Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

 

Әминә сату әйберләрен кояш нурларыннан мөмкин кадәр яшерергә тырышкан әби-чәбиләр рәтенә килеп керде. “Тәмләп кара инде” борынны кытыклаган төрле җиләк-җимеш, яшелчә хуш исләре арасыннан дип эчтән кимергән бер халәт тозлы кыяр эзләтте. Аның тарту көче китерде бирегә. Ниһаять, ул кесәсендәге актык акчасын барлап, теләгәнен табып, сатып алды.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

 

 

 

Юныс бай үзенең кәсептәше, ерак Ырынбур далаларында яшәгән, күптән якын дустына әверелгән Аким сәүдәгәрне бикәсе белән икесен парлап кунакка чакырды. Ерак юлдан ял итү, очрашу мәҗлесеннән соң, хуҗа белән йорт-биләмәләрен, алма бакчасын, амбар- ындыр, ат табыннарын карап сәяхәт кылып йөргәндә Акимны, Юныс атлары арасындагы, үтә дә җиңел хәрәкәтчәнлеге, килешле буй-сыны, горур тотышы, киң күкрәклеге белән аерылып торган кара айгырның илаһилыгы сокландырды. “-Менә ул, улымның туена яхшы лаек булырлык, асыл бүләк!”- дип, аңардан карашын алалмый торды. Бирегә ул ат сайларга дип килмәсә дә, мондый асыл атны күргәч, Юныс дусты белән сату-алу турында сөйләшеп карарга кирәклеген хәтеренә салып куйды.

Рейтинг:  5 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активна

Машиналар ике якка да зур тизлектә чабышкан олы юл буеннан берәү атлый. Башы түбән иелгән, чигәләрен ачы күз яшьләре өттерә, башында мең төрле сорау... Кем син, бәндә? Нинди максатлар белән җәяүлеләр сирәк очрый торган бу юлга чыктың? Газиз башларыңа төшкән хәсрәт-кайгыларың бармы әллә? Ишетми мине бу кеше, үз уйларына бирелеп алга атлавын дәвам итә. Машиналарда да, аяк астына эләгеп атларга комачаулаган эре генә ташларда да эше юк аның. Ул бары алга атлый...

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Гөлҗамал әби кызының кабере каршында озак басып торды. Күңеленнән аның белән сөйләште, дога кылды. Җәйге шаян җил әбинең ак яулыгы белән уйнап алды, яшьле күзләрен киптерергә ашыкты. Гөлҗамал әби Сабирасының җилдәй җитез сабый чагын күз алдына китерде. Ап-ак күлмәген киеп, көзге каршында бөтерелә-бөтерелә әйләнгәнен исенә төшерде. Бик еракта, күк томаннар артында калды шул ул бәхетле мизгелләр. Баш очында гына өздереп бер кош сайрап җибәрде.
–Әй, Сабиракаем! Әллә син кошчык булып миңа эндәшәсеңме? Гөлҗамал әби, кулын каш өстенә куеп, карашы белән шул кошчыкны эзләде.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

-

Әнием,ипи ашыйсың киләме?

-Юк,улым,рәхмәт.Нинди зур инде син,кояшым минем.Сәлимә Баязитны күкрәгенә кысып,чәчләреннән сыйпады.Сабыйның дулкынланып маңгаена төшкән чәчләреннән чынлап та кояш исе килә иде.
-Әнием,әби сиңа бирмәскә кушты,качып кына аша яме,-дип хәбәр салды яңа гына теле ачылып килгән сабый.
-Әбиең шаярткандыр,улым,минем ашыйсым килми,бик эчәсем килә.Шушы савыт белән су гына алып кил эле.Үзенә шундый эш йөкләтелгәнгә сөенеп, бәрәңге ызаннары арасыннан Баязит өй ягына элдертте.
-Бигрәк кыздыра инде,соңрак чыгарсың,кызым,әзерәк кереп ял ит,-дип эндәште күрше бакчада тавыклар куып йөрүче Мәрьям апа.Җир эше ансат түгел, ял итә-итә эшләсәң дә таманга туры килә.
Сәлимәнең генә бер дә өйгә керәсе килми шул.Кайнанасыннан бер генә җылы сүз дә ишеткәне юк аның.Ничек кенә яхшы булырга тырышмасын барыбер ярый алмады инде яшь килен.Иренең апасы, Рауза апа исән чагында да бераз җиңелерәк иде әле.Сөйләшер кешесе бар иде.Бигрәк иртә мәрхүмә булды, дип уйлады ул күңеле тулып.Яман күкрәк шеше иртә алып китте аны бу тормыштан.