Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Бер айга сузылган уеннар тәмамланды: футбол буенча яңа дөнья чемпионының исеме билгеле булды. Франция җыелма командасы тарихта икенче тапкыр футбол буенча дөнья чемпионаты җиңүчесе булды. Беренче тапкыр алар 2006 елда чемпион исемен яулаганнар иде. Финалда алар Хорватия җыелма командасы белән очрашты һәм 4:2 исәбе белән җиңде.

 

Русиядә үткән футбол буенча дөнья чемпионаты хәтерләрдә озак сакланачак. Аеруча чит илләрдән килгән җанатарлар чемпионатның беренче көннәрендә үк соклану хисләре белдерә башлады һәм бу уңай тәэссоратлар ай буена дәвам итте. Русиядә үткән дөнья чемпионатын тарихта иң яхшысы дип билгеләделәр.
Әлбәттә, чемпионат көтелмәгән хәлләргә дә бай булды. Башта, дөнья чемпионы Германия, төркемнән чыга алмый, җиңелеп, кайтып китте, аннан Роналду, Жерар Пике, Месси кебек футбол йолдызлары уйнаган Португалия, Испания, Бразилия, Аргентина чемпионаттан төшеп калды.
Бу дөнья чемпионатында 163 гол кертелде, шуның 43 проценты стандарт буенча. Бу 1966 елдан башлап стандарт голлар кертелгән иң югары процент!
Бу мундиальдә шәхси уңышлар да күп булды. Франция җыелма командасының баш тренеры Дидье Дешам тарихта уенчы буларак та, тренер буларак та дөнья чемпионы исемен яулаган өченче кеше. Аңа кадәр мондый нәтиҗәне немец Франц Беккенбауэр һәм бра-зилияле Марио Загалло күрсәткән иде.
19 яшьлек Мбаппе легендар Бразилия уенчысы Пеледан соң финалда гол керткән иң яшь уенчы булып танылды. (Пеле 1958 елда 17 яшендә шведларга гол керткән булган).
Француз Рафаэль Варан бер ел эчендә Лига чемпионы һәм дөнья чемпионы исемен яулаган уенчы булып тарихка кереп калды.
Хорват Марио Манджукич фи-налда үз капкасына да, көндәшнең капкасына да гол кертүче буларак теркәлде.
Гаҗәпләндергән моментлары да булды: әйтик, Япония җыелма командасы Бельгиядән җиңелгәч, уенчылары киенеп-чишенү бүлмә-сен җыештырып, өстәлгә рус телендә “Спасибо” дип язып кайтып киткәннәр. Тәртип яратучы һәм тәрбияле японнар тагын бер тапкыр: “Менә кемнән үрнәк алырга кирәк!” дип күрсәтте.
Биш тапкыр “Алтын туп” иясе булган Португалия уенчысы, Испаниянең “Реал” командасы футболчысы Криштиану Роналду Иран капкасына пенальти кертә алмавы белән истә калды. Комментатор: “Роналду кертәл-мәде дип әйтергә түгел, ә Иран командасының капкачысы Али-резе Бейранванд керттермәде, дип әйтергә кирәк”, – диде.
Минем үзем өчен Иран капкачысы бер ачыш булды. Интернет челтәре шунда ук аның биографиясе белән тулды. Иранның Луристан провинция-сендә күчмә тормыш алып баручылар гаиләсендә туып-үскән егет шулкадәр футбол ярата, әти-әнисеннән качып, туганнарыннан бурычка акча алып Тегеран шәһәренә юллана һәм футболчы булыр өчен бөтен көчен сала. Көндезләрен футбол белән шөгыльләнә, төннәрен автомо-бильләр юа, пицца таратучы булып эшли. Аның яшәргә урыны булмыйча, мигрантлар белән урамда йоклап йөри. Ниһаять, аның белән Тегеранның “Нафт Тегеран” футбол клубы кызыксына башлый һәм өч елга контракт төзи. Ул бик еракка пас бирә алуы белән бөтен дөньяга таныла (72 метр), 2018 елгы дөнья чемпионатына чыгу турнир-ларында 13 уенда уйнап бары тик бер генә гол үткәрә, 12 уеннан “коры” чыга.
Көтелмәгән вакыйга Русия–Хорватия матчыннан соң булган-дыр, мөгаен. Пенальти сериясендә русиялеләрне җиңгән Хорватия командасының уенчысы җиңүдән соң: “Слава Украине!” дип кычкырды. ФИФА аңа кисәтү ясады, уенчы үзе русиялеләрдән гафу үтенде үтенүен, әмма әйткән сүз, аткан ук дигәндәй, аны ишетеп өлгерделәр.
Русия командасы безне сөендерде
Русия җыелма командасы безне бу чемпионатта яхшы уйнавы белән сөендерде. Без мондый уенны күптәннән күргәнебез юк иде. Соңгы тапкыр Русия җыелма командасы 2008 елда Европа чемпионатында бронза медаль яулады. Әлеге дөнья чемпионаты исә Русиядә яңа футбол йолдызларын кабызды: Денис Черышев көндәшләрнең капка-сына – 4, Артем Дзюба 3 гол кертеп, бу дөнья чемпионатының “Иң яхшы голы” исемен яулауга дәгъва итәләр. Һәм, әлбәттә, турнирның героена әверелгән Ру-сия капкачысы Игорь Акинфеев...
Команданың баш тренеры Станислав Черчесов Европа командалары белән бер дәрәҗәдә уйнарлык уенчылар җыя алуы белән хөрмәт казанды. Икенчедән, бөтен дөньяның Русия турындагы фикере үзгәрде. Чемпионатка кадәр безнең илдә урамда террорчылар, аюлар йөри дип уйлаган чит ил җанатарлары кунакчыллыктан башлары әйләнеп кайтып китте. “Безнең илгә чит илләрдән 700 меңнән артык җанатар килде. Русия аларга үзен уңайлы, заманча, киң күңелле булуын күрсәтте. Безгә илчелектән, команда җитәкче-ләреннән рәхмәт сүзләре ишетү бик рәхәт”, – дип үз фикерен белдерде РФ Хөкүмәте вице-премьеры Ольга Голодец.
Русия җыелма командасы үсеше өчен бу турнир бик мөһим булды. Ул үз тарихында иң яхшы уен күрсәтеп кенә калмады, ә бөтен Русияне берләштерде. Бу чем-пионат Русиядә туризмны үстерүгә зур адым булыр дип ышанасы килә. 64 база футбол мәктәпләре карамагына тапшырылачак, малайлар яраткан команда-ларының матчларын карарга килә, тренер белән шөгыльләнә алачак.
Казанда 21 мең өчпочмак ашаганнар
Чемпионат Русиянең 11 шәһә-рендә барды. Шуларның берсе – күрше Татарстан Республика-сының башкаласы Казан шәһәрендә туристлар 11,2 мил-лиард сум акча сарыф иткән!
Татарстан Республикасы дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов әйтүенчә, Казанда хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүче оешмалар узган елның шул чоры белән чагыштырганда 6 тапкыр күбрәк табыш алган. Уртача алганда бер җанатар Татарстан башкаласында көненә 37 мең сум акча тоткан. Чит ил кунаклары хисабына бу көннәрдә кунакханә, хостеллар 81 процентка, матч көннәрендә исә 91,5 процентка тулы булган. Казанга гына сыешмыйча, кунаклар Яшел Үзән, Чаллы, Түбән Кама кебек шәһәрләрдә дә яшәгән.
Казанның Visit Tatarstan бренды белән аккредитацияләнгән кафе-рестораннарында 21 125 өчпочмак ашаганнар, 927 литр сыра эчкәннәр. «Хинкальная» кафе-сында кунаклар 57674 хинкали һәм 5786 хачапури ашаганнар.
Русия җанатарларының уртача чегы бер кешегә 1500 сум тәшкил иткән. Чит ил җанатары уртача 2000 сум калдырган.
Иң ягымлы җанатарлар Колум-биядән килүчеләр, диләр. «Перекрёсток Джаза» ресто-ранында сыйланганнан соң, алар шеф-поварны чакырып, рәхмәт йө-зеннән аңа җыр бүләк иткәннәр.

Эльвира Әсәдуллина әзерләде.