Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Континенталь хоккей лигасының плей-офф уеннары дәвам итә. Көнбатыш һәм Көнчыгыш конференцияләреннән  8әр команда 1 мартта үзара алыша башлады. Беренче әйләнеш бетүгә аның сигезе белән хушлаштык та инде. Иң аптыратканы: узган мизгелдә Гагарин кубогын өченчегә яулаган “Ак Барс” плей-оффның беренче әйләнешендә “Авангард” тан җиңелеп, турнирдан төшеп калды. Казанлыларның җиңелүен  белгечләр  капкачының йомшак уены белән аңлата. Яхшы капкачы – ярты команда, дип юкка гына әйтмиләр шул. “Ак Барс”ның төп капкачысы Эмиль Гарипов авыр травма алып киләсе сезонга кадәр дәваланырга юлланды.

Безнең “Салават Юлаев” командасы алты уенда 4:2 нәтиҗәсе белән Магнитогорскиның “Металлург” командасын җиңде һәм алга атлады. Командабыз Көнчыгыш конференциясе җиңүчесе Екатеринбургның “Автомобилист” командасы белән ярымфиналда очрашачак, уеннар 14 һәм 16 мартта Екатеринбургта уза. 18 мартта зур хоккей Уфага киләчәк.

Рәдиф Фәтхи. 
Фото ачык чыганактан алынды.