Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Сезон башында финалга чыгу максаты куелган иде. Белүегезчә, “Салават Юлаев” хоккей командасының конференция финалына чыга алмавы клуб җитәкчелегендәге үзгәрешләргә китерде. 4 апрельдә баш тренер Эркка Вестерлунд вазифасыннан бушатылды. Аның урынына вакытлыча Николай Цулыгин куелган иде. Инде 11 апрель көнне аны баш тренер итеп билгеләделәр. Килешү әлегә бер елга төзелгән. Аңа киләсе сезонга тренерлар штабы төзү һәм уенчылар туплау эше йөкләтелде. Бүгенгесе көндә биш уенчы команданы ташлап китте. Тренерлар штабына элек безнең командада уйнаган, бүгенгесе көндә “Автомобилист” командасы тренеры булып эшләүче Николай Заварухинны чакырдылар.

Баш тренер төрле елларда “Ак Барс”, “Северсталь”, “Металлург”, “Нефтехимик”, “Динамо”, “Себер” һәм “Торпедо” командаларында уйнаган, өч сезон океанарты лигасында уйнап кайткан. Төрле клубларда тәҗрибә туплаган 43 яшьлек Николай Цулыгин үзебезнең клубларда тәрбия алып зур спортка чыккан спортчыларга игътибар бирәчәк дип көтелә. Бүгенгесе көндә “Авангард” командасы һөҗүмчесе Дмитрий Кугрышев һәм ЦСКА командасыннан Петр Хохряков белән сөйләшүләр алып барыла. Республика башлыгы Рөстәм Хәмитов Краснодарда үткән икътисад форумы вакытында түбәндәгеләрне белдергән иде.
– Чит илдән чакырылган билгеле тренер өметләрне акламады. Югары квалификацияле, киң билгеле һәм тәҗрибәле тренер уенчыларга чын тәрбияче һәм остаз була алмады. Менталитетның башка булы һәм телне белмәү уңышсызлыкка китерде. Бүгенгесе көндә 40-45 яшьлекләр арасында үзебезнең ил тренерлары зур гына тәҗрибә тупларга өлгерделәр. Элек “Салават Юлаев” командасында уйнган, бүген тренер булып эшләүчеләрне җәлеп итәргә кирәк.
Бүген без Николай Цулыгинга клубны ышанып тапшырабыз. Моңа кадәр баш тренер булып эшләмәгән кешене билгеләп кую бераз шик уята, әлбәттә. Әмма кайчан да булса башларга кирәк. Яңа тренер һәм яңартылган команда Конитиненталь хоккей лигасы лидеры булырга тиеш. Клубны финанслау ягыннан үзгәрешләр көтелми, – диде Рөстәм Хәмитов.
Әйе, бүленгән акчаларны дөрес кулланып, сезон башланганчы көчле спортчылар туплап калырга кирәк. Чит ил спортчыларын чакыру тәҗрибәсеннән күптән китәргә вакыт.