Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Уфа буйлап эш сәфәрендә республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов Агыйдел аша иске күперне яңарту эшләре белән танышты. Төзүчеләр әйтүенчә, объектта эшләр тәүлек буе бара, аларны июльнең 20сендә тәмамлау күзаллана.

Күперне файдалануга тапшырганнан соң аны тулысынча тикшерергә һәм аның хезмәт итү вакытын арттыруга юнәлтелгән өстәмә эшләрне башкарырга кирәк, дип әйтте Рөстәм Хәмитов. Алар исәбендә – таяну корылмаларын коррозиягә каршы эшкәртү һәм башка эшләр.

-  Кешеләр бу күперне черек, анда җәяү генә йөрергә мөмкин дип күз алдына китерә, - диде Рөстәм Хәмитов. – Юк, аны җиренә җиткереп эшләгәндә, аннан машинада йөрергә була. Гарантия 2 елга түгел, кимендә 3-5 елга булырга тиеш.

Рөстәм Хәмитов сүзләренчә, таяну корылмаларын яңарту белән беррәттән объектны файдалануга тапшыру вакытын сузмас өчен асфальт катламын ремонтлау буенча эшләрне башларга кирәк.

Ул Агыйдел күперен хезмәтләндергән һәм шундый хәлгә юл куйган оешманың эшен тәнкыйтьләде.

-  Моның өчен кем җавап бирә? Ни өчен сез дистәләрчә һәм йөзләрчә мең кешене “бөке”ләрдә торырга мәҗбүр итәсез? Башта күперне шундый хәлгә китердегез, соңыннан батырларча көрәшәсез, - диде Рөстәм Хәмитов. – Эшләрне бер вакытта алып барыгыз. Һәр көн кадерле. Халык күпер ачылуын көтә.