Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Быел “Ак Барс” командасының Гагарин кубогын нигездә үзебезнең татар егетләре белән яулавы куанычлы хәл

Континенталь хоккей лигасының Х юбилей сезоны финалын һәрберебез дулкынланып көттек. Казан командасы, Мәскәүнең ЦСКА командасын җиңеп, Гагарин кубогын яулады. Зиннәтулла Биләлетдинов җитәкчелегендә команда плей-офф уеннарында “Амур”, “Металлург”, “Трактор” һәм “ЦСКА” командаларын җиңеп чыкты. Шулай итеп, “Ак Барс” 3 тапкыр Гагарин кубогын яулады.

Әйтергә кирәк, әлегә башка командаларның Кубокны 2 тапкырдан артык алганы юк. Татар егете Данис Зариповның әлеге кубокны 5 тапкыр алуын билгеләп үтәргә кирәк. Шулай ук тамырлары татар булган Станислав Галиев, 10 шайба кертеп плей-оффның иң яхшы һөҗүмчесе буларак билгеләнде. “Ак Барс”ка алтын медальләрне һәм Гагарин кубогын тапшырганда Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан командасының легендасына әйләнгән элеккеге капитаны Алексей Морозов катнашты. Казан клубының уңышлары, тәү чиратта, аның баш тренеры Зиннәтулла Хәйдәр улы Биләлетдинов белән бәйле, әлбәттә. Күп еллар дәвамында уенчы буларак та, тренер вазифасында да зур уңышларга ирешкән шәхес белән якыннанрак таныштырып үтәбез. Күпләр, бигрәк тә яшь буын, аның СССР һәм Русия хоккей спорты тарихында нинди эз калдырганын белмидер дә әле.
Зиннәтулла Хәйдәр улы Биләлетдинов
Туган көне 13 март 1955 ел.
Милләте –татар.
Һөнәре –хоккейчы, тренер.
Белеме –Русия физик культура һәм спорт университеты.
Зиннәтулла Хәйдәр улы 1955 елның 13 мартында Мәскәү шәһәрендә туа. Атасы белән анасы Нижгар өлкәсенең Сергач районындагы татар авылы Пецәдән. Зиннәтулла үсмер вакытына кадәр бу авылга кайтып, биредәге яшьләр арасында спорт бәйгеләрендә башлап йөри. Хоккей өлкәсендәге тәүге адымнарын Мәскәүнең “Динамо” командасында ясый. 1973-1988 елларда бу команданың сакчысы була. Зиннәтулла Биләлетдинов –алты тапкыр дөнья чемпионы. 1980 елда үткәрелгән Олимпия уеннарының көмеш призеры, 1981 елда Канада кубогы иясе, 1984 елда үткәрелгән Олимпия уеннары чемпионы, 1985 елгы дөнья чемпионатының бронза призеры, 1987 елгы дөнья чемпионатының көмеш призеры.
Зиннәтулла Биләлетдинов илебез хоккей тарихында иң яхшы сакчыларның берсе булып таныла. 1978 елдан – СССРның атказанган спорт мастеры.
Тренерлык эшчәнлеген 1988 елда Мәскәүнең “Динамо” хоккей командасында Юрий Иванович Моисеевның ярдәмчеләренең берсе булып башлап җибәрә. 1988-1992 елларда әлеге команданың тренеры була.
1997-2000, 2002-2004 елларда ул – “Динамо” хоккей командасының баш тренеры. 1999-2000 еллар сезонында аның җитәкчелегендә “Динамо” командасы ил чемпионатының алтын медален яулый. 2004 елда – Русия җыелма командасының баш тренеры. 2005 елдан “Ак Барс” командасының баш тренеры, 2011-2014 елларда–Русия җыелма командасының баш тренеры. 2012 елда Зиннәтулла Биләлетдинов җитәкчелегендәге Русия җыелма командасы Дөнья чемпионы исемен яулый. 2014 елның 5 мартыннан –“Ак Барс”та вице-президент, генераль менеджер. Шул ук елның 13 июленнән “Ак Барс”ның баш тренеры. Күрүегезчә, данлыклы һәм соклангыч спорт язмышы.
Баш тренерның төп бурычы –яхшы спортчылар тәрбияләп, бердәм команда туплап аны җиңүгә китерү. Командага көчле спортчылар җәлеп итү буенча да Зиннәтулла Хәйдәр улы уңышлы эшли. Ул бигрәк тә Татарстан Республикасы спорт мәктәбендә тәрбия алган спортчыларны һәм татар егетләрен җәлеп итәргә тырыша.
Шуларның берсе – Данис Зиннур улы Зарипов.
Туган елы – 26 март 1981 ел.
Туган җире – Чиләбе шәһәре.
Зур спортка 1996 елда Чиләбе шәһәренең ул вакытта Русия югары лигасында уйнаган “Мечел” командасы аша килеп керә.
1998-1999 елларда, океан артында “Свифт Каррент Бронкос” клубында уйный. Беренче елны ук 62 уенда 31 очко җыеп команданың лидерына әйләнә. Шулай булуга карамастан, яңадан “Мечел”га әйләнеп кайта. 2001-2002 уен сезоны “Ак Барс” командасында уйнаудан башлана. 2003 елдан Русия җыелма командасына чакырыла башлый. 2006 елда чемпионат барышында, 39 очко җыеп, командага Русия чемпионы исеме алырга ярдәм итә.
“Ак Барс” Гагарин кубогын беренче яулаучы булып тарихка кереп калды. Алдагы елны команда тагын җиңүгә ирешеп кубокны икенчегә яулады. Бу җиңүләрдә Данисның осталыгы бәяләп беткесез. 2008 елда Канадада үткәрелгән дөнья чемпионатында уңышлы чыгыш ясап Русия җыелма командасы белән алтын медаль яулый. Соңыннан Магнитогорск шәһәренең “Металлург” командасында чыгыш ясап, тагын ике тапкыр Гагарин кубогын күтәрә. 2017 елның 7 июлендә 2 елга “Ак Барс” командасы белән килешү төзи.
Чемпионат барышында да, плей-офф уеннарында да барлык осталыгын күрсәтеп, иптәшләрен җиңүгә әйдәде. Чын спортчылар шундый булырга тиештер дә.
“Ак Барс”ның җиңүенә зур өлеш керткән уенчы Альберт Яруллин да мактауга лаек.
Туган көне – 3 май 1993 ел.
Альберт зур спортка 2009 елда Казанның яшьләр хоккей лигасында чыгыш ясаган “Барс” командасы белән килеп керә. 2011 елда Русия җыелмасының капитаны буларак, яшьләр дөнья чемпионатының бронза медален алуга ирешә. 2013 елда, шулай ук, яшьләр дөнья чемпионатының бронза медален яулый. Яшьләр чемпионатларының 21 уенында, 26 очко җыеп, “иң мәргән уенчы” исеменә лаек була. 2017-2018 ел уен сезонында Гагарин кубогы иясе.
Казан командасының быелгы җиңүендә капкачы Эмиль Гариповның осталыгы бәяләп беткесез.
Эмиль Рамил улы Гарипов
Туган елы – 15 август 1991 ел.
“Ак Барс” хоккей мәктәбендә тәрбияләнгән. Зур спорттагы уңышлары 2007 елда “Ак Барс” командасында башлана. Елдан-ел тәҗрибәсен һәм осталыгын арттыра барып, быелгы сезонда Гагарин кубогы иясе булды. Русиянең иң көчле капкачылары исемлегенә керде. Уеннар тәмамлангач, Эмиль Гарипов белдергәнчә, алар әлеге җиңүгә Аллаһ ярдәме белән ирешкәннәр.
“Мин бераз арыдым-аруын, катлаулы матч булды. Җанатарлар фантастик атмосфера тудырдылар, һәм без ахырга кадәр көрәштек. Беләсезме, мин дингә ышанучы кеше, һәм бу җиңү Аллаһ ярдәме белән булды, рәхмәт Аңа! Бу барыбызның да җиңүе, Аллаһ әкбәр! – дип сөйләде спортчы Матч ТВ” каналына.
“Ак Барс” командасының һөҗүмчесе Станислав Галиев континенталь хоккей лигасы уеннарының иң мәргән уенчысы дип табылды. Станислав – 2008 елда, океан артының “Индиан Айс” клубында чыгыш ясый башлаганнан бирле күп уңышларга ирешкән уенчы.
2009 елда – Канада кубогы иясе, 2010 елда “иң яхшы яшь уенчы” дип билгеләнә.
2015 елның 9 апреленнән “Вашингтон Кэпиталз” командасында уйный башлый. 2017 елда Казанга кайтып “Ак Барс” командасы белән 2 елга килешү төзи. Беренче сезонда ук “иң мәргән уенчы” исеме белән Гагарин кубогы алуга ирешә. Киләчәктә дә уңышлар телибез.
Рәдиф Фәтхи.