Шимпанзе хайваннар дөньясында иң акыллысы булып санала. Кызганычка каршы, бүгенге көндә алар табигый яшәү урыннарында елдан-ел азрак очрый. Нигездә аларны Африканың тропик урманнарында чагыштырмача еш очратып була. Олы шимпанзеның авырлыгы 60—70 килограммга кадәр җитә, гәүдә зурлыклары җенесләре буенча билгеләнә: ана шимпанзеның буе — 130 сантиметр булса, атасы 160-ка кадәр үсә. Моннан тыш, табигатьтә бонобо дигән карлик шимпанзе төрләре бар.
Бармаклары, йөзләре һәм аяк табаннарыннан башка бөтен җирләре куе йон белән капланган. Бала шимпанзеларның койрык сөякләре өстендә зур булмаган ак йон уйдыгы шәйләнә. Шушы ак йон уйдыгы кара төскә кергәнгә кадәр шимпанзе бала булып санала һәм приматлар аның бөтен шуклыклары һәм ялгышлыкларына кичереп карый. Шушы йон каралу — аның “олы тормыш юлына чыгу” билгесе. Үскән шимпанзе яңа төркем булдыру өчен туган көтүеннән китә.
Шимпанзе маймыллары — урманда яшәүче җан ияләре. 10—12 заттан торган төркемнәрдә яшиләр. Үсемлекләр, җимешләр ашап ( ә яшелчәләрне бик яратып ашамыйлар), агач башларыннан сикереп, бер-берсе белән аралашып, агачка йомшак ботаклар һәм яфраклардан корган ояларында яшиләр. Үз көенә барган тыныч тормышларын көтелмәгән дошманнары гына боза ала. Дошман якынлаша башлавын күреп-тоеп калган маймыл әче тавыш чыгарып, кардәшләрен хәвеф янавы турында кисәтә.
Бер төркем эченә кергән маймылларның үзара мөнәсәбәте — шимпанзеның тыныч тормыш нигезе. Теге яки бу маймылның төркемдә нинди статуска ия булуы аеруча мөһим. Аралашу ысулы белән алар бер-берсен хәвеф турында кисәтә, туклану өчен тыныч, җимешле һәм сусыл үләнле урын эзлиләр. Яшьләр олыларны күзәтеп тормыш тәҗрибәсе туплый. Кыз шимпанзелар баланы дөрес тукландырырга һәм сакларга өйрәнсәләр, малайлары ым-ишарәләр һәм ысуллар белән төркемдә хөрмәт казанырга өйрәнәләр. Кыскасы, алар төркемгә тупланып яшәүнең җиңелрәк булуына төшенә. Әйткәндәй, галимнәр табигатьтә япа-ялгыз торып калган шимпанзеның сәламәтлеге начараюын, аппетитлары югалуын исбатлаганнар.
Шимпанзелар ирләр һәм хатын-кызларга бүленгән искиткеч катлаулы социаль төркемнәрдә яшиләр. Аның эчендә билгеле иерархия бар. Тик кайбер очракта ул иерархиядә берничә ата шимпанзеның йогынтылы булуы мөмкин. Алар үз җәмгыятьләрендә түбәнрәк торганнар өстеннән бергә өстенлекле булалар. Өстенлекле ата маймыл альфа дип атала. Альфа-ата маймыл югары социаль положениегә ия, ул төркем белән җитәкчелек итә, бәхәсләр туганда аларны хәл итә. Өстенлекле шимпанзе һәрвакытта да зур гәүдәле һәм көчле булмый, барыннан бигрәк ул төркем эчендәге вакыйгаларны үз контролендә тотарга сәләтле оста манипулятор. Әгәр башка бер көчле ата маймыл төркемгә хуҗа булырга теләсә, власть өчен көрәштә ул үзенә ярдәм күрсәтердәй тарафдарарын үз ягына аудара.
Төркемгә куркыныч янаганда альфа-ата шимпанзе властен күрсәтер өчен гәүдә йонын кабарта. Ул шулай итеп төркемдә үз абруен тота һәм властьны тартып алырга тырышучыларны куркыта. Ә буйсынган шимпанзелар аңа гәүдә теле белән хөрмәт белдерә.
Ана маймыллар арасында да үз төркемнәре кысасында иерархия бар. Алар да түбәнрәк социаль хәлдәге шимпанзеларны буйсындырып тотар өчен тарафдарлар булдыралар. Ана маймыллар нигездә иң яхшы ашамлыкларны беренче булып ашар өчен шулай өстенлекле булырга тырыша. Кыскасы, ике җенес тә төркем эчендә үзләренең социаль дәрәҗәләрен ныгытыр өчен югары статуслы булырга тырыша. Шунысы кызыклы, еш кына альфа-ата шимпанзены ана маймыллар үзләре сайлап куя, чөнки ана шимпанзелар төркем җитәкчесенең азык җитәрлек булган урыннар табып йөртәчәгенә ышаныч белдерәләр. Кайбер чакларда төркемдәге өстенлекле хәлдәге ана маймыллар әгәр җитәкче ата маймыл ошамаса, аны властьтан бәреп төшереп, төркемне җитәкләрдәй лидерны билгелиләр.
Социальләшә белү холкы аркасында бу маймыл бик тиз кешеләр белән яшәргә өйрәнә. Әгәр примат кеше гаиләсенә эләксә, ул шунда ук кеше кылыкларын отып ала һәм үзен кеше сыман тота башлый. Шимпанзены бик җиңел итеп калак-чәнечке тотып ашарга, хәтта киенергә өйрәтеп була. Гомере буена кеше белән яшәгән маймыл кеше сөйләмен аңларга өйрәнә, хәтта күпмедер дәрәҗәдә кул ишарәләре кеше белән аңлаша башлый. Ягъни сөйләшүче маймыл була, тик ул кул ишарәләре ярдәмендә сөйләшә.
Ата шимпанзе тәрбия һәм яңалыкка тиз өйрәнә, әмма шул ук вакытта ул кешегә куркыныч та тудыра, чөнки өстенлекле булу инстинкты өскә калкып чыга. Ә кыз маймыллар тиз төшенеп бармыйлар, әмма алар ихласлар һәм тугрылар.
Кешегә охшаган бу маймыл эш коралы файдалану буенча хайваннар дөньясында беренче урында тора. Мәсәлән, Сенегал иленең көньяк-көнчыгышында тәҗрибә үткәргән галимнәр бу хайваннарның таш чүкечтән алып җир астыннан бөҗәк казып алу өчен таякчыкларга кадәр ясап, 26 төр корал куллану белүләрен ачыклаган. Шимпанзелар хәтта сөңге ясап, аны кирәкле урында һәм вакытта куллана беләләр. Сөңге ясау өчен примат агачтан кирәкле озынлыктагы һәм калынлыктагы ботак сындырып алып, аны яфракларыннан һәм вак ботакларын тазартып, каерысын арчып, тешләре белән сөңгене очлый. Айова һәм Кембридж университеты антропологларының 2005— 2006 елларда үткәргән тикшеренүләренә ярашлы, шимпанзелар сөңгеләр белән умырткалы вак хайваннарны аулыйлар. Аларның бу кылыгы сезгә нәрсәнедер хәтерләттеме? Дөрес, мәктәп елларындагы тарих дәреслегеннән кешенең дә аңы шушы юл белән үсешүе турында беләбез. Әйе, галимнәр күптән инде шимпанзеның кешенең иң якын туганы булуын исбат иттеләр. Гыйльми тикшеренүләр шимпанзеның кеше ДНКсы белән 93,6%ка туры килүен раслады.

Шимпанзенең исләрне китәрерлек акыл сәләтенә мисаллар бихисап күп. Мәсәлән, галимнәр шимпанзелар каршына ныгытылган пластик пробирканың төбеннән чикләвекләр алу бурычын куя. 43 маймылның ундүрте краннан аккан суны авызына җыеп, аны шул пробиркага төкереп, чикләвекнең өскә калкытып булуына төшенә. 7 шимпанзе бу бурычны башыннан алып ахырына кадәр дөрес башкарып, морадларына ирешә. Әйткәндәй, Уганда һәм Лейпциг зоопаркындагы маймыллар өчен бүленгән тыюлык территориясендә эшләүче тикшеренүчеләр гориллалар белән дә шундый ук сынау үткәреп караган. Әмма аларның берсе дә пробиркадан чикләвекне ничек алырга төшенә алмаган.
Хәер, шимпанзе башының кеше балаларыннан да яхшырак эшләве исбатланган. Галимнәр берничә төркем балалар белән дә шундый ук тәҗрибә үткәреп караган. Төркемдә 24-әр булган 4, 6 һәм 8 яшьтәге балалар арасында үткәрелгән ул тәҗрибә. Тик биредә балаларга кран урынына, лейкалар биргәннәр. Дүрт яшьлекләрнең нәтиҗәсе шимпанзеларга караганда начаррак булган. 24 баланың икесе генә биремне үти алган. Ә 8 яшьлек балаларның 24-енең 14-е генә биремне тиешлечә башкарган.

Резидә Әхиярова.