Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Русия Дәүләт Думасы сайтында Русия президенты булып рәттән өч мәртәбә сайлану мөмкинлеге турындагы закон проекты барлыкка килде. Документ белешмәсеннән күренүенчә, ул җомга кертелгән һәм Дума рәисенә җибәрелгән.

Закон проектын Чечня парламенты керткән.

Документның аңлатмасында "илнең әлеге үсеш этабында дәүләт башлыгы вазифасында торуны рәттән өч срокка кадәр озайту кирәклеге туды" диелә. Чечня депутатлары әлеге тәкъдимне илнең социаль-сәяси тотрыклылыкка ирешүе һәм аны сакларга кирәклеге белән аңлата.

"Әлеге төзәтмә дәүләтнең демократик нигезләренә зыян китерми һәм халыкның Русия киләчәген үзенә сайларга мөмкинлек бирә", диелә аңлатмада.