Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Иракның Басра провинциясендә сыйфатсыз су эчеп 111 мең кеше агуланган. Каза күрчүеләр арасында Евросоюзның Ирактагы илчесе Рамон Блекуа да бар.

         Бу провинциядә август башыннан су җитмәү һәм электр энергиясенең даими өзелеп торуы аркасында җәфа чигәләр.Түземлеге шартлап өзелгән халык, үзә алмыйча, протест акциясенә чыккан, ул исә чуалышларга китергән. 10 кеше һәлак булган, сәяси партияләрнең офислары, дәүләт телевиденисе һәм радиосының штаб-квартирасы, шыгый хәрбиләренең филиаллары яндырыла.

         Былтыр июльдә исә Кале шәһәрендә полиция хезмәткәрләрен  мигрантлар өчен тәгаенләнгән суны агулауда шикләнәләр.  Чыганаклар язуынча, тәртип сакчылары су канистрларына яшь агызучы баллоннарда файдаланучы агулы матдәләр куша.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

 

Венгриядә йортсыз-җирсезләргә урамда йокларга тыелган закон үз көченә кергән. Хәзер анда урамда йоклау җинаять булып санала. Дәүләт бу закон тораксыз кешеләрне тиешле яшәү шартлары белән тәэмин итүгә юнәлтелгән дип аңлатырга тырыша. Хөкүмәт йортсызларга ярдәм итү йөзеннән акча бүлүләрен белдерә: быел ул сумма 32 миллион доллардан артык тәшкил иткән.

         Яңа законны хокук сакчылары кискен тәнкыйтьләп чыккан.  Алар яңа норманы кешелексез, халыкның бу катламын куркытып тотуга юнәлтелгән дип саный. Бәяләмәләргә караганда, Венгриядә бүген ким дигәндә 20 мең сукбай санала. Дәүләт приютларында урыннар җитми: аларның һәрберсе нибары 11 кешене генә сыйдыра ала икән.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Кытайның көньяк-көнчыгышында урнашкан Чжанъе Данься дип исемләнгән уникаль төсле кыялар  туристларны үзенә көннән-көн җәлеп итә.

2009 елда Chinese National Geography  журналы бу кыяларны Кытайның 6 иң гүзәл ландшафтлы урыннары исемлегенә керткән.

Күзне камаштырырлык бу табигый гүзәллек Чжанъе шәһәреннән 30 км ераклыкта урнашкан.

Геология феномены Чжанъе Данься комлыклар һәм башка казылмалар катламы нәтиҗәсендә 24 миллион ел дәвамында формалашкан. Үзе катламлы тортны хәтерләтә.

Тектоник плитәләрнең хәрәкәт итүе, эрозия сәбәпле  һәм вакыт үтү аркасында  урындагы ландшафт  төрле формага, төскә, зурлыкка ия була – баганалар, башнялар, таулар, калкулыклар, чокырлар - монда бихисап. Ал, сары, алтынсу, зәңгәр һәм яшел төсләргә бу кыяларны әйтерсең рәссам буяган!

2010 елда  Чжанъе Данься төсле кыялары ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлеген кертелә,  ә 2011 елда Чжанъе Данься милли геопарк статусын ала.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

 

Төрекмәнстанның Дашогуз өлкәсенең авыл хуҗалыгы тармагы уку йортларына һәм оешмалары хезмәткәрләренә тимер-томыр җыярга кушканнар. Аларның һәркайсы 200 килограмм тимер-томыр җыеп, дәүләт металлургия заводына тапшырырга тиеш.

        Хәзер исә анда укытучылар дәресләрдән буш вакытларын тимер-томыр эзләп, җыеп үткәрәләр икән. Аларның кайберләре бу эшкә укучыларны да җәлеп итә башлаган.

        Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр үзләренә салынган планны үтәү өчен искергән, әмма эшкә яраклы булган авыл хуҗалыгы техникаларын сүтә башлаган.

        Ә 1 сентябрьдә Төрекмәнстан халкының 2019 елның 1 гыйнварыннан электр энергиясе, газ, эчәргә яраклы су һәм тозны бушка алудан мәхрүм ителәчәге турында хәбәр ителгән иде. Ил президенты Гурбангулы Бердымөхәммәтов кул куйган карарда бу адымга баруның Төрекмәнстан икътисадында ирекле базар мөнәсәбәтләрен дәвам итү һәм шулай ук электр энергиясе, газ, торак-коммуналь хезмәтләр бәяләрен тәртипкә китерү өчен кирәклеге турында әйтелә.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

 

Ислам рухание Маулан Сәми ул Хак, ул “Талибан” (аның эшчәнлеге Русиядә катгый тыелган) террор хәрәкәтен оештыручы буларак билгеле, Кытайны Әфганстандагы сугышны тәмамлау буенча сөйләшүләрдә катнашырга чакырган.

         Ул Хак белдерүенчә, илдә 17 елга сузылган конфликтны көйләүдә Кытай катнашса, бик шат булырлар иде. Ә Кытай, үз чиратында, Әфганстандагы хәлләр өчен бик озак еллар борчылуын белдерә.Чөнки Кытайның көнбатышында урнашкан Синьцзян-Уйгыр автоном районы Әфганстан белән чиктәш. Әфганстан һәм Пакистанда Көнбатыш Төркестан Ислам хәрәкәте базалары урнашкан, алар Кытай уйгырларының Пекиннан бәйсезлеге өчен көрәш алып бара.