Вице-адмирал Александр Вощинин 1914 елда Бәләбәй өязе Түбән Троицк авылында туган. Керәшен татары. Бөек Ватан сугышында катнашкан каһарман милләттәшебез. 
Александр Вощинин 1937 елда М.В.Фрунзе исемендәге Югары хәрби-диңгез команда училищесын тәмамлый. Укуын төгәлләгәч тә Шостка шәһәрендә хәрби заводта эшли башлый. Өлкән техниктан директор вазифасына кадәр күтәрелә.
1941-1943 елларда Хәрби Диңгез Флотының оператив берләшмәсе составында яр буе оборонасын ныгыту эшләрен оештыра. 1943 елдан ХДФ Арт. идарәлек офицеры. 1975 елда отставкага чыкканчы СССР Оборона министрлыгы һәм ХДФ да җаваплы вазифалар били. Кызыл Байрак, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрак, ике тапкыр Кызыл Йолдыз, 3 нче дәрәҗә “СССР Кораллы көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен” орденнары белән бүләкләнгән.
1986 елда бакыйлыкка күчкән вице-адмиралның тәрҗемәи хәлен белешү бик катлаулы була. 
Нәтиҗәдә аның улы, беренче ранг капитаны Сергей Александрович һәм кызы Алла Александровна белән очрашкач кына әтиләренең хәрби һәм тәрҗемәи тормышы турында мәгълүмат барлау мөмкинлеге арта.

Александр Вощининның Башкортстанда туган керәшен татары икәнлеге генә мәгълүм була.

Русиянең Хәрби-диңгез флоты генераль штабына җибәрелгән сорауларга да җавап озак кына килми тора.

Генерал-майор, хәрби фәннәр кандидаты, доцент, хәрби фәннәр академиясе профессоры, кафедра җитәкчесе кебек зур дәрәҗәләргә ирешкән тагын бер милләттәшебез 1937 елның 10 маенда туган.
Гомерен Кораллы көчләрдә хезмәт итүгә багышлаган ир-егет 1958 елда Васильковское хәрби авиация-техник училищесын, 1963 елда Ростов югары хәрби инженерлар училищесын, Ф.Э. Дзержинский исемендәге Хәрби академиянең командирлар әзерләү факультетын тәмамлый.
Хәрби хезмәтен ракета гаскәрләрендә башлый һәм арытаба: расчет начальнигы, отделение җитәкчесе, хәрби идарә буенча полк командиры урынбасары, 9 санлы ракета полкы командиры, дивизия командиры урынбасары, 13 санлы ракета дивизиясе командиры, хәрби әзерлек буенча ракета гаскәрләре армиясе командующие урынбасары, Ф.Э.Дзержинский исемендәге академиянең факультет җитәкчесе.
Ракета гаскәрләре дивизиясенә полковник Т.А. Мәмәтов командир итеп 1977 елның декабрендә тәгаенләнә.
70 нче еллар ахыры, 80 нче еллар башы ракета гаскәрләре эшчәнлегендә ракета комплексларында җитешсезлекләрне төзәтү белән билгеле.
Ракета полклары хәрби дежурга 1980 елда гына коралланудан алынган Р-5 ракеталары урынына Р-36Р-36М (15А14) аннары Р-36М УТТХ (15А18) белән баса.
1980 елның октябренә бөтен ракета полклары яңа Р-36М УТТХ комплексына алыштырыла.
Хәрби идарә системасын үстерү дәвам итә.
Штаб күнекмәләрендә, махсус тактик укуларда хәрби идарә пунктларын һәм полкларның подразделениеләрен уңайлы шарларда, бердәм эшләтүне җайга салу дәвам итә.
Ракетачылар дивизиясе командиры генерал-майор Т.А. Мәмәтов турында армия командованиесе тик уңай фикерләр генә белдерә.
Белемле җитәкче, яхшы оештыручы, диләр аның хакында. Ул озак вакыт дәвамында нәтиҗәле итеп эшли белә. Тәүлегенә 4-6 сәгать ял тигән очракларда да Тәлгать Әхмәт улы чын офицер, оештыручы, җитәкче буларак сафта кала белә. Командирлык сәләте аның канында, диләр иптәшләре. Ул гел киләчәкне уйлап эшли. Үзенең һәм иптәшләренең хезмәтен бәяли белә.
1982–1986 елларда генерал-майор Т.А. Мәмәтов Ырынбур ракета гаскәрләре армиясендә командующий урынбасары була.
1986 елда Ф.Э. Дзержинский исемендәге академиядә факультет җитәкчесе итеп тәгаенләнә. Армия хезмәтендә тиешле вакытыннан артыгы белән бурычларны үтәп, милләттәшебез отставкага китә.
СССР Кораллы көчләрендә намуслы хезмәте өчен Кызыл Йолдыз, III дәрәҗә «СССР Кораллы көчләрендә Ватанга хезмәте өчен» ордены, күп медальләр белән бүләкләнә.
Мәскәүдә гомер итә. Беренче никахыннан ике кызы бар. Беренче хатыны Инна (вафат була), икенче хатыны Римма.

 


Генерал-майор Вәли Сарача улы Ибраһимов 1898 елда Самар өлкәсенең Похвистневский районында крәстиян гаиләсендә туган.
Милләтәшебезнең язмышы Михаил Фрунзе белән тыгыз бәйле. Ул шул яклап та үзенчәлекле.
Самара өлкәсендә туып-үскән егет М.В.Фрунзе чакыруы буенча 1918-1919 елларда Кызыл Армия сафларына баса. Нәкъ шул вакытта халыкны Кызыл Армия сафларына өндәү өчен Самарага килгән була. Кызыл командир чыгыш ясаган Барбаш яланы хәзер “М.Фрунзе исемендәге ялан” дип йөртелә. Аны тыңларга җыелган халык арасында Вәли Ибраһимов та була. Ялкынлы чыгыш егеткә шулкадәр көчле тәэсир итә, Вәли шунда ук Кызыл Армия сафларына языла.


Контр-адмирал Владимир Гарифулла улы Бәдретдинов (документларда Бедердинов Владимир Арифуллович) 1947 елның 10 апрелендә Калинин өлкәсенең Югары Волочек шәһәрендә туган.
Аңа ике яшь тулгач, гаиләләре Псков өлкәсе Пустошка шәһәренә күченә. Булачак хәрби җитәкче шунда 1965 елда урта мәктәпне тәмамлый. Биредә ул аттестат белән бергә «товаровед продовольственных и промышленных товаров» дигән һөнәр буенча да укуы турында документ алып чыга. Бу аңа Мәскәүнең Совет сәүдәсе институтына юллама бирә.

Халкыбызның каһарман улы, Совет Кораллы Көчләренең күренекле гаскәр башлыгы, хәрби фәннәр докторы генерал-майор Минзакир Әпсәләм улы Әпсәләмов 1886нчы елның 10нчы декабрендә Казан губернасы, Мамадыш өязе Югары Утар авылында крестьян гаиләсендә туа (1981 елда вафат булган). 1913нче елда чиркәү-мәхәллә мәктәбенең 2 классын тәмамлый. 1914нче елда җир эшләре укытучысы исемен алу өчен имтихан тапшыра. 1915нче елның июнь аенда армиягә чакырыла. Февраль революциясенә кадәр 35нче Себер запас полкының Төмән шәһәрендә рядовой һәм унтер офицер дәрәҗәсендә хезмәт итә, Февраль революциясеннән соң, 7нче ротаның командиры итеп сайлана. Бер үк вакытта аны полк суды әгъзасы итеп билгелиләр. Зур ышаныч яулаган Минзакир Әпсәләмов озакламый Төмән гарнизонының мөселман сугышчылары комитеты рәисе итеп билгеләнә.