1896 елның 15 сентябрендә Гродно шәһәрендә поручик Антоновның улы туа. Аңа бабасының исемен бирәләр. Кечкенә вакытта малай әтисенә ияреп төрле хәрби өйрәнүләргә йөри. Алексейга 12 яшь тулганда, капитан Антонов, хәрби манёвр вакытында, боз ватылып, пушка һәм атлары белән елгага чума, үпкәләре шешеп, ун көн эчендә үлеп тә китә. Аның хатыны Тереза Ксаверьевна – милләте буенча татар каны катышкан поляк – ике бала белән тол кала. Алексей ул вакытта Гродно шәһәрендә гимназиядә укый торган була. Беренче Бөтендөнья сугышы башлангач, Тереза Антонова язган үтенеч буенча, дивизия командиры аларга Петербургта дүрт бүлмәле фатир алып бирә. Аның туганнары биредә яши торган була. Ләкин Алексейга унсигез тулганда, 1915 елның язында, әниләре дә үлеп китә. Алексей шул ук елны гимназияне тәмамлап, Петроград (бу вакытта шәһәр исеме алышына) университетының физика-математика факультетына укырга керә. Тик аны тәмамлый алмый, нужа куып йөртә, чөнки әнисе үлгәннән соң әтисе өчен пенсия бирүне туктаталар. Путилов заводына браковщик булып эшкә урнаша.
Сугыш кызган 1916 елны егерменче яше белән барган егетне солдатка алып, Павловск хәрби училищесына кыска курсларга офицерлыкка укырга юллыйлар. 1917 елның башында Антоновны фронка җибәреп, Егерь лейб-гвардия полкына взвод командиры итеп билгелиләр. Ел ярымнан артык поручик Антонов фронтта немецларга каршы сугыша.
Кечкенәдән үк күп телләрне белеп үсә Алексей. Әтисе аңа туган телне өйрәтә, моңлы итеп керәшен җырларын җырлый. Сугыш землянкаларында ул, татар солдатлары белән бергә, «Кара урман», «Герман көе» кебек җырларны җырлый. Әнисеннән, поляклашкан татар морзасы кызыннан, поляк, француз, немец телләрен өйрәнә. Сеңлесе Людмила Иннокентьевна язуына караганда, өйдә алар рус, поляк һәм, әлбәттә инде, сирәк булса да, татар телләрендә аралашып үсәләр.
1918 елда поручик Антоновны армиядән озаталар. Ул, Петроградка кайтып, Азык-төлек комитетында эшли.
Гражданнар сугышы башлангач, 1919 елның 11 апрелендә мобилизация белән Кызыл Армия сафларына алына. Аны штаб хезмәтенә билгелиләр, ул кызыл командирга әйләнә. Антонов Көньяк фронтта Деникинга каршы барган көрәшләрдә Мәскәү Эшчеләр дивизиясенең штаб начальнигы ярдәмчесе була. Ләкин аның яртысы кырылып бетә, аны 15 нче Инза укчы дивизиясе составына кертәләр. Антонов ике тапкыр яралана.
1920 ел. Антонов бу вакытта инде 45 нче бригаданың штаб начальнигы була. Врангель армиясе кызылларны алдан да, арттан да, яннан да тукмаклый. Михаил Фрунзе Кырымны яулап алу өчен оештырылган Көньяк фронт командующие итеп билгеләнә. Кырым ярымутравын яулап алганда Сиваш кичүенең әһәмияте зур була. (Мондагы вакыйгалар безгә Гомәр Бәшировның «Сиваш» повесте аша да билгеле.) Бу кичүне оештыручыларның берсе – Антонов. Ул кичү планын Фрунзега икәүдән-икәү калгач җиткерә. Бу аларның беренче орашуы була. Михаил Васильевич үзенең Бишкәктә татарлар белән аралашып үсүен әйтә. «Ә мин – керәшен татары», – ди Алексей. Татарча сөйләшеп, «мин – молдован, син – татар», – дип аерылышалар, Фрунзе тәкъдиме белән, Сивашны кичүдә актив катнашкан өчен, Алексей Антонов Хәрби Революцион Советның Дәрәҗәле коралы (Почётное оружие) һәм Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Моны аңа М.В.Фрунзе үзе тапшыра.
Гражданнар сугышы тәмамлангач, ул 15 нче Сиваш укчы дивизиясендә 1928 елга кадәр хезмәт итә. Шул ук елны коммунистлар партиясе сафына кабул ителә һәм М.В.Фрунзе исемендәге хәрби академиягә укырга китә. Академияне уңышлы тәмамлагач, аны Украинадагы Коростень шәһәрендә урнашкан 46 нчы дивизиягә штаб начальнигы итеп билгелиләр.
1932 елда шул ук Академиянең оператив факультетына укырга керә. Монда ул хәрби теоретиклардан, шул исәптән, профессор Дмитрий Михайлович Карбышевтан тирән белем ала. Укуны тәмамлаганда факультет комиссары Г.С. Иссерсон: «А.И.Антонов бик яхшы оператив-штаб хезмәткәре, югары штабларда эшләргә әзер», – дигән бәя куя.

Укудан соң – ул яңадан армия хезмәтендә. Ел ярым 46 нчы укчы дивизиянең, аннан соң 1934-1935 елларда Могилёв-Ямполь ныгытылган районында штаб начальнигы була. Аннары аны Харьков хәрби округы штабына 1 нче (оператив) бүлек начальнигы итеп күчерәләр.

1936 елда округ командованиесе А.И.Антоновны Эшче-Крестьян Кызыл Армиясенең яңа гына ачылган Генераль штаб академиясенә укырга җибәрә. Академиягә ул вакыттагы хәрби эш теоретиклары җыела.
1937 ел. А.И.Антонов беренче курсны уңышлы тәмамлый. Аңа икенче курста укырга туры килми – Оборона Наркоматына чакырып алып, Советлар Союзы Маршалы С.М.Будённый командалык иткән Мәскәү хәрби округына штаб начальнигы итеп куялар.
1941 елның 11 мартында генерал-майор А.И.Антоновны Киев Махсус хәрби округына билгелиләр. Бөек Ватан сугышын шушында каршылый ул. Сугышның беренче көннәреннән үк Көньяк фронт идарәсен формалаштыруга керешә. 1941 елның августында шушы фронтның штаб начальнигы була. 1942 елның июль аенда Төньяк Кавказ, аннары Кавказ фронтларының штаб начальнигы итеп күчерәләр. Югары даирә аның фронтлардагы гадәттән тыш оператив оештыру сәләтен күреп, Генераль штабка чакырып кайтара. Гомумән, Антоновны гел иң авыр участока куялар.
Алексей Иннокентьевичның аннан соңгы барлык эшчәнлеге Советлар Союзы Кораллы Көчләренең Генераль штабы белән тыгыз бәйләнгән.
Генштаб начальнигы урынбасары итеп генерал-лейтенант А.И.Антонов турында тик яхшы бәяләмә генә бар.
Армия генералы С.М.Штеменко:
– Антонов, Генштабка килеп эшли һәм Сталин кабинетына көн саен иртән доклад белән йөри башлагач, эшне үзенә яраклаштырып үзгәртте һәм Генераль штаб тәүлек буе эшли башлады.
Алексей Иннокентьевич Ставка белән очрашуга бөтен яктан да әзерләнә. Аның Сталин белән беренче очрашуы бик рәсми һәм салкын була. Аны 1943 елның гыйнвар башында Брянск, аннары Воронеж һәм Үзәк фронтка Ставка вәкиле итеп командировкага җибәрәләр. Монда ул Воронеж һәм Касторное районнарында һөҗүмнәр оештыру өчен Сталинградтан кайткан Генераль штаб начальнигы А.М.Василевский белән очраша. Биредә 16 гыйнварда генерал-лейтенант А.И.Антонов, 18 нче аерым укчы корпусы белән дошманны әйләндереп алып, һөҗүм ясарга тиеш була. Бу сугышларда 40 нчы армия һәм 18 нче аерым укчы корпус белән Ставка вәкиле А.И.Антонов координация ясый. Берләшмә һәм корпус частьлары һәм армия, дошманга аркылы төшеп, аның чигенү юлын кисәләр. Гитлерчылар бер авылдан икенчесенә сугылалар, әмма аларны һәркайда пыран-заран китереп ташлыйлар. Дошман калдыклары капитуляция ясый. 27 гыйнварда фашист төркемнәре тар-мар ителә. Монда аларның 15 дивизиясе тулысынча, ә 6 сы зур югалтулар кичерә. 24 гыйнварда башланган Воронеж-Касторное операциясе уңышлы уза һәм ул 1943 елның 17 февралендә төгәлләнә.
Алексей Иннокентьевич Воронеж фронтында март азагына кадәр була. Аның эшчәнлеге Генераль штаб начальнигы А.М.Василевский һәм Югары Башкомандующий И.В.Сталин тарафыннан югары бәяләнә. Тиздән ул Мәскәүгә кайта һәм Ставкада фронтлардагы хәлләр турында доклад ясый, Сталин аны бик дикъкать белән тыңлый.
Сталин Ставкадан тәүлекнең теләсә кайсы вакытында шалтыратып, һәрвакыт үзенә кирәкле мәгълүмат алуга ирешә. Билгеле, моның өчен генерал Антоновка үзенә дә тәүлегенә 17-18 сәгать буе Генштабта булырга, барлык фронт штаб начальниклары белән элемтәдә торырга туры килә.
Югары Башкомандующий Сталинга Генераль штаб тәүлегенә өч мәртәбә доклад ясый. Беренче доклад – телефоннан иртәнге 10-11 сәгатьтә. Бу докладны Антонов оператив идарә начальнигы Штеменкога тапшыра. Кичке 16-17 сәгатьләрдә докладны Ставкага барып Антонов үзе ясый. Күп вакытта Антоновка кичен 21-22 сәгатьләрдә икенче мәртәбә дә барырга туры килә. Ул Сталинга аңлаешлы итеп, кыска гына сөйләп, күп мәгълүмәт бирә. Антонов кулында кәгазь юк, ул барысын да яттан белә, аның мәгълүматлары – үзе ясаган карталарда. Ул докладын безнең гаскәрләрнең хәрәкәтенә бәя бирүдән башлый. Фронтлар, армияләр, танк һәм механикалаштырылган корпусларның командующийлары һәм командирлары исемнәре белән әйтелә. Дивизия һәм полклар – номерлары белән. Ул бервакытта да кәгазьдән укымый, барысын да яттан белә.


(Дәвамы.
Башы 42, 43 саннарда)
Алексей Иннокентий улы Антонов

Генштабта эшли башлаганның беренче көненнән үк, җиңелүләрнең берсен дә яшермичә, Сталинга җиткерә белә. Докладларны курыкмыйча турыдан-туры һәм дөрес, бернинди дә шомартуларсыз ясаган А.И.Антонов Сталин алдында зур дәрәҗә казана.
1944 елның җәйге хәрби кампаниясе операцияләрен үткәрү турында генерал А.И.Антонов апрель аенда доклад ясый. Белоруссиядәге стратегик код белән «Багратион» исеме бирелгән операцияне планлаштыру, шулай итеп, Антоновка йөкләнә.
1944 елның 14 маена Белоруссия операциясенең планын һәм карталарны эшләү тәмамлана. Операцияне башкарып чыгу өчен бик күп көч куелса да, җыйнак кына текст һәм картадан башка берни дә булмый. Зур җаваплылык алып, бер үзе эшләгән текстка да, картага да Антонов кул куя. «Багратион» әзер!
Ставкада хәрби начальникларның зур киңәшмәсендә җентекләп анализланганнан һәм төзәтүләр керткәннән соң, «Багратион» планы Югары Башкомандующий И.В.Сталин тарафыннан раслана, ә Алексей Иннокентьевичка аның тормышка ашырылуын катгый күзәтү астына алырга кушыла. Операция 1944 елның 22 июнендә башлана. Алексей Иннокентьевич Антоновның хезмәте соңыннан Ватан тарафыннан «Җиңү» ордены белән дә билгеләнә. Бу үзе дә батырлыкка тиң. Чөнки мондый бүләкне алучыларның саны бөтен СССРга бары тик 11 генә (исемлек орден бирелү тәртибе буенча бирелә): Г.К.Жуков, А.М.Василевский, И.В.Сталин – икешәр тапкыр, К.К.Рокоссовский, И.С.Конев, Р.Я.Малиновский, Ф.И.Толбухин, А.А.Говоров, С.К.Тимошенко, А.И.Антонов, К.А.Мерецков. Ә чит ил кешеләреннән Румыния короле Михай I, маршаллар Б.Монтгомери, М.Роля-Жимерский, И.Б.Тито, Д.Эйзенхауэр бүләкләнә.
Бу операцияне тормышка ашыру 68 көн буена дәвам итә. Монда 2,33 миллион сугышчы һәм командир катнаша. Шуларның 178,5 меңе үлә, 587 меңе яралана
Югары Башкомандующий әмере белән, А.И.Антонов 17 июль-2 августта узачак Берлин янындагы Потсдам конференциясендә катнашучылар исемлегенә дә кертелә.
Алексей Иннокентьевич 1948 елның 6 ноябренә кадәр Генераль штаб начальнигы булып кала. Шулай итеп, ул Генераль штабта алты елдан артык эшли. Маршал булырга исә аның татар нәселеннән булуы гына комачаулый.
Аннары А.И.Антоновка Кавказ арты хәрби округында хезмәт итәргә боералар. Башта бер ел ул Советлар Союзы Маршалы Ф.И.Толбухин командирлык иткән гаскәрләрдә аның беренче урынбасары, аннан соң дүрт ел буе – 1954 елга кадәр – үзе командующий була.
Сугыш тәмамлануга ун ел вакыт уза. Онытыла башлаган армия генералын Н.С.Хрущёв искә төшерә. А.И.Антонов – Варшава Договоры илләренең Берләшкән Кораллы Көчләре штабы начальнигы, шул ук вакытта Советлар Союзы Армиясенең Генераль штабы начальнигы урынбасары итеп тә билгеләнә. Бу урында ул үзенең соңгы сулышына – 1962 елның 18 июненә кадәр эшли.
Илебез алдындагы хезмәтләре «Җиңү» ордены, өч тапкыр Ленин ордены, дүрт тапкыр Кызыл Йолдыз ордены, ике тапкыр I дәрәҗә Суворов ордены, Кутузов һәм I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм медальләр белән бәяләнә. Шулай ук ул чит илләрнең орден һәм медальләренә дә лаек була. СССР Верховный Советының II-VI чакырылыш депутаты да булып тора.
Армия генералы А.И.Антонов Мәскәүдә Кремль дивары буенда җирләнгән.
М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академия бинасында, Гродно шәһәрендә ул туган йортта мемориаль такталар куелган. Мәскәүдә, туган шәһәрендә аның исемендә урамнар бар. Санкт-Петербург Югары хәрби-топография училищесы һәм Гроднодагы 11 нче урта мәктәп аның исемен йөртә.
(Мәгълүмат чыганагы:
Александр Филлиппов.
“Безнең мирас”журналы).