Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

14 июньдә илебездә футбол буенча дөнья чемпионаты ачыла. Беренче көнне үк Русия җыелма командасы Согуд Гарәбстаны командасы белән очрашачак

Безнең команда жирәбә буенча А төркеменә эләкте. Барлыгы 8 төркемдә дүртәр команда очраша. Русия җыелма командасы Согуд Гарәбстаныннан башка Мисыр һәм Уругвай командалары белән көч сынашачак. Төркемдә беренче ике урынны алган командалар плей-офф уеннарына чыга. Димәк, төркем уеннарыннан соң 32 команданың 16 сы чемпионаттан кайтып китә. Русия җыелмасы бүген дөнья командалары рейтингында бары 66 урынны били. Бездән башка дөньяның иң көчле 31 командасы җыелган чемпионатта егетләребез ничек чыгыш ясар?

Чемпионат алдыннан уйналган “иптәшләрчә” очрашулар бер дә ышаныч өстәми. Шулай да без өметләнәбез, үзебезнең илдә уйнау уңай тәэсир итәр дип уйлыйбыз.
Дөнья чемпионатына баш тренер Станислав Черчесов түбәндәге спортчыларны сайлап алды:
Капкачылар –Игорь Акинфеев (ЦСКА-Мәскәү),
Владимир Габулов (“Брюгге” Бельгия),
Андрей Лунев (“Зенит”– Санкт-Петербург)
Сакчылар: Владимир Гранат (“Рубин” Казан),
Сергей Игнашеевич (ЦСКА Мәскәү),
Федор Кудряшов (“Рубин” Казан)
Илья Кутепов (“Спартак” Мәскәү)
Андрей Семенов (“Әхмәт” Грозный)
Игорь Смольников (“Зенит”
Санкт-Петербург)
Марил Фернандс (ЦСКА Мәскәү)
Ярымсакчылар:
Юрий Газинский (Краснодар),
Александр Головин (ЦСКА Мәскәү)
Алан Дзагоев (ЦСКА Мәскәү)
Александр Ерохин (“Зенит” Санкт-Петербург)
Юрий Жирков (“Зенит” Санкт-Петербург)
Роман Зобнин (“Спартак” Мәскәү)
Далер Кузяев (“Зенит”–Санкт-Петербург)
Антон Миранчук (“Локоматив Мәскәү)
Александр Самедов (“Спартак” Мәскәү)
Денис Черышев (“Вильярреал” Испания)
Һөҗүмчеләр: Артем Дзюба (“Арсенал” Тула),
Алексей Миранчук (“Локоматив” Мәскәү)
Федор Смолов (“Краснодар”)
Барлыгы 23 футболчы.
Без уйнаган А төркеменә эләгүчеләргә жирәбә мәрхәмәтле булды дип әйтергә була. Бу төркемдә дөнья күләмендә иң көчлеләрдән саналган ил командалары уйнамый. Мәсәлән, Согуд Гарәбстаны дөнья футбол Федерациясе рейтингында нибары 67нче баскычта тора, Мисыр – 46, ә Уругвай 17 урынны били. Футбол экспертлары безнең команда А төркемендә икенче урынны яулаячак дип фаразлый.
Халыкара футбол федерациясе президенты Джанни Инфантино чемпионат узачак барлык шәһәрләрдә дә әзерлек дәрәҗәсенең югары булуын билгеләп үтте. Чемпионатка әзерлек вакытында 13 миллиард доллар, ягъни 678 миллиард сум акча тотынылган. Моны кризис чорында юкка акча түгү дип әйтүчеләр дә бар. Икенчеләре исә, киресенчә, зур төзелешләр вакытында күпме кешегә эш урыннары булдырылды, яңа спорт сарайлары төзелде, юллар, аэропортлар төзекләндерелде, ди. Киләчәктә бүген салынган 1 сум 2 сум булып кире кайтачак дигән ышаныч бар.
Русиянең 11 шәһәрендә төзелгән яңа спорт биналары киләсе биш елда гына да 140-160 мең кешене эш урыны белән тәэмин итәчәк. Ел саен дәүләт казнасына 60-90 миллиард сум акча керәчәк. Әлеге төбәкләрдә дистә еллар дәвамында төзелеп бетми яткан биналар, җәмәгатьчелек урыннары, транспорт инфраструктурасы төзелде. Алар барсы да, алдагы көндә, шушында яшәгән халыкка хезмәт итәчәк бит. Меңәрләгән чит ил кунакларын кабул итәр өчен яңа кунакханәләр төзелде, булганнары төзекләндерелде. Дәүләт белән беррәттән шәхси эшкуарлар, оешмалар да зур гына акча бүлде. Барлык шушы матурлык һәм яхшы әзерлекнең ямен җибәрүчеләр дә табылырга мөмкин, әлбәттә. Мәсәлән, кунакханәләр буенча шундый күңелсез очраклар теркәлде. Ике-өч ай алдан кунакханәләрдә урыннар алып калырга теләүчеләргә хакларны 5-6 тапкырга арттырганнар. Бу турыда туризм буенча федераль агентлык җитәкчесе Олег Сафонов белдерде.
–Чемпионат үтәсе шәһәрләрдәге 41 кунакханәне, хакларны берничә тапкыр күтәргәннәре өчен, “кара исемлек”кә керттек. Аларның эшчәнлеген бүгенге Монополиягә каршы Федераль хезмәт тикшерә. Хакларны төшерү таләбе үтәлмәсә, лицензияләре тартып алыначак.
Интернет челтәрендә шәхси йортларын, фатирларын чемпионат вакытында арендага биреп тору турында игъланнар да бихисап. Аларда да хакларның бик югары куелганлыгы күзгә чагыла.
Хәвефсезлек чараларына бик зур игътибар бирелә. Футбол буенча дөнья чемпионатының иминлеген тәэмин итү максатында Русиянең 11 шәһәрендә 25 майдан 25 июльгә кадәр гражданнар утлы кораллар чикләүләр кертелде. Шушы вакыт аралыгында чемпионат үтәсе шәһәрләр генә түгел, ә тоташ төбәктә ау мылтыкларын куллану, патроннар сату-алу катгый тыела. Махсус кибетләрдә дә гражданнарга утлы кораллар, патроннар сату вакытлыча туктатып торыла. Утлы коралларны 25 июльгә кадәр тимер шкафка яки сейфка бикләп кую таләбе барлык шәхси корал хуҗаларына җиткерелгән. Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә һәм Росгвардиягә 25 июльгә кадәр кешеләрнең урамга күтәреп чыккан яки машинада алып барган утлы коралларын тартып алу хокукы бирелгән. Хәтта утлы корал белән эш йөртүче сакчылар әзерләү курслары да вакытлыча туктатылды.

Чемпионатка әзерлек вакытында 13 миллиард доллар, ягъни 678 миллиард сум акча тотынылган. 

Татарстан халкына көнләшеп карарга гына калды, Казан Русиянең 11 шәһәре рәтендә Русиядә дөнья чемпионаты матчларын кабул итә. Казанда матчлар “Казан Арена”да узачак. Бу стадион Русиядә 2018 елда футбол буенча FIFA дөнья чемпионатын уздыру өчен махсус төзелгән беренче стадион. Казанда, чемпионат матчларын кабул итәчәк башка шәһәрләрдәге кебек үк, 2018 елның 14 нче июненнән алып 15 июльгә кадәр FIFA җанатарлары фестивале узачак. Аны уздыру урыны итеп “Казан” гаилә үзәге янындагы мәйдан сайланган. Биредә дөнья чемпионатының барлык матчлары да турыдан-туры трансляцияләнәчәк, концертлар оештырылачак, ял зоналары эшләячәк. Иң мөһиме: Казанда дөньяның иң көчле командаларыннан саналган Польша, Колумбия, Франция, Испания җыелмалары көч сынашачак. Менә кайда ул чын бәйрәм. Башкортстан футбол сөючеләренә зәңгәр экраннар аша күзәтергә кала. Бик актив җанатарлар Казаннан тыш, безгә якын урнашкан Самара яки Екатеринбург шәһәренә юлланырга мөмкиннәр. Безнең Уфабыз нигә читтә калды соң бу бәйрәмнән? Әгәр дә шәһәрләрне сайлап алу бүген үткәрелсә, Уфа һичшиксез, бу исемлеккә кергән булыр иде. Русия дөнья чемпионаты хуҗасы буларак, ерак 2010 нчы елның 2 декабрендә үк билгеләнде. Аңа кадәр үк чемпионат үтәчәк шәһәрләр исемлеге җибәрелгән иде. “Уфа” футбол клубының генераль директоры Шамил Газизов бу турыда шуларны белдерде.
– Ул елларда Уфа шәһәре, миллион халкы булган шәһәрләр арасында профессионал футбол клубы булмаган бердәнбер шәһәр иде. Ул елларда Республика җитәкчелеге футболны зур спорт буларак кабул итмәде. Башкортстан өчен хоккей һәрчак беренче планда булды. Аның каравы, хәзер Республикада футболга зур игътибар бирелә башлады һәм уңышлар озак көттермәде, – диде.
– Чынлап та, быел “Уфа” футбол клубының Европа чемпионнары беренчелегендә чыгыш ясау хокукы алуы зур уңыш булып тора. Безнең урамда да бәйрәм булыр әле. Ә әлегә без зур түземсезлек белән тиздән башланачак дөнья чемпионатын көтәбез. Егетләребездән тик җиңүләр өмет итәбез.
Рәдиф Фәтхи.