Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

“Халыкара “Ефәк юл” автомобиль раллие узышларының чираттагы дүрт этабы Кытай Халык Республикасының Гоби чүллегендә уздырылды.

Бу дүрт этап 700 чакрымга сузылган чүл комлыклары аша үткәрелде. Соңгы дүртенче этап “КамАЗ-мастер” командасының Эдуард Николаев җитәкләгән экипажының җиңүе белән тәмамланды. Гомум, дүрт этап күрсәткечләре буенча Андрей Каргинов экипажы 12 сәгать 33 минут белән – беренче, икенчедә – 15 сәгать 3 минут вакыт белән Эдуард Николаев, өченчедә – 15 сәгать 55 минут вакыт белән Кытай спортчысы Цзы Жун.
Әйткәндәй, Кытай спортчысы да безнең КамАЗ автомобилендә узышты. Әлегә кадәр “Ефәк юл” раллиенең Русия этабы уздырылган иде. Ул бәйгеләрдә дә Андрей Каргинов экипажы җиңеп чыкты. “Ефәк юл” халыкара ралли узышлары җитәкчесе Владимир Чагин Кытайда ярышларның бик югары дәрәҗәдә уздырылуын билгеләп үтте.
– Кыска гына вакыт эчендә халыкара дәрәҗәдәге ярышларны әзерләү һәм мондый югарылыкта үткәрә алу зур хөрмәткә лаек. Бу бәйгеләрдә өченче баскычка күтәрелгән Кытай-Русия катнаш экипажы уңышы куанычлы. Цзы Жун, штурман Ляо Минь һәм механик Дмитрий Свистунов, тиз арада бер командага тупланып, югары күрсәткечләргә ирештеләр. Кытай спортчылары безнең автомобильләрнең көчен югары бәяләделәр һәм алдагы көндә дә аларда узышка чыгарга теләүләрен җиткерделәр, – дип белдерде күп тапкырлар “Париж-Дакар” җиңүчесе Владимир Чагин.
Әйе, чынлап та “Париж-Дакар”, “Ефәк юл” халыкара раллилары КамАЗ машинасын бар дөньяга танытты. Шуның өчен дә йөк автомобильләре арасында чит илгә сатылу буенча КамАЗ беренчелеккә чыкты.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Германиянең Оберстдорф шәһәрендә фигуралы шуу буенча “Челленджер” халыкара турнирының 2018-2019 ел сезонында беренче бәйгесе булып узды.

Әлеге ярышларда Олимпия чемпионы Алинә Заһитова иң яхшы күрсәткечләр белән, өч дөнья рекорды куеп абсолют чемпион исемен яулады. Икенче урында – Япония спортчысы Маи Миахара, өченчедә Белгиядән Луна Хендрикс. Алинәнең агымдагы елда бу өченче зур җиңүе. 2018 елның гыйнварында Алинә Европа чемпионатында алтын медаль яулаган иде. Көньяк Кореядагы Кышкы олимпия уеннары аңа тагын да зуррак танылу китерде. Башта ул команда беренчелегендә көмеш, ә 23 ферваль көнне шәхси беренчелектә алтын медаль яулады. Март аенда узган дөнья беренчелегендә Алинә уңышсыз чыгыш ясагач, “Олимпия уңышы очраклы гына булган” диючеләр дә табылды. Әмма тырыш, чәмле милләттәшебез бирешергә уйламады һәм Германиядә үзенең көчен һәм сәләтен тагын бер кат исбатлады. Афәрин, Алинә!

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Авыр атлетиканың поуэрлифтинг дип исемләнгән төре дә бар. Аның буенча инде күптән дөнья чемпионатлары уздырыла. Әлеге бәйгеләр вакытында спортчы өч күнекмә буенча үзенең көчен күрсәтергә тиеш. Беренчесе – штанга күтәргән килеш чүгәләп яңадан басу, икенчесе – яткан килеш штанганы этәрү һәм өченчесе – махсус җайланмага беркетелгән авыр йөкне күтәрү.

1 октябрьдә уздырылган поуэрлифтинг дөнья чемпионатында якташыбыз 23 яшьлек Булат Зарипов өч күнекмәдә 807,5 килограмм авырлык күтәреп ике тапкыр дөнья чемпионы булды. Бу чемпионатка кадәр Булат Башкортстанның абсолют чемпионы исемен йөртә иде. Ул Русиянең бодибилдинг буенча уздырылган чемпионатында алтын һәм шул ук спорт төрендә Европа беренчелегенең бронза медале иясе дә. Яшь, өметле спортчыбызга алдагы көндә дә уңышлар телибез.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Футбол буенча Русия җыелма командасының баш тренеры Станислав Черчесов ил командасының капкачысы Игорь Акинфеевның халыкара ярышларда башкача чыгыш ясамаячагы хакында хәбәр итте. Моны 32 яшьлек капкачы үзе сәламәтлек аркасында дип аңлатты.

– Мин инде 15 ел дәвамында ил җыелмасы өчен чыгыш ясыйм. Хәзер яшьләргә урын бирер вакыт җиткәндер дип уйлыйм. Чөнки сәламәтлек буенча да һәм, гомумән, 32 яшьтә инде ил җыелмасында да, клубта да берьюлы эшләп булмый.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Республиканың Яшьләр сәя-сәте һәм спорт министрлыгы җитәкчесе Андрей Иванюта Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты итеп сайланды. Яңа министр итеп соңгы 4 елда Андрей Иванютаның урын-басары булып эшләгән Руслан Хәбибов билгеләнде. 

Яңа җитәкче 1974 нче елның 3 маенда Самара шәһәрендә туган. Пермь авиация-техник хәрби югары уку йортын тәмамлаган. Соңынан Башкорт дәүләт университетында “социаль хезмәт” һөнәре буенча белем ала. 1999-2002 нче елларда Республика Яшьләр комитетында эшли. 2002–2005 нче елларда Уфа шәһәре хакимиятенең физкультура һәм спорт комитеты рәисе урынбасары. 2005–2009 нче елларда –Уфа шәһәренең 157 нче санлы гомум белем бирү мәктәбе директоры вазифасын башкара. 2013–2014 елларда – Башкортстан мәгариф министры урынбасары, ә 2014–2018 елларда республиканың яшьләр сәясәте һәм спорт министры урынбасары булып эшли.