Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

15-18 декабрьдә Уфада Русия-Кытай яшьләренең кышкы уеннары уздырылды. Халыкара бәйгедә ике яктан 96шар спортчы катнашты. Русия җыелмасына Башкортстан спортчылары да чакырылган иде. Сноуборд спорты бәйгеләрендә чыгыш ясап якташыбыз Кирилл Педь дүртенче урынны алды. Шорт-трек ярышларында, шулай ук Уфа егете Аскәр Габдрәхимов бишенче булып килде. Хоккей бәйгеләрендә “Салават Юлаев” спорт мәктәбе хоккейчысы Тимур Вәлиев яхшы уен күрсәтте. 

Уеннарның нәтиҗәләре буенча Русия җыелмасы –18 алтын, 13 көмеш һәм 10 бронза, Кытай спортчылары 7 алтын, 12 көмеш, 12 бронза медаль яулады.
Кичләрен Русия һәм Кытай яшьләренең төрле уеннары, җыр һәм биюләре дә ике якның дуслашып, якыннан аралашуына зур этәргеч булып торды.