Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Олимпия уеннарында Русия хоккей командасын җитәкләгән Олег Знарок үз теләге белән вазифасыннан китте.

Санкт-Петербургның СКА командасы һәм дүрт ел дәвамында Русия җыелма командасының баш тренеры булып эшләгән Олег Знарок психологик һәм физик яктан да аруын белдерде. Русия җыелмасын 5 майда Даниядә башланачак дөнья чемпионатына вакытлыча баш тренер вазифасында Илья Воробьев алып барачак. Олег Знарок аның тренерлар штабында эшләячәк. Илья Воробьев “Металлург” командасының баш тренеры вазифасында ике тапкыр Гагарин кубогы алган кеше. Соңгы елларда ул Олег Знарокның ярдәмчесе булып эшләде. Тәҗрибәле тренер уңышлар китерер дип өметләнәбез.