Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Кыргызстанның Чулпан-Ата шәһәре янында 2 - 8 сентябрьдә узган Бөтендөнья күчмә халыклары уеннарында Башкортстан спортчылары да катнаша

Әлеге зур бәйгеләрдә катнашыр өчен 66 илдән 1,5 мең спортчы җыелды. Шулар арасында Русиянең
11 төбәгенннән дә иң көчлеләр катнаша. Безнең республикадан 36 спортчы Русия җыелмасына сайлап алынды. Алар милли спортның 11 төре буенча көч сынаша. “Акбузат” ипподромында шушы дөньякүләм уеннарга сайлап алу ярышлары үтте. Халкыбыз бу спорт һәм мәдәни чараны карарга зур кызыксыну белән җыелган иде.

Елдан-ел әлеге дөньякүләм чара хакында күбрәк мәгълүмат ала барабыз. Быелгы елда да Кыргыз-станга уеннарны яктырту өчен
58 илдән 1 меңнән артык хәбәрче килгән. Аларның телевизион тап-шыруларын алдагы көннәрдә күрә алырбыз. Әлегә тарихка тукталып китик.
2012 елда төрки телле халыклар саммитында Казахстан, Әзербай-җан, Төркия һәм Кыргызстан президентлары “Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары” оештыру буенча декларация кабул иткән иделәр. Уеннарны оештыруның максаты:
– Күчмә халыкларның мәдә-ниятен, милли спорт уеннарын тергезү һәм арытаба үстерү,
– Күчмә халыкларның милли спорт уеннарын халыкара дәрә-җәгә күтәрү.
– Этноспортны тергезү һәм үстерү өстендә эшләүче оешма-ларга ярдәм күрсәтү.
Декларация кабул ителеп ике ел үтүгә, 2014 елның 3 – 14 сентя-брендә Кыргызстанның Иссык-Күл буенда I Бөтендөнья күчмә халык-лар уеннары уздырылды. Беренче уеннарда ук 19 илдән: Әзербайҗан, Австрия, Әфганстан, Белоруссия, Бразилия, Германия, Казахстан, Кыргызстан, Литва, Монголия, Русия, АКШ, Таҗикстан, Төрек-мәнстан, Төркия, Үзбәкстан, Франция, Швеция, Көньяк Корея җыелма командалар көч сынашты. Беренче уеннарда барлыгы 583 спортчы катнашты. Алар милли спортның 9 төре буенча алышты. Беренче уеннарга, Русия җыел-масына, Башкортстанның 7 спорт-чысы сайлап алынды. “Кыргыз көрәш” бәйгеләрендә көч сынашып, якташларыбыз Илфак Ибатуллин – көмеш, Фәрит Морсалов бронза медаль яулап кайттылар. Уеннар дөньяның 40 иленә күрсәтелде һәм бу отышлы булды дип әйтергә кирәк. Икенче уеннарга инде 53 ил үзенең командаларын җибәргән иде. Бу чарада алар спортның
26 төре буенча алышты. Барлыгы 387 комплект медаль өләшенде. Беренче уеннардагы кебек үк Кыргызстан 79 медаль: 25 алтын,
25 көмеш һәм 29 бронза алып җиңеп чыкты. Икенче урында – Төрекмәнстан командасы. Алар
24 медаль: 15 алтын, 3 көмеш,
6 бронза медаль яулады. Өченче баскычка Русия җыелма командасы күтәрелде. Безнекеләр 40:
14 алтын, 10 көмеш, 16 бронза медаль алып кайттылар.
Башкортстан егет һәм кызлары 10 медаль алып Русия җыелма командасына зур ярдәм күрсәтте. Гомумән алганда, Башкортстан җыелмасы 53 команда арасында 9 нчы урынны яулады. Спортчы-ларыбыз спортның 7 төрендә үзенең көчен сынап карады. Аерып әйткәндә “Алыш”, билбау көрәше, “Кыргыз көрәше”, ”Казахча көрәш”, Төрекмән милли көрәше “Гүләш”, Төрек милли көрәше “Абу гүрәш” һәм ат чабышы “Көк бөрү”. Бу гади ат чабышыннан аермалы буларак, җайдакларның ат өстендә бер-берсеннән сарык түшкәсен тартып алып зур казанга салуы. Кайсы спортчы казанга күбрәк сарык ташлый, шул җиңүче дип табыла. Башкортстан спортчылары казах көрәше, билбау көрәше һәм традицион ук белән атуда яхшы күрсәткечләргә иреште. Бу уен-нарда да шул ук спорт төрләрендә уңышларга ирешергә мөмкин.
III Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарын ачу тантанасына Кыргызстан президенты Соорон-бай Җээнбәков, Казахстан президенты Нурсолтан Назарбаев, Төркия президенты Рәдҗәп Эрдагон, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Венгрия премьер-министры Виктор Орбан һәм башка илләрнең дәрәҗәле җитәкчеләре килгән иде. Кыр-гызстан җитәкчесе килгән спортчыларны һәм кунакларны сәламләп :
– Без кызу рәвештә технологияләр үсешкән заманда яшибез. Техник яктан алга китү, заманча технологияләр үсешү белән беррәттән үзебезнең милли тамырларыбыздан, мәдәниятебез-дән, гореф-гадәтләребездән, таби-гатьтән ераклаша барабыз. Күчмә халыклар бәйгеләре, милли һәм мәдәни яктан бергәләп аралашу үзебезнең башлангычыбыздан аерылмаска, тамырларыбызны онытмаска ярдәм итәр дип уйлыйм, дип белдерде.
Бу уеннарның иң зур яңалыгы – “Күчмә халыклар балалар уен-нары” да үткәрү. Бөтендөнья балалар уеннары секретариаты җитәкчесе Айҗан Әбдәсева балаларны котлады:
– Балаларның үз мәдәниятен, тарихын, гореф-гадәтләрен, йола-ларын белүе бик мөһим. Күчмә халыклар бәйгесендә балаларны да катнаштыру нәкъ шуңа булышлык итәр. Халык уеннары, бәйгеләре, йолалары – иң зур мирасыбыз. Өлкәннәрне күреп алар да үз милли тамырларына якынлашыр. Чөнки бу уеннар гаять бай, социаль тәҗрибә булып та тора”.
Әйе, чынлап та, яшьләребез гореф-гадәтләребез, милли йолала-рыбызны, милли бәйрәмнәребезне күреп үссә, тамырларыбыздан, булмышыбыздан аерылмас. Ә бу чарада алар өлкәннәрне күзәтеп кенә калмый, үзләре дә бәйгеләрдә катнаша. Мәсәлән, балалар уеннары вакытында күчмә халыклар балалары уйнап үскән
25 төр милли уен күрсәтеләчәк. Әлеге балалар уеннары берләшкән милләтләр оешмасының Балалар фонды ярдәмендә оештырылды. Бу дәрәҗәле оешма канаты астында уеннар алдагы көндә дә оештырылыр дигән ышаныч бар. Аннары, бу уеннарны дөньяның 100 гә якын билгеле телеком-паниясенең күрсәтүе дә зур әһәмияткә ия. Милли балалар уеннарын зәңгәр экраннар аша күрсәтү бүгенге, замана ата-аналарына да үз балаларын тәрбияләгәндә бәяләп беткесез бай чыганак һәм күрсәтмә әсбап булыр дип уйлыйм. Башкортстан спортчысы Гөлгенә Баймурзина
5 сентябрь дә “Бөркет белән ау” бәйгесендә көмеш медаль яулады.

 

Гөлгенә Баймурзина көмеш медаль иясе.

 

 

Уеннарда балалар да катнашты.

 

Рәдиф ФӘТХИ.