Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Русия хоккей федерациясе президенты итеп тагын дүрт елга легендар капкачы Владислав Третьяк сайланды.

Сайлаулар уңаеннан үткәрелгән конференциядә барлык делегатлар аның өчен тавыш бирделәр.

Өч тапкыр Олимпия, ун тапкыр дөнья чемпионы Третьяк хоккей федерациясен дүртенче тапкыр җитәкләячәк. Ул җитәкчелек иткән чорда Русия җыелма командасы 2008, 2007, 2012, 2014 елларда дөнья чемпионы дәрәҗәсенә күтәрелде. Ә 2010, 2015 елларда көмеш һәм 2007, 2016, 2017 елларда бронза медаль, Көньяк Кореяда уздырылган Олимпия уеннарында алтын медаль яулады.