Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Бөре почтамты хезмәткәрләренең хәзер күнекмәләр ясау, сәламәтлекләрен ныгыту өчен үз спорт залы бар

Почтамт начальнигы Данис Гыйльфанов идеясе белән оештырылган бу тренажер залына барысы да бик теләп йөри. Спорт залының буш торганы юк. Бирегә кич, эштән соң гына, түгел, көндезге ял сәгатьләрендә килеп шөгыльләнүчеләр дә бар. Әлегә залда дүрт кенә тренажер, әмма алар физик форманы тонуста тотарга, гәүдәнең төрле мускулларына көч бирергә ярдәм итә торган корылмалар. Һәркемнең дә сәламәт һәм матур буласы килә, шуңадыр монда шөгыльләнергә башка элемтә бүлекчәләреннән дә еш киләләр.
Елена Фатыйхова әзерләде.