Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Безнең илдә хатын-кызлар арасында хоккей уены, күптән түгел генә күтәрелеш кичерә башлады. Республикабызның “Агыйдел” хоккей клубы да, елдан-ел осталыгын арттыра барып, 2018 елда Русия чемпионы исемен яулады. Русия җыелмасына да, Олимпия уеннарына да безнең кызларны җәлеп итә башладылар, җанатарлар өчен дә, бар Республика спорты өчен дә бу бик күңелле яңалык булды. Уңышлар юлдаш булсын!

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Республикабыз башкаласы Уфада 14 май көнне яшьләр арасында беренче сугышчан көрәш төрләре уеннары булып үтте. Бу зур спорт чарасында катнашу өчен Русия төбәкләреннән, Европа һәм Азия илләреннән 5 меңгә якын спортчы килгән иде. Бәйгеләр сугышчан көрәшнең 18 төре буенча 12 спорт мәйданында үткәрелде. Андагы көрәш төрләренең кайберсен ишеткән дә юк иде. Киң билгелеләреннән билбау көрәше, айкидо, каратэ, тай боксы, киокусинкай, тхэквондо, кикбоксинг һәм ушу зур кызыксыну уятты. Өч көн барган уеннарда 10-21 яшьтәге спортчылар үзләрнең көчен һәм осталыгын күрсәтте.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

15-18 декабрьдә Уфада Русия-Кытай яшьләренең кышкы уеннары уздырылды. Халыкара бәйгедә ике яктан 96шар спортчы катнашты. Русия җыелмасына Башкортстан спортчылары да чакырылган иде. Сноуборд спорты бәйгеләрендә чыгыш ясап якташыбыз Кирилл Педь дүртенче урынны алды. Шорт-трек ярышларында, шулай ук Уфа егете Аскәр Габдрәхимов бишенче булып килде. Хоккей бәйгеләрендә “Салават Юлаев” спорт мәктәбе хоккейчысы Тимур Вәлиев яхшы уен күрсәтте. 

Уеннарның нәтиҗәләре буенча Русия җыелмасы –18 алтын, 13 көмеш һәм 10 бронза, Кытай спортчылары 7 алтын, 12 көмеш, 12 бронза медаль яулады.
Кичләрен Русия һәм Кытай яшьләренең төрле уеннары, җыр һәм биюләре дә ике якның дуслашып, якыннан аралашуына зур этәргеч булып торды.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Пауэрлифтинг һәм армрестлинг буенча спорт мастеры, “Планетаның иң көчле кешесе” вице-чемпионы, 4 тапкыр “Русиянең иң көчле кешесе” Эльбрус Нигъмәтуллин Уфада беренче тапкыр “Башкортстан Батыры” дип исемләнгән мәдәни-спорт бәйгесе оештырды.
Бүрәнә күтәрү, җиңел һәм йөк машинасын тартып күчерү, авыр йөк күчерү, чукмар ыргыту буенча бәйгеләрдә катнашу өчен Русиянең иң көчле спортчылары җыелган иде. Бу чарада нәкъ иң көчлеләр генә катнаша ала да инде. Чөнки 120 килограммлы бүрәнәне күтәрү, 17 тонналы йөк машинасын тарту, берьюлы 110 килограммлы ике йөкне күтәреп йөгереп узышу бары аларның кулыннан килә. Иң мавыктыргычы, сырлап эшләгән чукмар ыргыту булды әлбәттә, Бәйге чын мәгънәсендә мәдәни-спорт чарасына әйләнде.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Якташыбыз Семен Елистратов “Башкортстан Республикасының күренекле спортчысы” дигән мәртәбәле билге белән бүләкләнде. Аның шәхси тренеры Андрей Максимовка “Башкортстанның иң яхшы тренеры” дигән дәрәҗәле исем бирелде. Семен Сочи шәһәрендә үткәрелгән Олимпия уеннарында команда беренчелегендә алтын медаль яулаган иде. Аңардан соң ул Европа һәм дөнья чемпионы булуга иреште. Көньяк Кореядагы уеннарда шәхси беренчелектә бронза медаль яулады. Уеннардан соң Канадада уздырылган дөнья чемпионатында 3 бронза медаль яулады. Уфада уздырылган очрашулар вакытында 28 яшьлек Семен әлегә спортны ташларга җыенмавы хакында белдерде.