Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Күптән түгел Башкортстанда ике ай дәвамында барган студентлар спорт лигасы ярышлары тәмамланды. Бу бәйгеләрдә 1000гә якын студент көч сынашты. Ярышлар спортның дүрт төре: бадминтон, шашка, өстәл теннисы һәм дартс буенча үткәрелде .
Болар барсы да зур чыгымнар таләп итми торган спорт төрләре. Уфа дәүләт нефть-техник университеты ике ай буена бадминтон турнирын үткәрүне үз өстенә алды. Бу турнирны интернациональ дәрәҗәдә үтте дип әйтергә була, чөнки анда уку йортында белем алучы индус, вьетнам, казах, кытай яшьләре дә катншаты. Хуҗалар беренче урынны яулады. Икенчедә – Башкорт дәүләт университеты, өченчедә – медицина университеты. Башкорт дәүләт медицина университетында өстәл теннисы ярышлары үткәрелде. Монда да команда беренчелегендә хуҗалар җиңеп чыкты. Дартс буенча ярышларда 300 дән артык студент катнашты. Команда беренчелеге аграр университетта. Шашка буенча ярышларда катнашырга теләк белдерүчеләр күп булу сәбәпле, үз уку йортларында җиңү яулаучылар гына финал уеннарына үткәрелде. Бу спорт төрендә беренчелек аграр университет командасында.