Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

“Халыкара “Ефәк юл” автомобиль раллие узышларының чираттагы дүрт этабы Кытай Халык Республикасының Гоби чүллегендә уздырылды.

Бу дүрт этап 700 чакрымга сузылган чүл комлыклары аша үткәрелде. Соңгы дүртенче этап “КамАЗ-мастер” командасының Эдуард Николаев җитәкләгән экипажының җиңүе белән тәмамланды. Гомум, дүрт этап күрсәткечләре буенча Андрей Каргинов экипажы 12 сәгать 33 минут белән – беренче, икенчедә – 15 сәгать 3 минут вакыт белән Эдуард Николаев, өченчедә – 15 сәгать 55 минут вакыт белән Кытай спортчысы Цзы Жун.
Әйткәндәй, Кытай спортчысы да безнең КамАЗ автомобилендә узышты. Әлегә кадәр “Ефәк юл” раллиенең Русия этабы уздырылган иде. Ул бәйгеләрдә дә Андрей Каргинов экипажы җиңеп чыкты. “Ефәк юл” халыкара ралли узышлары җитәкчесе Владимир Чагин Кытайда ярышларның бик югары дәрәҗәдә уздырылуын билгеләп үтте.
– Кыска гына вакыт эчендә халыкара дәрәҗәдәге ярышларны әзерләү һәм мондый югарылыкта үткәрә алу зур хөрмәткә лаек. Бу бәйгеләрдә өченче баскычка күтәрелгән Кытай-Русия катнаш экипажы уңышы куанычлы. Цзы Жун, штурман Ляо Минь һәм механик Дмитрий Свистунов, тиз арада бер командага тупланып, югары күрсәткечләргә ирештеләр. Кытай спортчылары безнең автомобильләрнең көчен югары бәяләделәр һәм алдагы көндә дә аларда узышка чыгарга теләүләрен җиткерделәр, – дип белдерде күп тапкырлар “Париж-Дакар” җиңүчесе Владимир Чагин.
Әйе, чынлап та “Париж-Дакар”, “Ефәк юл” халыкара раллилары КамАЗ машинасын бар дөньяга танытты. Шуның өчен дә йөк автомобильләре арасында чит илгә сатылу буенча КамАЗ беренчелеккә чыкты.