Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 


Күптән түгел “Аргументы и факты” гәзитендә “Кечкенә шәһәрләрнең зур проблемалары” дигән мәкалә укыган идем.
Анда чынлап та кече шәһәрләр үсешенә аяк чалучы күп проблемаларны ачып салганнар. Барсы да дөрес: юллар начар, эш урыннары юк, яшьләр укып-белем алыр өчен зур шәһәрләргә китә һәм, әлбәттә, туган ягына әйләнеп кайтмый. Кайтыр иде, әгәр анда эше булса. Туган җирдә әти-әни, туганнар бергәләшеп, күмәк көч булып яшәүләрен дәвам итәрләр иде, нәселләре тагын да көчәер, берегер иде...


Ләкин бу күренеш, кызганычка каршы, хә-зер хыялда гына кала. Менә безнең шәһә-ребез дә (исемен атап язмыйм, бу һәр кече шәһәргә хас) кайчандыр гөрләп тора иде. Без, әти-әнинең 4 улы, мәктәпне тәмамлый тордык, Уфада белем алып, өйләнеп, туган шәһәребезгә, туганнар янына кайтып урна-ша тордык. Ничек күңелле яшәдек без! Барыбыз бергә, бәйрәмнәрне бергә билге-ләдек, хәсрәтләрне бергә күтәрдек, бары-сына да канәгать идек, булмаганына кайгырмадык.
Бүген исә барыбызның да балаларыбыз читтә яшәргә мәҗбүр, чөнки шәһәребездә эш юк. Алар еракларда булгач гел кайта алмый, ике-өч туганнар бөтенләй сирәк аралаша, бер-берсен белми дә хәтта... Туганлык җеп-ләре менә шулай әкренләп өзелә инде ул...
Рәфил Гыйләҗев.