Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Соңгы арада Данир Сабиров сәер баш киемендә төшкән фотолары белән тамашачыларны бераз борчуга салды.

 Хикмәт нәрсәдә икән?! Данирның үзеннән сорыйк әле.

 - Башка кигән әйбер - ул бинт. Отопластика эшләттем. Ягъни, колакларны матурлар өчен пластик операция. Матур итеп прическа ясатып куйсам, сул як колагым ямьсез булып күренеп тора иде. Шул күңелне кырды. Бер колакка гына ясатыйм дип барган идем, табиб икесенә дә эшләргә диде. Урынлы наркоз белән эшләделәр, бер авырту да сизмәдем. Колаклар әлегә төзәлеп бетмәде, әмма нәтиҗә ошый: колаклар тырпаеп тормый хәзер. Артык кыйммәт операция димәс идем. Нишләтәсең, матурлык шулай инде, корбаннар таләп итә (көлә).

Зоя Солошина.

(“Шәһри Казан”).