Иң беренчеләрдән булып яз җитүенә, “кыйгак-кыйгак” каңгыл-
дашып, кыр казлары хәбәр салып кайта. Алар февраль ахырлары — март башларында меңнәрчә чакрымга сузылган авыр юлга чыгалар. Киек казларның сезонлы күчмә очышлары — табигатьнең уникаль күренеше. Өстәвенә, төньяк киңлекләрендә яшәүчеләр генә түгел, көньякта яшәүчеләр дә ниндидер маршрут буенча еракларга оча.
Көньякта кышлаганнан соң, киек казлар Урта Европа һәм Азия, Кара диңгез һәм Урта диңгез ярларыннан туган җирләренә карап юл алалар. Казлар 3 айга кадәр юлда була. Башта алар Көнчыгыш Европаның көньяк өлешенә (Украина, Белоруссия көньягы, Русиянең үзәк һәм көньяк өлкәләре) кайталар, аннан соң акрынлап, төньяк-көнчыгыш юнәлеше буйлап күченәләр.
Кайсы тарафларга очалар?
Бу сорау гомер бакый кешеләрне кызыксындыра. Әлеге дә баягы, җан асрау мәсьәләсе аларны җиде диңгез, борынгылар әйтмешли, кафтау артларына әйди дә инде. Ягъни күчмә кошлар яшәр өчен уңайлы шартлар эзләп бик еракларга оча. Үлән, орлык, үлән тамырлары — кар астында, ә әкәм-төкәм, балыклар боз астында кала башлагач, күчмә кошлар өчен авыр чор башлана. Һава шартлары аларны сайлау алдына куя.Үсмер казлар яхшы очарга өйрәнү белән җылы якларга очар вакыт җитә. Китәр алдыннан алар еш кына көтүләргә җыелышалар, киңәш-
ләшкәндәй каңгылдашалар, шун-
нан соң авыр һәм зур сәфәргә кузгалалар.
Кошлар ел саен бер үк урынга бара. Гадәттә алар туган җирләренә охшаш шартлар булган җирләрдә яши. Мәсәлән, урманда яшәүчеләр — урманлы урын-
нарны, су яратучылар — елга-күлләр, ә диңгез буйларында яшәүчеләр диңгезләр аша оча. Ни өчен кошлар теге яки бу урыннарны сайлыйлар һәм аның кайда урнашуын ничек белеп барып җитәләр, бу серне биологлар һаман булса ахырга кадәр ачып бетә алмыйлар.
Авыр юл газаплары кичереп меңнәрчә чакрым ара үтә алар. Моны теркәлгән факт дәлилли: кыр казлары ун мең чакрымга кадәр ара үтә. Казларның җир шарының бер почмагыннан икен-
чесенә күчүе күптән салынган маршрут буенча бара. Индус-
триальләштерү, сәнәгать төзелеш-
ләре, нефть һәм газ үткәргечләр салу, нефть һәм газ ятмаларын үзләштерү кошлар очкан юлларга киртәләр кора, киек казлар шулар аркасында маршрутларын үзгәр-
тергә дә мәҗбүр.
Кыр казлары очышы вакытында иерархия һәм кагыйдәләр саклана. Кагыйдә буларак, башта тәҗ-
рибәле кошлар, алардан соң яшьрәкләр тезелешә. Казларның почмак яисә чылбыр ясап тезелешеп очулары бер дә юкка түгел. Беренче булып очкан каз һава ярып барып, канат очларында һава агымы бөтерелүен барлыкка китерә. Һава бөтерелүе барлыкка килгәч, калган кошларга очу җиңелләшә. Аларга канатлары белән артык көчәнеп талпынырга кирәкми, көчләрен саклыйлар. Иң зур авырлык алда барган кошка төшә — ул һава агымының иң зур каршылыгын җиңеп оча. Шуңа да беренче кошлар бер-берсен алмаштырып тора. Алдан очкан казның сизү-тою органнары һәм нерв системасы даими киеренкелектә тора. Шуңа да әйдәүче кош тиз арый һәм аны икенчесе алмаштыра. Арыган вожак төркем ахырына күчә, командалык итү башка тәҗрибәле казга тапшырыла. Ул ата каз булырга да мөмкин, әмма ешрагы көтүне ана каз алып бара. Хезмәт авырлыгы тигез бүленә. Казлар, очу тизлеген киметү мөмкинлеген бирмичә, каңгылдашып вожакны дәртләндерә. Әгәр ниндидер сәбәп белән көтүнең бер әгъзасы сәяхәтне дәвам итә алмаса, аны ташлап китмиләр, ярдәм итү өчен аның белән ике каз кала. Иптәшләре ныгыну белән алар, икенче көтүгә кушылып, юлларын дәвам итәләр, яисә көч җыеп, үзләренең көтүләрен куып тоталар. Әгәр чирле кош үлеп китсә, иптәшләре аның белән ахырга кадәр кала. Башкача ярдәм кирәк булмаса гына алар юлга кузгала. Әгәр без, кешеләр дә, шушы киек кошлар кебек һәрвакыт бер-беребезгә карата изге һәм гадел мөнәсәбәттә булсак, тормышыбыз җиңелрәк һәм күпкә нәтиҗәлерәк булыр иде.
Арып, тукталыш ясарга кирәк булганда бердән алып дүрткә кадәр кошны “разведчик” итеп җибә-
рәләр. Көтүләрдә очкан чакта, ашаганда һәм ял иткән чакта да як-якта һәрчак сакчылар тора. Алар дикъкать белән тирә-якны күзәтә һәм кирәк чакта, тавыш салып, сигнал бирәләр. Сакчылар исә гадәттә адашкан һәм парсыз калган казлар. Казлар ял итү һәм тамак ялгап алу өчен ялга ел саен бер үк урында туктый. Очыш юллары, ял итү тукталышлары буынга-буынга тапшырыла килә.
Казлар аккошлар һәм үрдәкләр сыман суга бик бәйләнмәгән. Алар сусыл үләнле болыннарга төшә. Кайчакта басуда 4 — 5 көнгә кадәр тукталып көч-хәл җыялар. Көч җыйгач, юлларын дәвам итәләр.
Әлбәттә, һава шартлары аларның миграциясенә йогынты ясый. Җылы һава торышы булганда кошлар озаграк оча. Туган якларга очканда, әгәр кинәт салкыннар башланса, алар, кире борылып, Көньякка карап очалар. Җил аларга каршылык та тудыра ала, киресенчә, булыша да. Мәсәлән, акчарлаклар акрын оча, шуңа да алар юлдаш җилне көтеп кенә очалар.
Кайдан көч алалар? Гадәттә, юлга җыенганда кошлар да, кеше сыман, ничек тукланачагын кайгырта. Озайлы очыш алдыннан, май запасын күбрәк туплар өчен, яхшы тукланырга тырышалар. Киек казлар тәүлекнең теләсә кайсы вакытында юлларын дәвам итә. Төнлә ничек очалар соң? Бу вакытта алар йолдызларга, кояш һәм ландшафт шәүләләренә карап ориентирлаша беләләр. Алар шулай ук барасы урыннарын җирнең магнит кыры буенча да беләләр. Шуңа да берни күрмәсәләр дә юлларын дәвам итә алалар. Әйткәндәй, каз үрдәккә караганда төсләрне күбрәк аера (8 мең төскә кадәр). Алар сунарчыны да 200 метрдан артык ераклыктан ук күрәләр.
Нинди биеклектә очалар? Бу җәһәттән галимнәр рекордлы биеклек теркәгән: Һималай тау-
лары аша 11 мең метрдан артык биеклектә очалар. Гадәттә казлар 8 мең метр биеклектә оча, чөнки ул биеклектә атмосфера тыгызлыгы азрак һәм кислород та җитәрлек. Киек казларның үзенчә-
лекләре шуннан гыйбәрәт, сирәк һавадан очу өчен энергия алалар. Очыш биеклегенә һава торышы да тәэсир итә. Начар һава торышы шартларында кыр казлары түбәнрәк оча.
Галимнәр бу кошларның сәгатенә 80 километрга кадәр тизлектә очуларын исәпләп чыгарган. Кайбер чакта 90 сәгатькә кадәр ялсыз оча алулары һушларны китәрә. Мәсәлән, ак казлар мигра-
циягә очкан вакытта 60 сәгать эчендә 3 мең чакрымга кадәр ара оча ала. Ягъни алар тәүлек эчендә якынча 500 километр ара үтәргә сәләтлеләр. Алар организмының нинди уникаль үзенчәлекләргә ия булуын без күз алдына да китерә алмыйбыз!
Соклангыч зур түземлекләргә ия булган, очар өчен яратылган бу кошларга табигать кайбер чикләүләр дә салмый калмаган. Әйтик, киек казлар җирдә дә, суда да үзләрен бердәй яхшы хис итә, ләкин аларга су өслегеннән очып китү авыррак, чөнки очар алдыннан бераз йөгереп барырга кирәк. Мамыкларын койганда очу сәләтләрен югалтып торалар. Бу 6 атнага кадәр сузыла. Бу чор вакытында, уртача алганда, киек казлар 20 көн бөтенләй очмыйлар һәм тыныч, аулак урыннарда яшеренеп утырырга тырышалар. Аларның мондый чоры елга ике тапкыр була.
...Тиздән болын-кырларыбыз киек казларның күңелле каңгылдашуына күмелер. Алар парлашып оя кору хәстәренә тотыныр. Киек казларны төрле яктан хәвеф-хәтәр сагалый. Хәвефләрнең иң зурысы — аучы. Шулкадәр авыр юллар гизеп, арып, туган якларын сагынып кайткан кошларны атып үтерергә кул күтәрүчеләр бар. Бер утырып ашар өчен, искиткеч матур кошның парын да ялгызлыкка дучар итеп, гомерен өзәләр. Әйе, әйе, әгәр бер казның иптәше һәлак булса, ятим калганы берничә ел рәттән оя кормаячак, чөнки казлар гомерлеккә парлаша.
“Кыр казлары кайтыр,
Тугай чәчәк атар,
Күл дулкынлар казлар кагынудан...”

Парлар ояны бергә кора. Ояларын бик матур итеп төзиләр. Нигезенә кипкән сабак, үлән, яфрак җәяләр, өстен мамык белән сыралар.
Май ахырлары-июнь башларына ана каз берничә йомырка сала. Аннары ул ояга утыра. Әгәр хәвеф яный башласа, ана каз муенын бөгеп, йомыркаларын “кочаклап”, җиргә сеңебрәк утыра. Йомыркалары тигез җылынсын өчен, ул борыны белән аларны вакыт-вакыт әйләндереп тора. Берничә минут ял итеп килергә дип чыкканда, суынмасын өчен, оя читеннән мамык җыеп, йомыркаларын каплый.
...Бу серле кош җиде диңгез кичеп, үзе белән ямьле язлар алып кайта, көзләрен исә шушы ямьне канатлары белән җилпеп алып китә. Ак диңгезнең Онега ярларында яше 7 мең ел дип исәпләнгән петроглифларда казлар сүрәте төшерелгән. Алар янында — биюче борынгы кешеләр. Алар казларны яңа тормыш хәбәрчеләре дип санаган һәм кайтканда бик шатланганнар. Без дә зур михнәтләр кичереп туган якларны сагынып кайткан шушы кошларны бер тапкыр да рәнҗетмәсәк иде.

Резидә Әхиярова.