Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 


Төмән шәһәрендә Идел буе һәм Урал федераль округлары егет-кызлары арасында тимераякта шуу буенча Русия беренчелегенә зона ярышлары узды. 
Турнирның алтын медален бозда бию буенча сәләтен танытып өлгергән кыз – Сәйдә Закирова яулады. Татарстанның Биектау районында туып үскән биюче Сәйдә уналты төбәктән килгән 33 спортчы арасында иң булдыклысы булып чыкты. 
Сәйдә Закировага фигуралы шуу спортында зур өметләр баглыйлар. Ул яшь кенә булса да, төрле турнирларда күп тапкырлар җиңү яулаган инде. 
Алсу Хәбирова.