Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Якташыбыз Семен Елистратов “Башкортстан Республикасының күренекле спортчысы” дигән мәртәбәле билге белән бүләкләнде. Аның шәхси тренеры Андрей Максимовка “Башкортстанның иң яхшы тренеры” дигән дәрәҗәле исем бирелде.

Семен Сочи шәһәрендә үткәрелгән Олимпия уеннарында команда беренчелегендә алтын медаль яулаган иде. Анардан соң ул Европа һәм дөнья чемпионы булуга иреште. Быел Көньяк Кореядагы уеннарда шәхси беренчелектә бронза медаль яулады. Уеннардан соң Канадада уздырылган дөнья чемпионатында 3 бронза медаль алуга иреште. Күптән түгел тәмамланган Русия беренчелегендә 2 алтын һәм 1 көмеш медаль алып, әлеге вакытта шорт-трек буенча илнең иң көчле спортчысы икәнен раслады. Уфада уздырылган очрашулар вакытында 28 яшьлек Семен әлегә спортны ташларга җыенмавы турында белдерде.
– Көньяк Кореядагы уеннарда зур уңышка ирешә алмадым. Шулай да мин киләсе, Кытайда үтәчәк уеннарда катнашырга уйлыйм. Анда зуррак уңышка ирешермен дип, алдан фараз кылмыйм, чөнки дүрт ел вакыт бар әле. Әмма кул кушырып утырырга җыенмыйм, көндәлек авыр хезмәт, күнекмәләр генә җиңү алып киләсен беләм, диде якташыбыз. Көярмәннәр өчен бу бик яхшы хәбәр дип уйлыйм.