Алар планетабызда кешедән 50 миллион елга алдарак пәйда булган һәм бүген Җир шарының бөтен почмакларында диярлек яши. Без кайда, алар шунда. Алар без калдырган ризыклар белән туклана. Аяк астыбызда гына үзләренең караңгы патшалыкларын төзеп яшәүләрен без хәтта сизмәскә дә мөмкинбез.

Дельфиннарның мәрхәмәтлелеген киңкүләмле аулау, аларны иректән мәхрүм итү, акча эшләү өчен дельфинарийларда файдалану кебек кешеләрнең оятсыз гамәлләре дә боза алмый. Бәхеткә каршы, дельфиннар ачу сакламый. Кызыксынучанлык һәм киңкүңеллелек — аларның төп сыйфатлары.
Дельфиннар зур коллективларга — көтүләргә тупланып яшиләр. Әлеге диңгез җанварлары үзара туганлык җепләре белән бәйләнгән. Алар арасында чит-ятлар юк һәм керә дә алмый. Көтү башында иң тәҗрибәле ата дельфин тора. Әмма дельфиннарның кайбер төрләре арасында киресенчә дә була: ана дельфин көтүне җитәкли, ата дельфиннар исә икенче рольләрдә тора. Көтүдә меңгә кадәр баш була. Аларда үз-үзләрен корбан итү хисе нык көчле, шуңа да дельфиннар беркайчан да бер-берсен бәладә ташлап китми.

“Кыр казлары елап,
Кыр казлары җырлап,
Каңгылдашып оча көз җиткәч...”

Танылган шагыйрәбез Дилә Булгакованың бу матур шигырь юллары кемнәрнең генә күңел кылларын чиртми икән?! Ә кыр казларының үзәкләрне өзәрлек “кыйгак-кыйгак” каңгылдашып чылбырдай тезелешеп туган җирдән чит якларга очуларын күргәндә, кайсыбызның гына күзләренә яшь сарылмый икән? “Исән-сау әйләнеп кайтыгыз!”— дип бу гүзәл кошларга авыр юлларында җиңеллекләр теләп моңсуланып озатып калабыз. Бу күренеш ел саен шулай кабатлана.

Филләр — яхшы хәтерле, олы колаклы һәм зур гәүдәле, авыр хәрәкәтле гигантлар. Үз вакытында философ Аристотель алар турында “акыл һәм зирәклектә башка хайваннардан өстен тора” дип әйткән була.


Хөрмәтле гәзит укучыларыбыз! Хайваннар тормышына багышланган махсус рубрикабызны дәвам итәбез.
Җир йөзендә кайсы хайван акыллырак дигән сорауга бер галим дә төпле генә җавап бирә алмас, мөгаен. Аларның һәркайсы үз фикерен исбатларга-расларга тырыша. Чөнки хайваннарны акыл дәрәҗәсе буенча гына сыйфатлау катлаулырак. Аларның берәүләре кеше белән аралашырга яратса, икенчеләре табигатькә яраклашып яшәүләре белән сокландыра, өченчеләренең исә табигать каршылыкларын җиңеп яшәү сәләтләре таң калдыра. Галимнәр хайван-җанварларның баш миләре ничек эшләвен ачыкларга тырыша. Чөнки алар арасында кеше кебек уйлау, хәтердә калдыру, хәтта нәтиҗә ясый белү сыйфатлары хас булган җан ияләре шактый күп. Бүген шуларның берсе турында сөйләшик.