Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Республикабызда сәламәт яшәү рәвешен, спорт белән дуслыкны пропагандалаучы, шушы юнәлештә күркәм чаралар үткәрүгә көч салучы билгеле шәхесләрнең булуы сөендерә. Шуларның берсе – Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов. Яраткан җырчыбыз, сәнгать кешесе булса да, менә унынчы ел инде футбол яратучы үсмерләр арасында мини-турнирлар оештыра. Әлегә кадәр, 9 ел дәвамында, футбол ярышлары җырчының туган авылы Миякә районының Олы Кәркәле авылында үтте. Ә быел 23 сентябрьдә командалар 10нчы турнирга Стәрлетамак шәһәренең “Содовик” стадионына җыелды. Үсмер футболчылар, оештыручылар, җирле халык өчен зур бәйрәм булды бу!

Елдагыча Айдар Галимов призларына үткәрелүче футбол турниры иганәчеләр ярдәменнән башка үтмәде. Алар арасында иң мәртәбәлесе – Илгиз Кадыйр улы Шәрипов җитәкләгән “Кызыл пролетарий” акционерлар оешмасы. “РИКОМ” компанияләр төркеме, “Электроника”, “Планета” кибетләре челтәре, “Рощинский” совхозы, “Автомастер” үзәге дә чараны ярдәмсез калдырмаган. Иганәчеләрнең бу чарада теләп катнашуының, ярдәм кулы сузуының матур сәбәбе бар – ул да булса спортка, футболга мәхәббәт, сәламәт яшәү рәвешен пропагандаларга омтылу.
Башка еллардагы турнирлардан аермалы буларак, быелгысы бигрәк тә үзенчәлекле булды, чөнки чарага кайчандыр күпләрнең кумиры булган оста футболчы, халыкара класслы футболчы, атказанган спорт мастеры Вәгыйзь Һидиятуллин да чакырылган иде. Без телеэкраннардан гына күреп белгән популяр футболчы бу чарага килүенә үзе дә бик шат иде. Ул үсмер футболчылар белән нидер турында сөйләште, киңәшләрен бирде, йөзеннән елмаю китмәде.
Быелгы футбол ярышларында республиканың Стәрлетамак, Стәрлебаш, Благовар, Бакалы, Авыргазы, Миякә, Бишбүләк, Әлшәй, Гафури районнары һәм Стәрлетамак шәһәре командалары катнашты. Әллә көннең кояшлы, җылы булуыннанмы, әллә ярыш чәме үзен сиздердеме – уенчыларның кәефе яхшы булуы күренеп торды. Турнир башланыр алдыннан үсмер футболчылар “разминка” эшләп алдылар, тәннәрен яздылар. Ямь өстенә ямь өстәп, дәртле музыка уйнап торды. Шунда ук сусыннарын басарга, тамак ялгап алырга теләүчеләр өчен тәм-томнар тезелгән палаткалар урнаштырылды. Бер сүз белән әйткәндә, турнир үтәсе стадион алды берникадәр дәрәҗәдә сабантуйны да хәтерләтеп куйды.
– Футбол турнирын унынчы мәртәбә үткәргәч, аны зуррак, масштаблырак итеп үткәрәсе килде. Шуңа күрә быел командалар санын да унга җиткердек, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты Айдар Галимов. – Башка елларда сигезәр команда уйный иде. Географияне дә киңәйтергә тырыштык. Иң ерактан килүчеләр – бакалылылар. Оешканлык ягыннан да быелгы юбилей турниры күпкә яхшырак. Стәрлетамак җитәкчелеге ягыннан ныклы игътибар булуы сизелеп тора. Партнерларга, башка елларда да безнең белән бергә булган иганәчеләргә, ел саен әлеге чараны яктырткан БСТ, ТНВ каналларына, “Өмет” гәзитенә рәхмәтлемен, һәрвакыттагыча ярдәм кулын суздылар. Әлегә кадәр 9 ел дәвамында футбол ярышларын туган ягым Миякә районының Олы Кәркәле авылында үткәрдек. Шушы еллар эчендә таяныч һәм ярдәм күрсәткән авылдашларыма рәхмәт. Минем бүгенге турнирның матур үтәчәгенә шигем юк. Легендар футболчы, Русия футболчылары һәм тренерлары профсоюзы президенты Вәгыйзь Һидиятуллин-
ның бүгенге чарага килүе – үзе зур вакыйга бит. Быелгы турнир тагын бер үзенчәлекле ягы белән истә калачак – бүген башкорт эстрада йолдызлары белән ветеран футболчылар уйнаячак. Үзем дә, Вәгыйзь Һидиятуллин да футбол кырына чыгачакбыз. Соңыннан матур концерт куярга планыбыз бар.
Мини-футбол буенча унынчы турнир Башкортстан һәм Русия әләмнәрен күтәрү, җыр-биюләр, курай моңнары белән ачылды. Һәм менә ярышлар башланды! Командалар һәрберсе үзенә генә хас киемнән. Футбол кыры икегә бүленеп, һәр ике якта да ярышлар кызганнан-кызды. Беренчеләрдән булып мәйданга Стәрлетамак һәм Гафури, Стәрлебаш һәм Әлшәй командалары чыкты. Аларны Благовардан һәм Бакалыдан килгән командалар алыштырды.
Уеннарнарның беренче этабын-
нан соң ук Гафури, Миякә, Стәрлетамак районы команда-
ларының көчле булуы күренде.
Трибуналар да тынып тормады. Аеруча Миякә районыннан килгән җанатарлар актив булды. Тугыз ел дәвамында Миякә җирендә футбол турниры үткәреп, тәҗрибә туплаган миякәлеләр шәһәр стадионында да үзләрен ышанычлы тотты – командалары өчен җан атып, уенчыларны дәртләндереп тордылар.

Әледән-әле аларның: “Егетләр, булдырасыз! Гол давай! Шәбрәк!” дигәннәре ишетелеп торды. Аларга Стәрлетамак командасы өчен “янып-көеп” утырган фанатлар кушылды. Шул арада тренерлар уенчыларга җиңәргә ярдәм итәчәк киңәшләрен биреп калырга ашыкты. Стадион өстен әледән-әле сыбызгы тавышы яңгыратты...
Батыр ярасыз булмый дигән кебек, уен барышында абынып, егылып, аякларын авырттырган берничә үсмер футболчыны запастагы иптәшләре алыштыра торды.
Өч-дүрт сәгатькә сузылган уеннар көчергәнешле барды. Турнир азагына якынлашты. Стәрлетамак районы командасының иң көчле булуына шик калмады. Алар – беренчеләр.
Икенче урынны һич шикләнмичә Гафури командасы яулаганы ачыкланды.
Ә өченче урында кемнәр? Моны ачыклар өчен стадионга Әлшәй һәм Миякә командалары чыкты. Уен кызу барды. Һәркемнең җиңәсе килә. Ләкин кемдер җиңә, кемдер җиңелергә мәҗбүр. Уен Миякә командасының җиңүе белән тәмамланды. Алар – өченчеләр. Ләкин әлшәйләр дә үзләренең өметле, киләчәктә җиңүләр яуларлык команда булуын исбат иттеләр.
Арыган, талчыккан, әмма ярышлардан канәгать калган командалар бераз ял итеп алу нияте белән трибуналарга юнәлде. Ә ул арада футбол мәйданында башкорт эстрада йолдызлары һәм ветеран футболчылар арасында ярыш башланды. Йолдызлар – кызыл, ветераннар – зәңгәр киемдә.
Ветераннар командасында – капкачы Риф Гайфуллин, Александр Дятлов, Александр Арояев, Роберт Хәсәнов, Виктор Слепов, Риф Вәликәев, Марат Бастамов, Вадим Ибәтуллин, Андрей Криворог, Александр Алексеенко. Команда капитаны – Вәгыйзь Һидиятуллин. Бу егетләрнең һәрберсе яшьлегендә футбол уенына гашыйк булып, ярышларда катнашып, тәҗрибә туплаган уенчылар.
Артистлар командасы да төшеп калганнардан түгел. “БашStar” башкорт йолдызлары командасы составында – актер Антон Болдырев, Сәнгать академиясе студенты Арслан Омырзаков, курайчы Тимур Сафин, артист Илшат Шәйхуллин, җырчы һәм артист Сәгыйдулла Байегет, җырчы Азамат Гафаров, артист Илшат Мөслимов, композитор Айрат Нәбиев, эстрада артисты Вилдан Фәйзуллин, җырчы Айдар Галимов. Команда капитаны – Айдар Гани улы.
Ветеран футболчылар белән йолдызлар арасындагы уен командалар арасындагы ярышларга караганда да кызыграк, дәртлерәк үтте дисәм, һич ялгышмам. Ветераннар уенның беренче минутларында артык актив уйнап, артистларны үпкәләтеп куймыйк дигән кебегрәк уйнадылар. Әмма йолдызлар да сынатырга теләмәде. Без сәхнәдә генә түгел, стадионда да булдырабыз ул дип, үзләрен чын футболчылар итеп хис итеп, ветераннарның капкасына һөҗүм иттеләр. Трибуналар “Айдар – молодец! Сәгыйдулла, гол кайда?” дип дәртләндереп торуларын белделәр. Шулай уйный торгач, Вилдан Фәйзуллин ветераннар капкасына беренче голны кертте. Трибуналар гөр килде. Берникадәр вакыттан соң Вәгыйзь Һидиятуллин да гол белән җавап бирде. Уен дәвам итте. Бу очрашу 2:2 исәбе белән тәмамланды.
Иң дулкынландыргыч, җиңүче командаларны тантаналы бүләкләү минутлары җитте. 1, 2, 3 урыннарны яулаган Стәрлетамак, Гафури һәм Миякә районы командаларына истәлекле бүләкләр тапшырылды. “Иң яхшы капкачы”, “Иң яхшы бомбардир” һәм “Иң яхшы уенчы” дип табылган уенчыларга аерым бүләкләр бирелде. Без исә редакциябез бүләген җитезлеге белән күңелебезне яулаган үсмер уенчы – Әлшәй командасы капкачысы Марсель Луньковка тапшырдык.
Килгән кунаклар, оештыручылар, иганәчеләр, тренерлар – һәрберсе шушы дулкынландыргыч минутларда күңелендә булган рәхмәт сүзләрен, хис-тойгыларын, кичерешләрен әйтеп калырга ашыкты. “Турнир оештыруда күрсәткән ярдәм, игътибарыгыз өчен рәхмәт, Стәрлетамак!” диде Айдар Галимов та.

 

Истәлеккә фотога...

 

 

Айдар Галимов һәм Әлшәй футболчысы Марсель Луньков.

 

 

Вәгыйзь Һидиятуллин – турнирның иң мәртәбәле кунагы.

 

 

“БашStar” егетләре – Азамат Гафаров һәм Сәгыйдулла Байегет.

 

 

Хәзер гол кертәбез...

Руфина Таҗиева.
Рөстәм Хәнәфин фотосурәтләре.