Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Узган җәй футбол сөючеләрнең карашы Русиянең 12 шәһәренә төбәлгән иде. Илебездә, Җир шарының миллиардлаган кешесе яратып тамаша кылган дөнья футбол чемпионаты үткәрелде. Дөнья чемпионаты уеннарын күрергә теләүчеләргә 2 миллион 200 мең билет сатылды. Беренче көнне үк, 14 июньдә, русиялеләрнең Сәгуд Гарәбстаны командасын 5:0 исәбе белән җиңүе чын бәйрәмгә әйләнде. Икенче уенны безнекеләр 19 июнь көнне Санкт-Петербург шәһәрендә Мисыр командасы белән үткәрде. Русия җыелмасы 3:1 исәбе белән җиңү яулады. Арытаба Испания командасын җиңү белән Русия җыелмасы футбол сөючеләрне берчә аптыратып, берчә шатландырып 1/4 финал уеннарына атлады. Моңа кадәр 32 ел буена дөнья чемпионатына бөтенләй эләкмәгән җыелмабыз матур һәм яхшы дәрәҗәдәге футбол белән куандырды.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

13 май көнне “Уфа” футбол клубы, Русия кубогы иясе “Тосно” командасын 5:0 исәбе белән җиңеп, ил чемпионатында алтынчы баскычка күтәрелде. Бу уңыш Башкортстан командасына Европа лигасы бәйгеләрендә катнашу хокукы бирде. Әле берничә ел элек кенә безнең клуб Европаның иң көчле командалары белән уйнаячак дигән сүзгә күпләр көлеп кенә караган булыр иде. Ни кызганыч, бу уен сезонында гына артык мактана алмыйбыз. Баш тренерның еш алмашынып торуы да яхшыга түгел шул.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна


Кышка аяк басу белән спортның кышкы төрләре старт алды. Финляндиянең Рука җирлегендә – чаңгы, ә Словениянең Поклюка шә-һәрчеге янында биатлон буенча дөнья кубогы өчен көрәш башланды. Биатлон спортын яратып караучылар 9 декабрьгә кадәр Слове-ниядә үткән дөнья кубо-гының беренче этапларында безнең якташыбыз Антон Бабиков һәм 2014 елгы Олимпия уеннары һәм 2017 елның дөнья чемпионы Антон Шипулин команда-бызга ярдәм итә алмады. Алар икесе дә Европа беренчелеге этапларында чыгыш ясыйлар. Әйткәндәй, якташыбыз Антон Бабиков, тәүге көнне уздырылган спринт ярышларында ук беренче килеп, алтын медаль яулады. Икенче этапта Антон көмеш медаль алуга өлгәште. Гыйнвар аенда якташыбыз дөнья кубогы этапларында чыгыш ясый башлаячак.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Дүрт ел буена көтеп алган Олимпия уеннары көенечләре һәм сөенечләре белән үтеп тә китте. Допинг шау-шулары аркасында иң көчле спортчыларыбызның уеннардан читләштерелүе аркасында әллә ни уңышларга ирешә алмадык. Гомумән, уеннарның соңгы көннәренә кадәр команда беренчелегендә без 20 нче урында килдек. Бары 23 февральдә Алинә Заһитова һәм 25 февральдә хоккей буенча егетләребезнең алтын медаль яулавы гына безне 13 нче баскычка күтәрде. Монысы да СССР һәм Русия тарихында иң түбән күрсәткеч. Көчле биатлончыларыбызның уен-нарга чыгарылмавы аркасында бу спорт төрендә бөтенләй медальсез калдык. Аның каравы, хоккейчы-ларыбыз алтын медаль белән куандырды. Советлар Союзы вакытында Олимпия уеннарында дистәләгән алтын медаль алып та хоккейда җиңмәсәк, “без җиңелеп кайттык” дип әйтә торган иделәр. Шулай фикер йөрткәндә, Коньяк Кореядан без җиңеп кайттык.

Рейтинг:  5 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активна

Кышка аяк басу белән спортның кышкы төрләре старт алды. Финляндиянең Рука җирлегендә – чаңгы, ә Словакиянең Поклюка шәһәрчеге янында биатлон буенча дөнья кубогы өчен көрәш башланды. Чаңгы кубогының беренче бәйгеләре үк безнең җанатарларны сөендерде.