Рейтинг:  5 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активна

Фина белән Таһирның ничә ел өметләнеп көткән хыяллары тормышка ашты: ниһаять, аерым фатир бирделәр. Ничә еллар буе өч бүлмәле фатирның бер бүлмәсендә ике гаиләгә уртак аш бүлмәсе  белән яшәү аларны туйдырган иде. Таһирның әнисе Сафияттәйнең пропискада торуы аркасында ике бүлмәлесен бирделәр. Беренче көннәрне үзләре дә ышанып бетә алмадылар, чөнки балалары булмагач, бер бүлмәлегә дә риза иделәр, аерым гына булсын! Этажы да ошады – бишенче. Гадәттә, Сафияттәй кыш көне ике ай чамасы аларда яши дә, калган гомере авылдагы кызы Нәсимә янында үтә. Шәһәрне яратмаганнан гына түгел, килене Финаны үз итмәде ул. Таһиры тыңламады шул: улын ахирәте Хәдичәнең кызы Лизага өйләндерергә теләгән иде. Әмма Таһир армиядән кайткач, башкалада аш-су осталарын әзерләүче училищеда укып йөргән югары оч Хәким кызы Финаны озата башлады.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Бүгенге көндә илдә балалар йортларында тәрбияләнүче 870 мең ятим бар. Һәм аларның саны елдан-ел арта бара. Күпчелеге – “социаль ятимнәр”, ягъни әти-әниләре исән, ләкин алар ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән, я бөтенләй балаларын тәрбияләүдән баш тарткан.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

      

Ләкин барлык балалар да әти таянычын, игътибарын  тоеп үсәме соң?

Үткән ялларда  гаиләдәге иң кадерле, газиз кешеләребезне Әниләр көнен билгеләдек. Сүз дә юк, әниләребез, озын гомер юлы үткән нәнәйләребез, күп балалы гаилә парлары һәрвакыт игътибар үзәгендә булды һәм булачак.  Гаилә проблемалары турында да һәрдаим язабыз – ялгыз әниләр, ата-ана назыннан мәхрүм балалар, аз тэмин ителгән гаиләләр, инвалид балалар турындагы язмалар гәзитебездә әледән-әле урын алып тора.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

 

"Сәхипҗамал" Башкортстан татар хатын- кызлары иҗтимагый оешмасының яңа составта беренче утырышы үтте.
Оешманың яңа җитәкчесе Флүсә Нәзерголова үткән елларга бәя биреп, оешманың берләштерү көчен, рухи мәгьнәсен билгеләп үтте. Киләчәктә ирешелгән уңышларны да күреп, уртаклашып эшләргә дип тәкьдим итте.
Оешманы әлегәчә җитәкләгән Динә Морзакаева оешмадагы хатын- кызларның зирәклеген бәяләде.

"Кыен чакларда иңне-иңгә терәшеп эшли белү зур бурычларны үтәп чыгарга ярдәм итте. Эшләребез сайтта яктыртылып барды. Алар кабатланмый һәм бер китаплык материал тупланды.
Оешманың бүлекчәләре арта. Киләчәктә дә республика тормышында мөһим, рухиятне баетыр бурычларга игьтибарны арттырып, бәсле чаралар оештырырбыз, дигән уйдабыз!"

Утырышта оешманың киләсе елга планы белән таныштылар. Оешмага сайланган яңа состав буенча вазифалар билгеләнде.

Мәктәпләрне, укучыларны татар теле дәреслекләре белән тәэмин итү юллары турында да фикер алыштылар.
Алсу Төхвәтуллина.