Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Мөхәррәм аеның үз үзенчәлекләре бар. Бу айда кылынган гыйбадәтләр өчен аеруча күп саваплар хасыйл була.

Мөхәррәм – һиҗри ел исә-бенең беренче ае булып тора. Ислам дине пәйдә булганчыга кадәр гарәп халкында календарь дигән төшенчә юк иде. Ел дәвамында берәр бөек яки тетрәндергеч вакыйга бу-лып узса, шул елга булып узган вакыйганың атамасын бирәләр иде. Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вәссә-лләм) “Фил” елында туган. Әбраха исемле патша Мәккә шәһәренә килеп “Мәхмүт” исемле зур филне кулланып изге Кәгъбәтулланы җимереп куймакчы иде. Аллаһы Тәгалә Үзенең изге йортын саклап калыр өчен кошларны җи-бәргән, шул кошлар Әбраха гаскәриләренә ташлар атып, бөтен гаскәрләрен юк иткән-нәр. Кәгъбәнең исән калуы корәеш кабиләсе өчен дә, бөтен гарәп халкы өчен дә бик шатлыклы вакыйга булды. Шуңа алар бу елны “Фил” елы дип атаганнар. Ләкин ислам дине тиз рәвештә таралу сәбәпле, мөселманнарда календарь булмавы төрле уңайсыз-лыклар тудырып тора иде. Моның аркасында туган мәшәкатьләр аеруча сәүдә эшләрендә чагыла иде. Гомәр (радыяллаһу ганһу) хәлифә булган чакта аңа ике кеше килде, берсе икенчесеннән бурычка акча алып торды, моны кәгазьгә теркәп куйган-нар иде. Кәгазьдә акча кай-тару вакыты шәгъбан ае билгеләнгән булган. Бурычны биреп торган кеше әйтүенчә, бурыч быелгы шәгъбән аенда кайтарылырга тиеш, бурыч-ны алып торганы исә кәгазь-дә күрсәтелгән шәгъбән ае, киләсе елның шәгъбәне дип дәгъва кылды. Мөселманнар тормышында шундый очрак-лар еш була башлагач, Гомәр (радыяллаһу ганһу) киңәшмә корылтаен чакырып җыйды. Корылтайга җыелып килгән сәхабәләргә килеп чыккан мәсьәләләр турында һәм ел исәбе системасын булдыру кирәклеге турында сөйләде. Ел исәбенең кайсы вакыттан башлау турында төрле тәкъ-димнәр булды. Кемдер Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вәссәлләм) үлгән вакыттан елларны саный башларга, кемдер Пәйгамбә-ребезгә вәхи иңә башлаган көннән алып санарга тәкъдим иткән. Ел исәбен һиҗрәттән башларга дип тәкъдим итүчесе исә Гали (радыяллаһу ганһу) булды. Бөтен тәкъдим-нәрне карап чыкканнан соң барча сәхабәләр Гали (радыя-ллаһу ганһу)нең тәкъдимен кабул иттеләр. Белгәнебезчә, һиҗрәт рабигыль-әүвәл аенда эшләнде, ләкин гарәпләрдә мөхәррәм ае элек-электән елның беренче ае булып исәпләгәнгә күрә, мөхәррәм һиҗри ел исәбенең башлан-гычы дип игълан ителде.