Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Элвин Грей (Радик Юльякшин) чирләгән һәм концертларын күчергән. Бу хакта ул социаль челтәрләрдәге барлык аккаунтларында язып чыккан. “Игътибар! Концертлар күчерелә! Тобольск (24.09), Омск (25.09), Вагай (27.09), Сургут (29.09), Когалым (30.09) шәһәрләрендәге концертлар сәламәтлегем кисәк кенә начараюы сәбәпле күчерелә. Яңа график белән мәгълүмат якын арада булачак”, - диелә аның хәбәрендә.

Җанатарлар артистка тизрәк терелергә һәм арытаба сәламәтлеген сакларга киңәш итәләр.