Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Республикада азык-төлек кәрзине янә кыйммәтләнде дип хәбәр итте Башкортстанстат. Сайлап алу мониторингы мәгълүматлары буенча, 7 май хаклары белән чагыштырганда иң күпкә кишер кыйммәтләнгән – 4,7%. Аның килосы уртача 33 сум тора.

Икенче шартлы урында – көнбагыш мае һәм шикәр, атна эчендә бәяләре 2,6 һәм 2,2 процентка арткан, хаклары якынча – 91 һәм 36 сум.

1,5 %ка вермишель, алма күтәрелгән, 1 килограммы 46 һәм 91 сумга туры килә.

0,1-1,4%ка сыер ите, тары ярмасы, чәй, туңдырылган балык, сырлар, он, эремчек, кәбестә һәм макароннар кыйммәтләнде.

Һәм, киресенчә, йомыркага хаклар төште – атна эчендә 6,2%ка. 1 дистә йомырканы уртача 47 сумга сатып алырга мөмкин.

1-1,2%ка пастеризацияләнгән сөт һәм бәрәңге арзанайган, бәяләре уртача – 44 һәм 28 сум.

Дуңгыз, тавык ите, тоз, бодай оныннан пешерелгән ризыклар, сыер мае, каймак һәм карабодай ярмасының хаклары якынча 1%ка кимегән.

Пешкән колбаса, арыш һәм бодай оны кушылган ипигә генә бәяләр бер үзгәрешсез калган – килосы 315 һәм 43 сум тора, дип хәбәр итә статистиклар.

Бар нәрсәгә бәяләр артуы бензинга хаклар артуга бәйледер, аның бәясе ай үсәсен көн үсә бит. Теләсә нәрсәне транспорт чарасы белән каядыр илтергә, барып алырга кирәк.

Бензин дигәннән. Апрельдә бәяләр ике кабат күтәрелгән иде. Майда аңа хаклар бүгенге көнгә өч тапкыр күтәрелеп өлгерде. Ике кабат ягулыкның бар төрләре дә 30шар тиенгә артса, шимбә иртәсендә исә әле күз өйрәнеп тә бетмәгән бәяләр 50 (!) тиенгә артты. Хәлләр болайга китсә, валлаһи велосипедка күчеп утырырга туры килер...