Шунысы гаҗәп, филнең баш мие 5 килограммнан артмый. Бу җир йөзендәге башка хайваннарныкына караганда зуррак, әлбәттә, әмма ул аның гомум гәүдә авырлыгының 0,2 процентын гына тәшкил итә. Бар нәрсә чагыштыруда аңлашыла: шимпанзеның баш мие гәүдә авырлыгының 0,8 процентын тәшкил итсә, кешенеке 2 процент. Филнең баш миен гәүдә авырлыгына салып исәпләгәндә, аны ахмак дип санарга мөмкин. Әмма дәлилләр баш миенең чагыштырмача авырлыгы акылның төп күрсәткече дә булып тора алмавын раслый.
Филләр — үзләренең хис-тойгыларын бик яхшы күрсәтә беләләр. Яхшыларын да, тискәреләрен дә. Аларның йөз мимикалары баш, колак, хортум, ягъни озын борыннары хәрәкәтләреннән гыйбарәт. Фил алар ярдәмендә яхшы яки яман кәефтә булуын белдерә. Үз җәмгыятьләрендә катлаулы мөнәсәбәтләр төзи беләләр, хәтта кеше телен имитацияли алалар. Алар белән чагыштырганда шимпанзелар тагын да акыллырак хайваннар дип атала, әмма филләр алардан калыша дип әйтү мөмкин түгел.
Филләр ерак араларда аралашу сәләтенә ияләр. Алар түбән ешлыктагы (инфратавыш) тавыш аша аралашалар. Ул тавыш һавага караганда җир аша зур арада яңгырый. Ул тавышны филнең сизгер тиресе һәм хортумы тоя. Тавышны игътибар белән тыңлар өчен көтүдәге һәр фил бер аягын җирдән күтәрә. Күрәсең, аякны шулай итеп күтәрү, җир аша бәйләнешне һәм калган аякларда урнашкан махсус рецепторлар аша тавышларны ишетергә булыша.
Алар үз төркеме әгъзаларына карата бик кайгыртучан, сизгер һәм гаять игътибарлылар. Боларның барысы бергә алга киткән фикерләү сәләте турында сөйли. Мәсәлән, көтүдәге бер фил бәлагә тарыса, аны ялгызын ташлап китмиләр. Әгәр дә берсе авырып китсә, иптәшләре аңа ашарга ташыйлар, ул басып торганда терәк булалар. Арада берсе үлеп китсә, җансыз гәүдә тирәсенә җыелышалар һәм берничә көн буена аны ташлап китмиләр. Галимнәр филләрнең үлгән иптәшләрен яфрак-үләннәр белән күмү очракларын теркәгәннәр.
Филләр искиткеч яхшы хәтерлеләр. Кеше аны яхшы тәрбияләсә дә, рәнҗетсә дә гомер буена онытмый. Моңа мисаллар күп. Хуҗасы аны рәнжетсә, берничә елдан соң булса да, фил аңардан үч ала, хәтта үтерә.
Филнең эш коралын файдалана белүләре сокландыра. Зурлар кечеләрне тәннән чебен-черкиләрне куу өчен таяк файдаланырга өйрәтәләр. Алар шулай ук кашыну өчен үсемлек өлешләрен куллана беләләр. Шулай ук агачтан зур булмаган ботаклар өзеп алып чебен үтерү коралы итеп файдаланалар.
Филләр музыка яраталар дип санала. Аларның хәтта музыкаль хәтерләре бар. Өч нотадан торган көйләрне аеру сәләтенә ияләр. Гомумән, бу дәү хайваннар соклангыч артистлар. Аларның хортумнарына таяк тотып, җирдә рәсем ясау сәләтләре дә билгеле. Көньяк Корея зоопаркында бер филнең кореяча сигез сүз әйтүе тасмага яздырылган. Спектограмма филнең тавыш ешлыгы хуҗасының тавышы кебек булуын терки. Фил сүзләрне аңлап әйтәме, әллә имитацияли генәме: галимнәр бу өлкәдәге тикшеренүләрен дәвам итәләр.
Филләр җәмгыяте структурасы ныклы матриархаль принципларга төзелгән. Алар туганлык элемтәләре урнаштыра беләләр. Уйныйлар, үзара көрәшәләр, бер-берсен сәламлиләр, бозауларын иркәләп тәрбиялиләр.
Ана һәм ата филләрнең тормышлары бер-берсенекенә охшамаган. Ана филләр гаилә төзү өчен көчләрен бирәләр, ана булырга тырышалар, өстәвенә, алар кемнеңдер кызы, апасы яки сеңелесе дә. Филләрнең гадәти төркемен карт ана фил җитәкли. Ана филләрнең социаль даирәсе кечкенә гаилә ячейкасы белән генә тәмамланмый. Ата филләр белән мөнәсәбәтләр төзү белән бергә, башка филләр кланнары белән дә аралашалар. Уртача алганда, фил гаиләсенә 5 тән алып 15 кә кадәр фил керә. Төркем артык зурая башласа, зур ана филләр үзләренең кланнарын булдыралар. Шул ук вакытта кайсы төркем аларга туган булып тора, кайсылары юк икәнлеген яхшы беләләр.
Ата филләрнең исә тормышлары башкача. Зурайган саен ул вакытын көтүдән тыш ешрак үткәрә башлый. Башта берничә сәгатькә генә көтүдән аерылып торган үсмер фил тора-бара атналар буена көтүдән читкә китеп тора. Ундүрт яшькә җиткәч, өлгергән ата фил көтүдән китә. Иң тәү чиратта ялгыз тормыш көтәләр, кайбер чакта башка ата филләр белән ирекле җәмгыять төзиләр. Болары буйдак филләр дип атала һәм алар арасында лидерлык булу өчен туктаусыз көрәш бара. Иң көчле ата фил генә нәсел үрчетүгә лаеклы була. Аңардан көчсезрәкләр көтәргә мәҗбүрләр. Алары гадәттә 40—50 яшьлек филләр. Нәкъ менә алар нәсел дәвам итүгә зур өлеш салалар. Ата филләр үзара бик каты сугышалар, бер-берсен яралыйлар. Гадәттә кечерәк яки үз-үзенә азрак ышанган филләр, җәрәхәт алганчы, юл бирәләр. Әмма туй сезонында үзара сугышканда җирләр селкенеп тора. Бу вакытта көчле ата фил күзенә күренгән теләсә кайсы ата фил белән сугышырга әзер.
Ана филләр 9–12 яшькә җенси яктан өлгерәләр. Беренче тапкыр 13 яшьтә буаз булалар. Ана фил 55–60 яшькә кадәр нәсел бирә. Якынча 5 ел саен бозаулыйлар. Көмәннәре 22 айга якын бара. Игезәкләр гадәттән тыш сирәк туа. Яңа туган фил баласы 90нан алып 115 килограммга кадәр була. Тугач, көн саен 1 килога арта. Кыргый табигатьтә бала тудырган филне калган ана филләр күз карасыдай саклыйлар. Гаилә белән сабый филне иркәләп үстерәләр. Ана фил ничә тапкыр бозауласа да, баласын тирән дулкынлану белән карый. Яңа туган фил анасы ярдәмендә аякка басарга өйрәнә. Егылып китмәс өчен анасының аягына сөялә. Яңа туган филчек бер сәгатьтән ныгый һәм төркемгә ияреп атлый. Яңа туганнар тормышка инстиктив рәвештә түгел, ә зурлар артыннан кабатлап өйрәнәләр. Мәсәлән, зурлардан күреп хортумын файдаланырга өйрәнәләр. Нәни хортумы белән идарә итәргә өйрәнгәнче берничә айга кадәр вакыт үтә. Шуңа күрә башта ул хортумына абына яисә хортумы белән бергә башын чайкый. Филләрнең балачак гомерләре бик озын.
Ерткычлар филләрдән куркалар, әмма бала филгә һөҗүм итәләр. Шуңа күрә ерткычлар — арыслан яки крокодил — һөҗүм итә алмасын өчен сабыйны зур филләр көтү уртасына алалар. Филләр өчен барыннан бигрәк иң куркынычы — кеше. Борын-борыннан кешеләр аларның кыйммәтле казык тешләренә, сөякләре, тиресе, хәтта итенә кызыгып үтерәләр. Мәсәлән, фил хортумы күп илләрдә деликатес булып санала. Шуңа күрә киңкүләмле үтерү аларның зур күләмдә кимүенә китергән. Бервакыт казык тешләре аркасында зур ана филләрне кырып бетерә язганнар. Берничә елдан соң шунысы аңлашыла: тәҗрибәле вожак булмагач көтүдәге яшь филләр караучысыз калган үсмерләр кебек тәртип бозалар, агрессив, ачулы булалар, туганнарын кыйныйлар, тиктомалга тирә-якта бөтен нәрсәне кыралар. Шулай итеп филләр көтүен кыру аларның гасырлар буена көйләнгән мөнәсәбәтләрен җимерә.
Хаклык өчен әйтик, системалы рәвештә кыру, табигый яшәү урыннарыннан кысрыклау аларны бөтенләй дә җир йөзеннән юкка чыгара алмаган. Африкада Африка филләре яшәсә, Азиянең Көньяк-Көнчыгышында һәм Көньягында һинд филләре яши. Африка филләре һинд филләренә караганда зурраклар. Төп билгеләүче үзенчәлекләре— колаклары зурлыгы. Африка филләрендә алар 2—3 метрга кадәр җитә. Ул филнең өске иреннәре белән танауларының берегүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Хортум искиткеч көчле: фил тонна авырлыгындагы бүрәнә күтәреп джунгли урманнарын ерып бара.
Табигый яшәү мохитләренә кешенең бәреп керүе сәбәпле, кайчандыр миллионнарча тәшкил иткән филләргә бүген җир йөзеннән юкка чыгу яный. Әле аларның саны 500 мең һәм 700 меңнән артмый. Хәзер фил — дөньяда сирәк очраучы, Кызыл китапка кертелгән хайван.

Беләсезме?
Фил—җир өстендәге иң эре имезүче хайван.
Филләр — Азия мәдәниятенең король символы.
Җир йөзендә яшәгән иң зур фил 1956 елда Анголада теркәлгән: ул ата филнең авырлыгы 12 мең килограмм, буе 4,2 метр булган. Бу Африка филеннән уртача бер метрга биегрәк дигән сүз.
Ана филләр гадәттә 2,3 метр зурлыкта һәм 2,3-4,5 тонна авырлыгында булалар.
Авыр булуына карамастан фил тигезлек һәм көчле ис тою сәләтенә ия.
Җир йөзендә яшәгән бөтен тереклек арасында иң зур колаклар — филдә.
Аның тире калынлыгы 2,5 см тәшкил итә.
Фил тирән сулыкта да яхшы йөзә.
Филләр сәгатенә уртача 2,6 — 4 километр тизлектә йөри, әмма тизлекләрен кыска вакытка сәгатенә 35—40 километрга кадәр җиткерә алалар.
Тыгыз төркемгә җыелышып басып йоклыйлар. Балалары җиргә кабыргаларына ятып йоклый.
Фил баласы туганда ярымсукыр була. Ул көненә 11 литр сөт имә.
Филнең йөрәге минутына 28 тапкыр тибә.
Кыргый табигатьтә алар 60—70 ел яшиләр. Тоткынлыкта 80 яшькә кадәр җитүләре мөмкин.
Африка филенең авырлыгы 7500 килограммга кадәр җитә.
Авыр булуларына карамастан, тиз йөгерергә, кискен маневрлар ясарга сәләтлеләр.
Фил көненә 16 сәгать буена ашарга җыя һәм 140—270 килограммга кадәр үсемлек ашый. Ашалган ризыгының 60 проценты үзләштерелми.