Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Пауэрлифтинг һәм армрестлинг буенча спорт мастеры, “Планетаның иң көчле кешесе” вице-чемпионы, 4 тапкыр “Русиянең иң көчле кешесе” Эльбрус Нигъмәтуллин Уфада беренче тапкыр “Башкортстан Батыры” дип исемләнгән мәдәни-спорт бәйгесе оештырды.
Бүрәнә күтәрү, җиңел һәм йөк машинасын тартып күчерү, авыр йөк күчерү, чукмар ыргыту буенча бәйгеләрдә катнашу өчен Русиянең иң көчле спортчылары җыелган иде. Бу чарада нәкъ иң көчлеләр генә катнаша ала да инде. Чөнки 120 килограммлы бүрәнәне күтәрү, 17 тонналы йөк машинасын тарту, берьюлы 110 килограммлы ике йөкне күтәреп йөгереп узышу бары аларның кулыннан килә. Иң мавыктыргычы, сырлап эшләгән чукмар ыргыту булды әлбәттә, Бәйге чын мәгънәсендә мәдәни-спорт чарасына әйләнде.