Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Менә өч атна инде илебездә, бар планета халкын берләштереп, төрле милләтләрне калаларда, стадионнарда очраштырып, футбол бәйрәме дәвам итә. Трибуналар гөрли: чит илләрдән килгән йөзәр меңләгән турист, миллионлаган үзебезнең җанатарлар стадионнарда яраткан командаларына көч биреп тамак ерта. Әйе, бу чын бәйрәм! Моның шулай икәнлеген күпләребез телевизор экраннары аша күреп белә. Әмма зәңгәр экраннар гына стадионнардагы, фан-зоналардагы күтәренкелекне, андагы кайнарлыкны күрсәтеп бетерә алмый. Илебез тарихында беренче тапкыр узучы футбол мундиале уеннары 11 шәһәрдә бара. Шуларның берсенә генә булса да барып, бу күңелле мәхшәрне ничек күреп калырга икән дигән уй мин фәкыйрегезгә һич тынгы бирмәде – иң якыны булган Казан каласына барып күрдем андагы хәлләрне.

Чемпионат тарихында аны ике тапкыр үзендә уздырган илләр саны дүртәү генә – Мексика (1970, 1986), Франция (1938, 1998) Бразилия (1950, 2014) Германия (1974, 2006).

Спорт белән кызыксынучылар белә: футбол чемпионаты 1930 елдан бирле үткәрелә. 4 ел саен. Аны уздыру өчен илләр чират тора, бу чират берничә ел алдан төзелә. Әйтүемчә, бездә ул беренче тапкыр уза. Ярышларны уздыру хокукын илебез бик зур тырышлык белән яулап алды. Күп илләр арасында барган сайлап алу турлары аша үтте. Без дә башкалардан ким түгел, менә дигән стадионнарыбыз, яхшы кунакханәләребез бар, башка төр инфраструктураларыбыз җайга салынган дип кат-кат дәлилләп яуладык җиңүне.
Хуш... Казанга бардык дидем бит әле... Уеннарның инде яртысы узгач, иң көчле дип саналган кайбер командалар җиңелеп “очкач”, футбол “Алласы” Роналдо да көткән өметләрне сындыргач, ичмасам, Лионель Месси дигән “легенда”ны якыннанрак күрик дип, Аргентина-Франция алышын карарга юлландык. Ләкин андый легенда-ларны якыннан, стадионнан күрү өчен бер ел алдан уянасы, билетларны алдан аласы булган икән шул. Билетлар дигәннән. Аларны сатуга былтыр көз чыгардылар. Хаклары – төркем турнирларына иң арзаны – 1280 сум, чит илләрдән килүчеләр кыйммәтрәк түли – 105 доллар. Чемпионат ачылган көнне иң кыйммәт билетлар 33 меңнән сатылган, шулай ук финал уеннарына иң кыйммәт билетлар да сатылып беткән. Алары – 66 мең сумнан.
Өч көнлек сәфәребезне туроператор аша хәл иттек. Алары исә, чемпионат дип, хакларын чамасыз арттырганнар, Казанның үзендә дә кунак-ханәләр, такси хезмәте бу чорда халыктан акча каеруга җайлашып беткән булды. Ничек булса – булды, барысын уңай хәл итеп, киттек Казанга туп-туры карап.
Казанда ниләр күрдек
– Шәһәргә керер алдыннан полиция тарафыннан паспорт тикшерүе уздык.
– Очраклы гына Франция футбол командасының Казанга килеп төшүенә тап булдык. Аларның кайсы сәгатьтә килеп җитүен белеп, көтеп торган төркем булган. Шул төркемгә кушылып, фото-видео язмалар ясадык, уенчы-ларны сәламләп кычкырыштык.


Русия белән бер төркемдә уйнадылар – Сәгуд Гарәбстаны, Мисыр, Уругвай. Русия 5:0 белән Сәгуд Гарәбстанын, 3:1 итеп Мисырларны җиңеп, 6 очко отты һәм 0:3 итеп Уругвайга оттырды. Испанияне пенальти буенча 3:4 исәбенә җиңделәр.


– Үзәк урамнарда – Кремль тирәсендә, Бауман җәяүлеләр зонасында чит ил туристлары-ның чуты-чамасы юк. Кемнәр генә юк монда – иң күбе аргентиннар дип белдек, аннан кала мекси-каннар, япон, кореялылар һәм башкалар, һәм башкалар... Һәркем үз командасы атрибутикасында, милли чуар-чуар киемнәрендә.
– Җанатарлар Казанга төркем-нәре, гаиләләре, туганнары белән килгән. Өлкән яшьтәге абзый-апалар күп. Ерак кыйтгалардан килгән, шорты-майкалардан гына рәхәт чигеп йөргән шушы пенсионерларны күреп, үзебезне-келәр өчен йөрәк сыкрап куйды.
– Үзара искиткеч дустанә мөнәсәбәт таң калдырды. Урамда төркемнәр бер-берсен елмаеп сәламли, килеп кочаклашып фотога төшә, җырлый-бии... Иң кызыгы шул булды – кара-кара африканнар да татар түбәтәйләре киеп йөрде.
– Уен башланырга 3 сәгать калгач билет алып булмасмы дигән өмет белән стадионга бардык. Тик кая инде ул! Көчле командалар – Аргентина белән Франция уйныйсы булгач, 1 генә артык билет та юклыгы, тулы аншлаг икәнлеге ачыкланды. Аның каравы стадион янындагы чын тамашада катнаштык.
– Футболны фан-зонада карадык. Андагы эмоцияләрнең кайнарлыгы стадиондагыдан ким булмады. Уенны карарга Марадона үзе килгән иде! Тик Месси абзыебыз гына көткән ышанычыбызны акламады, йөгерергә дә, уйнарга да атлыгып тормады. Шулай итеп без җан аткан команда француз-лардан җиңелде һәм өенә кайтып китте.
– Күңелебез белән Казаннан аерыласы килмәсә дә, без дә Уфабызга карап юл алдык.
Өч көн дәвамында алган тәэссоратларны, әлбәттә, бер язмага берничек тә сыйдырып булмый. Ләкин бу бәхетле кичерешләр хәтердә озак сакланачак әле.


Футбол чемпионатының төркем турнирларына (28 июньгә) 2 млн. 178 мең кеше килгән иде. ФИФА 2,6 млн. билет сатылганын әйтте.


Шуны өстәп әйтим, бар дөньяга билгеле тагын бер футбол “легенда”сы мексикалы Чичарита да, Бразилия командасыннан җиңелеп, иленә кайтып китте. Җанатарларның әле тагын бер кумиры – 26 яшьлек Неймар торып калды. Ул нәрсә күрсәтер? Финалга кемнәр чыгар да, кайсы ил чемпион дәрәҗәсен яулар? Карыйбыз, җан атабыз, нәтиҗәләр көтәбез!
Чемпионат көндәлеге:
Чемпионатка барлыгы 32 милли команда килгән иде. Алар 8 төр-кемгә бүленеп уйнады. Төркемнәр-нең этап уеннарыннан соң 16 команда торып калды. 1/8 этабында тагын 8 команда – Португалия, Аргентина, Мексика, Япония, Испания, Дания, Швейцария һәм Колумбия төшеп калды. Чемпион-лык өчен көрәшне Уругвай, Франция, Бразилия, Бельгия, Швеция, Англия, Русия команда-лары дәвам итә.

Елена Фатыйхова.