Галимнәр иң акыллы ун хайван исемлегендә күселәрне унынчы урынга куя. Ерткычлар шылт иткән тавышны да ишетмәсеннәр өчен, бер-берсе белән ультра-тавыш диапазонында аралашалар. Күселәрнең төрле мәгънәләргә ия булган чинауларының бай “сүзлеге” бар.
Кагыйдә буларак, күселәр ялгыз яшәмиләр. Алар үз җәмгыять-ләрендә иерархия төзи беләләр. Наси каласында урнашкан биология лабораториясендә галим Дидье Дезор үткәргән тәҗри-бәләргә караганда, стресс нәти-җәсендә иң зур баш мие үзгәреше барыннан бигрәк эксплуататор күселәрдә күзәтелгән: алар властьларын югалтудан куркалар икән.
Бүген күселәрнең 70кә якын төре билгеле. Алар бөтен нәрсәне дә диярлек ашыйлар һәм ел әйлә-нәсенә күпсанлы нәсел бирәләр. Күселәр үзләренә үлем куркы-нычы янавын алдан сизәләр, шуңа алар тагын да ныграк үрчи башлыйлар (бер тудыруда 22 бала). Җир йөзендә аларның саны кешеләргә караганда ике тапкырга күбрәк.
Бөтен нәрсәне дә ашыйлар дигәннән, алар электр кабеле, сәнәгать товарларына кадәр кимерәләр. Моның белән алар халык хуҗалыгана зур зыян салалар. Бу җәһәттән АКШ үзенең статистикасын китерә: күселәр “эшчәнлеге” илгә елына 750 миллион долларлык каза сала.
Күселәр авыл хуҗалыгы уңышы-ның алтыдан бер өлешен юк итә. Дөрестерме-түгелдерме, Колум-биянең начар данлы наркобароны Пабло Эскобароның саклагычка салынган акчаларының зур өлешен тычканнар кимергән ди.
Әлбәттә, кешелек дөньясы җанбиздергеч әлеге кимерүче-ләрдән котылуның төрле юлларын эзли: кемнәрдер агулый, кем-нәрдер куркытып җиңәргә тырыша, ә кайсылары хәтта... пе-шереп ашый.
Бу кимерүчеләрне гел агулыйлар, әмма уңыш артык куанычлы түгел, чөнки алар бөтен төр агуларга тиз яраклаша. Мәсәлән, кайдадыр тычкан агулыйлар һәм алар арасыннан берәүсе исән калды ди. Исән калган күсе башка беркайчан да агулы җим капмаячак, ә аңардан туган балалары агуга каршы иммунитетка ия булалар.
Һиндстанның кайбер штатларында күселәрне юк иткән өчен акча түлиләр. Ни өчен дисезме? Анда бамбук урманнары бар, ә бамбук, төренә карап, 40 яки 120 елга бер тапкыр чәчәк ата.Чәчәк атканнан соң орлыклары туфракка коела, ә карт агачлар яшь үсентеләргә юл биреп корый. Шул вакытларда бамбук орлыклары белән сыйланырга яраткан күселәр көтүе пәйда була. Орлыкларны ашап беткәннән соң, эшкәртелгән басуларга күчеп, уңышны юк итәләр, ә ул урыннарда яшәүче халык ачтан һәлак була.
Югарыда искә алуыбызча, кайбер халыклар күсе ашый һәм, әйтергә кирәк, аерым бер ләззәт белән. Мәсәлән, индеецларның ади кабиләсендә ел саен аран бәйрәме үткәрелә, ә ул бәйрәмдә төп деликатес — күселәр. Алар күсенең итеннән бигрәк, койрыгын һәм аякларын өстенрәк күрәләр.
Индеецларның далит кабиләсендә дә күселәрне яраталар. Җир биләүчеләр уңыш җыюда булышучыларга әлеге кимерүчеләрне басулардан бушлай җыярга рөхсәт итәләр. Кабилә әгъзаларына да яхшы, җир биләүчеләр дә отышта.
Кытайда борын-борыннан, йорт боланы дип атап, күсе ашыйлар. Аеруча балда төнәтелгән күсе ите югары бәяләнә. Яңа Зеландия аборигеннары да күсе ашаганнар, җитмәсә, бу кимерүчеләр сату эшләрендә валюта булып хезмәт иткән. Күсе ите шулай ук Вьетнам, Индонезия, Таиланд һәм Азиянең тагын берничә илендә почетта.
Күсе — кешегә һөҗүм итәргә сәләтле агрессив хайван. Бер Мәскәүдә генә алар ел саен 600гә якын, АКШта —14 мең, бөтен дөнья буйлап 3 миллионнан артык кешене тешлиләр. Моннан тыш, күселәр туляремия, чума, тиф, котыру һ.б. куркыныч авырулар таратучылар. Елына 2 меңнән артык кеше тычкан тешләвеннән һәлак була.
Үзенә хәвеф янаганда гына күсе кешегә һөҗүм итә дисезме? Гомеренә куркыныч янаганда ул искиткеч агресссив була. Әмма аннан башка да ул беренче булып һөҗүм итәргә мөмкин. Өстәвенә, ул кеше өстенә сикерә. 80 сантиметрдан алып 2 метр биеклеккә кадәр. Күсе һөҗүм иткән чакта кешегә тизрәк китү җаен карарга кирәк. Чөнки ерткычланган күсе кире чигенмәячәк һәм ныграк тешләргә тырышачак.
Нинди зурлыкка кадәр булалар? Дөньядагы иң зур күсе — босави. Без күреп күнеккән күселәрдән аермалы буларак, ул кешеләргә дустанә мөнәсәбәттә. Авырлыгы кило ярымга кадәр җитә. Безнекеләр исә 400 грамм тирәсе авырлыкка кадәр җитәләр. Декоратив күселәр аннан зуррак булучан, анысы да артык ашатканнан гына.
Кайбер кешеләр күселәргә җирәнеп карамыйлар, шуңа да аларны йорт хайваны итеп асрыйлар. Моның өчен алар, кыргый туганнарыннан аермалы буларак, кешегә агрессия күрсәтмәгән һәм тышкы кыяфәтләре дә җирәнү хисе тудырмаган махсус чыгарылган тычкан сатып алалар. Әйткәндәй, күселәр якындагы киләчәкне күрү сәләтенә ия. “Батучы корабтан качкан күселәр сыман” дигән гыйбарә тиктомалга тумаган. Алар чынлап та батучы корабны ташлап качалар. Шунысы ис-акылларны китәрә: алар бер-ике тәүлек алдан ниндидер афәт буласын тоеп, ул урынны ташлап китәләр. Мәсәлән, күселәр үлемечле давылны алдан тоялар. Һәм бу уйдырма түгел. Әлеге кимерүчеләр кеше колагы сизмәгән тавыш тибрәнешен тотып алырга сәләтлеләр. Инфратавыш ниндидер көчле табигый күренеш алдыннан “килүе” мөмкин: җир тетрәү, көчле давыл, цунами һ.б.лар. Күселәр шуларны алдан сизеп качалар.
Бөек Ватан сугышы елларында күселәр якын көннәрдә бомбага тотылырга тиешле шәһәрләрдән качалар. Күселәрнең бу холкын белгән халык күселәр күп булган йортларга качарга тырышкан.
Галимнәрнең күпсанлы тәҗрибәләре күселәрнең бик акыллы һәм зирәк хайван булуын дәлилли. Алар кешеләр белән “ярышып” яши. Катлаулыгы буенча бертөрле ике лабиринт төзиләр. Берсе — кешеләр өчен, икенчесе— күселәр өчен. Күсе лабиринтының билгеле бер урынына — сыр, кешенекенә акча куялар. Сынауда катнашу-чыларның барысы да җимне табып, имин генә кире чыгалар. Бервакыт күнегелгән урында җим булмый. Менә шул чакта янә дә күсенең кешеләргә караганда зирәгрәк булуы ачыклана: күнегелгән урында башка бернәрсә дә булмаячагын төшенгән күселәр, лабиринтның башка коридорларын тикшерә башлый. Кешеләр исә һаман булса күнегелгән урында акча пәйда булуына өметләнеп торып калалар.
Күселәрнең үзләренең көтү-ендәге әгъзаларына карата мәрхәмәтлелек күрсәтергә сәләтле булуын дәлилләгән тагын бер тәҗрибә. Күселәр яшәгән вольерны пыяла киртә белән икегә бүләләр. Аның бер өлешендә — бер күсе, икенчесендә — аның туганнары. Ялгыз күсегә ашарга бирәләр һәм теге ашарга тотынгач кына аның туганнарын ток белән суктыра башлыйлар. Ялгыз күсе бу хәлне күреп тора. Тәҗрибәнең нәтиҗәсе шундый: күселәрнең күбесе иптәшләрен коткару бәрабәренә ашаудан баш тарталар. Ачка һәлак булсалар-булалар, әмма иптәшләрен саклап калалар. Кызганычка каршы, кешеләр моңа сәләтле түгел.
Күселәр катлаулы җәмгыятьләрен төзиләр. Социумда лидер, солдатлар, разведчиклар һ.б. махсуслаштырылган төркемнәр була. Вожак билгеләгән “үлемгә баручылар” разведкага китә һәм агулы җимне ашап карыйлар. SOS сигналын алган көтүнең калган әгъзалары агулы ашамлыкка игътибар итүдән туктый. Ә “камикадзелар” , ашказаннарын тазартырга тырышып, өннәрендә су эчеп утыралар. Тозак-кап-каннар белән дә хәл-вакыйгалар шулай тора. Алар иптәшләренең тозакка эләгүен күрү белән куркыныч урыннан китәләр. Кешедән аермалы буларак, күсе бер вакытта тырмага ике тапкыр басмый. Шуңа да аларны кырып бетереп тә булмый. Безнең күзләргә күренмәс, җитез һәм акыллы күселәр меңнәрчә еллар буена үзләренә каршы капкан һәм агудан башка нәрсә уйлап таба алмаган ике аяклы кешедән дер калтырап яшәми.

Беләсезме?
*Бу кимерүчеләр Антарктидадан тыш бөтен континентларда да яши.
*Галимнәр күсенең, кешедән башка, көлә белүче бердәнбер җан иясе булуын исбатлаган. Алар моны күселәрнең мәзәк хәлләргә булган реакцияләре аша ачыклаган.
*Күселәр дә кешеләр сыман төш күреп йоклыйлар,
*Күсе сәгатенә 10 километр тизлектә йөгерә. Тәүлегенә 20 километрдан зуррак ара үтәргә сәләтле.
*Кеше сыман кытыклауны сизә.
*Йөрәге минутына 500 тапкыр тибә.
*Шундый фараз яши: имеш, динозаврларның җир йөзеннән юкка чыгуына күселәр гаепле. Бу кимерүчеләр йомырка яратканлыктан, галимнәр алар динозаврларның бөтен йомыркаларын ашап бетергән дип фаразлый.
*Йомыркаларны ватмый-нитми урлыйлар. Парижның Елисей сараенда күзәтү оештырыла. Тавык йомыркасын ватмас өчен алар хәйлә кора: бер күсе аркасына ята да аның корсагында хасыйл булган чокырчыкка икенчесе танавы белән йомырканы этеп мендерә. Өченче берсе аркасында яткан тычканны койрыгыннан тартып сөйрәп, йомырканы өнгә кертә.
*Кытайда күселәр — иминлек белән, Европада — зирәклек, индуизмда уңыш белән ассоциацияләнә. Һиндстанда исә күселәргә табыналар, анда хәтта күселәр храмы бар.

Резидә Әхиярова.