Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Футбол буенча Русия җыелма командасының баш тренеры Станислав Черчесов ил командасының капкачысы Игорь Акинфеевның халыкара ярышларда башкача чыгыш ясамаячагы хакында хәбәр итте. Моны 32 яшьлек капкачы үзе сәламәтлек аркасында дип аңлатты.

– Мин инде 15 ел дәвамында ил җыелмасы өчен чыгыш ясыйм. Хәзер яшьләргә урын бирер вакыт җиткәндер дип уйлыйм. Чөнки сәламәтлек буенча да һәм, гомумән, 32 яшьтә инде ил җыелмасында да, клубта да берьюлы эшләп булмый.


Игорь Акинфеевның зур спорт тормышы үсмер яшьтән үк Мәскәүнең ЦСКА клубы белән бәйле. Ил җыелмасы белән Игорь 2008 елда Европа чемпионатының бронза медален алуга иреште. Ул берничә тапкыр Русия чемпионы. Быел Русиядә уздырылган дөнья чемпионаты вакытында безнең команданың уңышларында аның өлеше бәяләп беткесез. Нәкъ аның тырышлыклары белән дөньяның иң көчле командаларының берсе булган Испания җыелмасын җиңеп без алга атладык. Аның бу чемпионаттагы чыгышы бик күп еллар башлап уйнаучы капкачылар өчен үрнәк булып торачак.
Ил җыелмасы Милләтләр лигасы кысаларында 11 октябрьдә – Швеция, ә 14 октябрьдә Төркия белән очрашып көч сынашачак. Бу уеннарда Станислав Черчесов өч капкачыны сынап карарга уйлый. Әлегә “Локоматив” командасыннан – Маринато Гилерме, “Зенит”ның капкачысы Андрей Лунев һәм “Динамо” дан Антон Шунин чакырылган.
Игорь Акинфеев команда капитаны буларак та бик файдалы иде. Алдагы уеннарда сакчы һәм ярымсакчыларга күбрәк уйнарга туры килер, мөгаен.