Рейтинг:  5 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активна
 

Күптән түгел Уфада бозда мотоциклда узышу буенча Европа чемпионаты үткәрелде. Анда безнең легендар узышчы Николай Красников урынына Иван Чичков чыгыш ясады. Яшь спортчыбыз сынатмады һәм көмеш медаль яулады.

–Мин бар төр чемпионат һәм халыкара бәйгеләрдән киттем. Үзебезнең яшь, сәләтле спортчыларыбызга юлны бирәм, – дип чыгыш ясады 20 тапкыр дөнья чемпионы, бүгенгесе көндә Габдрахман Кадыйров исемендәге спорт үзәге баш тренеры Николай Красников. Әйткәндәй, Николай 2016 һәм 2017 елларда Уфада Европа чемпионатлары чемпионы да. Баш тренер Иван Чичковның мөмкинлекләрен югары бәяли. Кызганычка каршы, Иван соңгы ике сезонда чыгыш ясый алмады. Беренче елны ул травма алу аркасында, икенчесендә –армия сафларында хезмәт итү сәбәпле спорттан читләшеп торды. Шушы көннәрдә генә Киров өлкәсендә Русия чемпионаты тәмамланды. Әлеге бәйгеләрдә дә Иван Чичков көмеш медаль яулауга иреште. Белгечләр Русия беренчелеге Европа чемпионатыннан да киеренкерәк уза дип билгелиләр. Чөнки әлеге спорт төрендә Русия спортчылары дөнья күләмендә иң көчлеләр санала. Шуңа күрә дә төп көрәш безнең ил мотоузышчылары арасында бара. Ике көн барган Русия беренчелегендә 24 очко җыеп Стәрлетамак шәһәре егете, бүген Тольяттиның “Мега-Лада” клубы өчен чыгыш ясаучы Игорь Кононов җиңеп чыкты. Соңгы бәйгеләрнең нәтиҗәләре буенча күренекле якташыбыз Габдрахман Кадыйров исемен йөрткән спорт клубы спортчылары традицияләрне дәвам итә дигән ышанычта калабыз. Республика җитәкчелеге мотоузышчылар шөгыльләнгән “Строитель” стадионын төзекләндерүне якын киләчәк планына кертте. Егетләребезгә дәртләнеп шөгыльләнәсе генә кала.