сырлары да аз. Гәүдә озынлыклары 1,5— 2,5 метрга кадәр җитә. Күзләре йә бик начар күрә, йә сукырлар.
Косаткалар
Алар да дельфиннар гаиләсенә карый. Диңгез җанварлары арасында ул — иң зуры һәм көчлесе. 10 метрга кадәр үсәләр, яшьләренең гәүдә авырлыгы 3 тонна булса, олылары 9 тоннага кадәр җитә. Косатканың аркасында урнашкан йөзгече бик зур һәм ул формасы буенча чалгыны хәтерләтә. Шуңа бәйле рәвештә аның исеме русча шулай яңгырый. Инглизләр исә аны “Үтерүче кит” дип атыйлар.
Косаткалар төркемнәре белән яшиләр. Алар һәрвакыт бергә йөзә. Ау вакытында гына аларның тату төркеме таралып ала. Кайбер чакта табыш эзләп бер-берсеннән ерак араларга аерылалар. Ул чакта эхолокация ярдәмендә үзара элемтә тоталар. Косаткалар балыкларның зур көтүен чолгап алып, аларны бер урынга куып китерәләр дә үзләренә табын оештыралар. “Бер утыруда” 200 килограммга кадәр вак балык ашыйлар.
Вак балыклар булмаган чакта алар кошолотларга, кит һәм дельфиннарга һөҗүм итәләр. Пингвиннар, морж, тюлень, диңгез песиләренә сунарга чыкканда косаткалар вак балыклар ауыннан аермалы булган башка төрле тактика кулланалар. Косатка бозлы сулардан да куркып тормый, шуңа күрә ак аюларга кадәр аның тешләренең никадәр куркыныч булуын беләләр. Касатка сайлаган корбан котылып калу өчен йөзеп баручы боз өстенә утырып качарга омтылса, касатка боз астыннан килеп көчле аркалары белән боз кисәгенә суга. Боздан шуып төшкән корбан шунда ук дельфин гаиләсенә караган коточкыч ерткыч авызына килеп керә.
Касатканы дөнья океанының бөтен салкын суларында да очратырга мөмкин. Эквотариаль зонага исә исләре китми. Алар Тын океанны яратмыйлар, анда нигездә салкын урыннарда яшиләр. Аның каравы Атлантиканы яраталар. Һинд океанында исә Мадагаскар һәм Австралия акваториясен, шулай ук Индостан ярымутравын үз итәләр.

Беләсезме?
üБу гүзәл затлар 30 яшькә, сирәк очракларда 40-45 яшькә кадәр яшиләр.
üДельфиннар суда да, ачык һавада да бердәй тигез күрә. Галимнәр аларның бу сәләтен һаман ачып бетерә алмый.
üАлар йөзү тизлекләрен сәгатенә 55 километрга кадәр җиткерә ала. Уртача йөзү тизлекләре —сәгатенә 24 километр.
üДельфиннар һәм кешеләр нәсел калдыру өчен генә түгел, ләззәт алу өчен дә җенси мөнәсәбәткә кергән җир йөзендәге бердәнбер акыллы затлар.
üДельфин 18 айга кадәр йөкле булып йөри. Гадәттә бер бала туа. Анасы аны ике яшькә кадәр саклый һәм яшәргә өйрәтә. Бу самка белән кушылырга теләгән кайбер ата дельфиннарның ачуын чыгара. Шуңа да ата дельфинның бала дельфинны үтерү куркынычы бар.
üДельфиннар көзгедән үзләрен таныйлар.
üБорынгы Грециядә дельфин изге балык булып саналган һәм аны үтергән өчен җинаятьче үлем җәзасына тарттырылган.
üДельфиннар гомер буена җыйган тәҗрибәләрен нәсел буенча тапшыралар.
üДельфиннар ис тоймый диләр. Әмма алар әче, тозлы, татлы һәм әчкелтем тәмне тоялар.
üУртача алганда дельфин су астында 5—7 минут тора да, судан сикереп чыгып сулыш ала.
üГалимнәр дельфиннарның суда яшәгәнгә кадәр җирдә яшәүләрен исбатлаган. Йөзгечләрен өйрәнгәндә галимнәр аларның элек аяклар һәм бармаклар булуын ачыклаган. Шуңа күрә дә дельфиннар безнең диңгездә яшәүче иң якын кече туганнарыбыз.
üҮпкәсенә эләккән бер кашык су дельфинны тончыктыра ала. Шул ук вакытта суда батар өчен кеше үпкәсенә ике кашык су кирәк.
üДельфиннар суда үзләрен сулыш алырга мәҗбүр итәләр. Кешеләр белән чагыштырганда алар автомат рәвештә тын ала алмыйлар.
üДельфиннар ашаганда тешләрен файдаланмый. Алар аңа табышны тоту өчен кирәк. Табышны чәйнәмичә тулысынча кабып йоталар.
üДельфиннаң ашказаны икәү: берсе туклану продуктларын саклау өчен тәгаенләнсә, икенчесе ашаганын эшкәртә.
üКайбер чакта дельфин балык ятьмәсенә эләгү белән һәлак була.
üДельфин акуланы үтерә ала. Ул аны танавы һәм маңгае белән сугып үтерә.
Резидә Әхиярова әзерләде.