Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Башкалабыз Уфада атна саен муниципаль районнарның “Башкортстан тарихы битләре”  фестиваль-марафоны үтә. Республикабызның 100 еллыгы кысаларында оештырылган бу чарага Дүртөйле районы да кушылды. Алар 30 октябрьдә Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясендә туган якларының презентациясен тәкъдим итәчәк. Бәйрәм кичке 18.00дә башлана, керү ирекле булачак. Дүртөйлеләр якташларын, кунакларны очрашуга көтеп кала.