Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Республиканың матбугат өлкәсендә хезмәт куючылар “Башкортостан” нәшрият йортының үзен банкрот дип игълан итүе хакындагы хәбәрне ишеткәндер инде. Һәм менә 23 октябрьдәге җыелышта аның хуҗалык эшләрен туктатуны хупларга тиешләр иде.

Конкурслы идарәче Зәйтүнә Әхияртдинова кредиторларга 380 миллион сумнан артык бурычлары булган оешманы саклап калу мөмкинлеге юк дигән нәтиҗәгә килгән.

 “Башкортостан” нәшрият йортында 100дән артык кеше эшли, аларга инде июльдә үк кыскарту хакында белдерүләр таратканнар. Еллар дәвамында шушында эшкә йөргән журналистлар да хафага төште. Кая барырбыз? Нишләрбез? Киләчәктә нәрсә көтә?

Һәм менә кичә республика Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров “Башкортостан” нәшриятының банкротлыгын туктатырга дигән боерык бирде. Аның сүзләренчә, республика бердәнбер дәүләт нәшриятсыз калмаячак. БР Хөкүмәтендәге киңәшмәдә нәшриятны көрчеккә китереп терәгән чиновникларны тәнкыйтьләде һәм 15 ноябрьгә аны коткару вариантларын әзерләргә кушты.

 - Республикада 4 миллионнан артык кеше яши. Һәм сез миңа бүген республикадагы бердәнбер дәүләт нәшрияты банкрот дисезме? Бинасы шәһәр үзәгендә урнашкан, мөгаен, күпмедер вакыттан соң анда фәхешханә я берәр сәүдә үзәге ачылыр. Ә типография техникасын металлоломга тапшырырбыз. Ничек моңа юл куйдыгыз? – дип сорады Радий Фәрит улы бу тармакны баккан хөкүмәт әгъзаларыннан. Һәм 15 ноябрьгә алардан бу хакта җавап көтүен белдерде.

Әйткәндәй, “Башкортостан” нәшриятында зур тиражлар белән басылган гәзитләр инде кайсы Екатеринбургта, кайсы Нефтекамада, кайсы Салават шәһәрендә басыла башлады. Әлбәттә, бу бик уңайсыз.  Югары җитештерүчәнле типография Уфада булганда яхшырак иде бит. Икътисади яктан да, сәяси, мәдәни яктан да.

Ә шулай да 15 ноябрьне көтәбез инде. Бары тик яхшыга өмет итеп.

Әлфия Бикмурзина.