Колибриларның 330 төре бар. Бу кошлар гадәттә берничә грамм авырлыкта була. Колибри кошының иң зуры сандугач кадәр, иң кечкенәсе
(ул Кубада яши) нибары 2 грамм авырлыкта булып, гәүдә зурлыгы берничә сантиметр тәшкил итә. Шулкадәр кечкенә ки, хәтта аны еш кына бөҗәкләр белән бутыйлар.
Колибри очкан чакта югары пилотаж фигуралары ясап оча. Алар алга һәм артка, өскә һәм аска, як-якка, һавада асылынып торырга сәләтлеләр. Колибри һавада эленеп торганда аның канатлары сигезле ясый. Алар өчен мондый траек-тория ясау ягъни һавада хәрәкәт-сез калу гәүдә авырлыгын вертикаль хәлдә тоту өчен кирәк. Һавада эленеп тору өчен бу кошчык безнең күзләр иярә алмас-лык тизлектә канатларын кагына. Уйлап карагыз: секундына 50 – 80 тапкыр талпына ул. Искиткеч! Әмма ул канатларын әкияти рәвештә тагын да ешрак кага ала. Ата колибри ана кошка игътибар күрсәткәндә секундына 200 тап-кырга кадәр канат кага.
Колибри оясыннан әкияти тизлектә очып чыга һәм кинәт кенә очудан туктап, йомшак кына итеп агач ботагына килеп куна. Кошчык турыга очканда тизлеген сәгатенә 50 километрга кадәр арттыра. Әмма алар тизлекләрен тагын да ныграк арттыра алалар: ана колибрига “гашыйк булган” ата кошчык очканда тизлеген сәгатенә 100 километрга кадәр җиткерә. Шул ук вакытта кош
V хәрефе рәвешле сикерешләр белән өскә һәм аска пикетлар ясый. Вәт, мактанчык кошчык!
Бармак башы кадәр генә зур-лыктагы бу кошның тиз очу сере нәрсәдә икән соң? Калибриның үзенчәлекле гәүдә төзелеше шун-дый очышлар ясарга ярдәм итә. Бүгенге заман самолетлары һәм вертолетларының маневрлар һәм пилотажлары бу кечкенә кошчык янында бөтенләй төссезләнеп кенә кала. Уйлап карыйк әле: без күз ачып йомган арада колибри дистәләрчә тапкыр талпынып ала. Кошчыкның канатлары тоташкан иңбаш буыннары бик сыгылмалы һәм бөтен юнәлешләргә хәрәкәт-ләнә һәм 180 градуска әйләнә ала. Ул гына да җитмәгән, бу уникаль кош канат кагу почмагын үзгәртә ала, шуның аркасында соклангыч хәрәкәтләр ясый һәм андый хәрәкәтләрне теләсә кайсы кош ясый алмый! Болай итеп очу өчен көчле мускулларга ия булу кирәк. Шуңа күрә канат мускуллары аның гәүдәсенең 40 процентын тәшкил итә.
Кошчыкның сулыш системасы да искиткеч тәэсирле, аңа үпкә-ләргә көпшәләр белән тоташкан
9 эчке һава капчыклары керә. Колибри очкан чакта мускуллар һаваны капчыклардан этеп чыгара һәм шулай итеп һава агымын йөретә.
Колибриның йоннарын җемел-дәп тотучы махсус пигментларга ия. Очкан вакытта һавада гәүдәсен төрлечә үзгәртеп, яктылыкның төрле почмаклары астында чагу төсләр белән балкый.
Үзенең актив яшәешен тәэмин итәр өчен колибрига бик яхшы “ягулык” кирәк. Ул аны чәчәк таҗларыннан җыя. Колибри очып килеп очлы томшыгы белән чәчәк эченә “чума”. Үзенә җитәрлек нектар җыйгач, кире очып китә. Көн эчендә ул үзенең гәүдә авыр-лыгыннан ике тапкырга күбрәк ризык җыя. Күз алдына китерик, әгәр кеше шулай ашаса, коточкыч бу-лыр иде, шулай бит?!.
Колибриның уникаль томшыгы энәне хәтерләтә. Кошчык шуның ярдәмендә тамагын туйдыра. Әгәр дә чәчәк аның өчен бик зур булса, колибри томшыгын чәчәкнең тө-бенә кадый. Кошчыкның тел төзе-леше дә кызыклы: ул озын теленең чит-читләре бүрәнкә сыман бөкләп чәчәк нектарын суыра. Нектарны искиткеч тизлектә ялый – секундына 12–13 тапкыр!
Колибри баллы нектар гына аш-ый һәм һәр
10 минут саен тукланып тора. Чит ил галимнә-ре исәпләгәннән соң: “Үзләренең коточкыч тизлектәге яшәешләрен тәэмин итәр өчен колибри искит-кеч зур күләмдә калорийлар янд-ыра – кешеләр өчен бу көненә 1300 гамбургер, 60 литр суга тиң булыр иде”, дигән шаккатыргыч нәтиҗә ясаганнар. Өстәвенә, әгәр кеше организмы колибри энерге-тикасы дәрәҗәсендә эшләсә, безнең йөрәкләр минутына
1260 тапкыр тибәр иде, ә тән температурабыз 385 градуска кадәр җитәр иде һәм без янып үләр идек.
Йөрәге гәүдәсенең яртысы кадәр. Колибри очмаган вакытта йөрәге минутына 500 тапкыр тибә, ә очкан чакта 1200 тапкыр ягъни секундына 20 тапкыр. Колибри еш сулыш ала: очканда минутына
600 тапкыр. Менә ичмаса гомер тизлеге кемдә!
Кошның тагын да кызыклы үзенчәлекләренең берсе: тормыш ситуациясенә карап аның тән температурасы – актив халәттә
40–43 градуска кадәр булса, ә төнен катып калган хәлдә 14–20 градуска кадәр төшә. Биредә кошны тагын да кеше белән чагыштырып үтик: кешенең озай-лы рәвештә тән температурасы
2–3 градуска гына булса да төшсә, үлемгә китерер иде. Кояш чыгу белән колибрига җан керә һәм үзенең тынгысыз мәшәкатьләрдән торган тормышында кайный башлый. Ә кошка тән темпера-турасын үзгәртү сәләте энергия югалтуын киметү өчен зур әһәмияткә ия.
Очкан чакта кинәт туктап һавада эленеп тору сәләтеннән тыш, колибри озайлы сезонлы очышлар ясарга да сәләтле. Канада көнь-ягында оя коручы рубин төсендәге колибри 5 мең километр ара үтеп Мексика һәм Панамага оча.
Флоридадан Юкатан ярым-утравына очканда колибри диңгез аша оча. Бәхетсезлеккә тарыса, кире кайту һәм тукталыш ясау мөмкинлегеннән дә мәхрүм ул. Шуңа күрә бу очышта мең чакрымга кадәр ара үтәргә мәҗбүр (сәгатенә 50 километр оча дип исәпләгәндә, якынча
20 сәгать оча). Кайсы җан иясе ясый ала мондый күчешне? Таң калдыргыч, һушларны алырлык чыдамлылык һәм түземлелек, авырлыгы нибары

Әгәр кеше организмы колибри энергетикасы дәрәҗәсендә эшләсә, безнең йөрәкләр минутына
1260 тапкыр тибәр иде, ә тән температурабыз 385 градуска кадәр җитәр иде һәм без янып үләр идек.


7 грамм булган организм өчен тиңе булмаган сынау бу!
Алар җылы оя корганда тагын да мөһим бер мәсьәләне чишә. Кошлар нечкә ботакларда ояларын шулкадәр тирән коралар ки, анда йомырка өстендә утыручы ана колибри төбенә кадәр батып утыра. Ояларын нечкә үсемлек җепселләреннән, йон, мүк, пәрәвездән үрәләр. Авырлыклары нибары 0,2 грамм булган ике йомыркасы өстендә ана колибри 14–19 тәүлек утыра. Кошчыклары чыккач аларны бер айга якын ашата һәм җылыта. Ана кош бик батыр да, хәвеф янаганда
ул курку белмичә оясын яклый һәм саклый.
Әйе, колибри кошын җир йөзенә Ходайның яратуы шиксез. Чөнки бары тик алга карап очарга тиешле кошның күктә бер хәрәкәтсез асылынып калу, чәчәктән нектар суыру өчен искиткеч катлаулы аппараты пәйда булуын эволюция берничек аңлата алмый. Колибри-ның шулай итеп очуы һәм җан асравы өчен аның барлык уникаль үзенчәлекләре – тиешле азык җыяр өчен озын томшыгы, махсус теле, зур йөрәге, матдәләренең тиз алмашы һ.б.лар – баштан ук иде-аль яралган булырга тиеш.
Энергия саклау сәләте, чыдамлы булуы, ерак араларга очыш нави-гациясе – оя кору урыннарына барып җитүләре һәм нәселе белән кире әйләнеп кайтулары шулай ук яралган вакытта ук булган булырга тиеш. Бу оҗмах кошларын җир йөзендә Ходай Тәгаләнең үзе яратуына һич шик юк.

Беләсезме?

lДөньяда иң кечкенә кош булып саналган колибриның зурлыгы 5 сантиметрдан арт-мый, ә авырлыгы 1,6–1,8 грамм тәшкил итә.

lАлар арасында зурлары да – 20 грамм – бар. Мәсәлән, испо-лин колибриеның зурлыгы
21,6 сантиметрга кадәр җитә.

lБерничә төре генә матур сайрый, башкалары исә зәгыйфь кенә чыркылдый.

lГадәттә бөтен төрләренең дә койрыгында ун каурый була.

lКош таулы болыннарда һәм дымлы урманнарда яшәүне өни.

lКешеләрнең колибриның күзләрне камаштыргыч чагу йоннарын һәм каурыйларын бизәнгеч сыйфатында файда-лануы сәбәпле бик күп кыралар һәм бүген аларның кайбер төр-ләре аз калган һәм сирәк очрыйлар.

lЧәчәк нектары белән генә туклануы сәбәпле ул үсемлек-ләрне серкәләндерә.

lКош уртача 9 ел яши.

lБашка кошлардан аермалы буларак гаилә парлары булып яшәмиләр. Ана кошны аталан-дыру белән ата кош ташлап китә.

lКолибри Тринидада һәм Табаго гербында сүрәтләнгән.

lМексиканың борынгы Теоти-уакан халкы риваятьләре буенча колибри һәлак булган сугышчы җанын чагылдыра.

Резидә Әхиярова.