Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Ата-бабаларның авазы
Казаклар авылында узган чираттагы шәҗәрә бәйрәме буыннар чылбырын барлады

Тарихи мәгълүматлар буенча, Казаклар авылына – 1713 елның 19 февралендә нигез салынган. Мишәрләр килеп утырган бу җиргә. Башта авыл Казак дип аталган. 1843 елда 384 кешегә 1744 пот уҗым һәм 1528 пот сабан икмәге чәчелгән. Ул чакта 68 ихатада 243 ат, 369 сыер, 148 сарык, 272 кәҗә булган. 128 умарта исәпләнгән. Мәчет була. Тора бара ниндидер сәбәп беләндер авылны күплек санда Казаклар дип атый башлыйлар.

Монасыйп нәселе
Республикабызда Шәҗәрә бәйрәмнәре үткәрү матур йолага әверелде. Һәркем үз тамырын, килеп чыгышын ачыклый. Кем без? Авылыбызга кемнәр нигез салган? Шәҗәрәнең төп максаты – әнә шушы сорауларга җавап табу, буыннар чылбырын барлау. Дүртөйле районы Казаклар авылында да үткәрелеп тора ул. Чираттагысы узган шимбәдә генә оештырылды. Монасыйп нәселенә багышланды ул.
Авыл халкы, кайткан һәм килгән кунаклар башта урамнар буйлап бәйрәмчә үтте, үз нәселләрен тәкъдим иткән гаиләләрнең капка алларында тукталды. Анда төрле сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган бәйрәм табыннары әзерләнгән, нәсел агачы, гаилә фотоальбомнары, борынгы йорт-кирәк яракларыннан күргәзмәләр оештырылган.
Кем ул Монасыйп? Казаклар авылы тарихында аның нинди эзе калган? Аның турында әлегә мәгълүматлар бик аз икән. Аның улы – Камалетдин булган. Камалетдинның исә дүрт улы булган: Әхияретдин, Шәйхетдин, Хөснетдин, Зыятдин.
Алар авылга дүрт фамилия биргән. Бу көнне без икесенең: Хөснетдин һәм Зыятдинның дәвамчылары белән якыннан таныштык.

Әнгам һәм Идһам
Башта Хәснетдинның кече улы Газзали нәселен дәвам итүчеләр йорты янында тукталдык. Газзали абзый белән Тәгалимә апа биш бала тәрбияләп үстергән: Альбира, Әнгам, Нәфисә, Идһам, Филгать, Лүзә. Биредә без аның ике улы: Әнгам һәм Идһам турында белдек. Алар инде картәтиләре Хөснетдинның фамилиясен йөртә.
Төп нигездә элекке “Рассвет” колхозының танылган комбайнчысы Идһамның гаиләсе яши. Идһам үзе күптән мәрхүм инде. Гаилә учагының утын аның хатыны Әлфия, аларның улы Илшат һәм киленнәре Ләйсән сүндерми саклый.
Әнгамнең хатыны Флүрә Хөснетдинова да Казаклардан чыккан. Алар Дүртөйледә яшәгән. Инде хәзер туган авылларына яшәргә кайтканнар. Аларның уллары Рамил да йорт салу өчен ата-баба җиреннән урын алган.
Димәк, Монасыйпның дәвамчылары авылга сүнәргә юл куймый!

Кулыннан килмәгәне юк
Тукталган икенче йорт нигезен Әнисә Хөснетдинова саклый.
– Мин авылның иң булган егете Фәгыйтькә кияүгә чыктым! – дип сөйли ул. – Ул уңган кеше булды. Иртә таңнан эшкә китә, соң гына кайта. Комбайнчы, помпотех, баш инженер булды.
Аны колхоз комсоргы, район Советы депутаты итеп сайлыйлар. Читтән торып укырга керә. Кызганычка каршы, дүрт баласын калдырып, бик иртә бакыйлыкка күчә. Алар барысы да яхшы кешеләр булып үскән, тормышта үз урыннарын тапкан. Фәгыйтьнең ике кыз туганы бар – Илһамия һәм Рәүмәнә. Алар Дүртөйледә яши.
Сөйләүче арытаба Хөснетдин “картәтинең” туганнарының берсе турында бәян итте:
– Аны ирем Фәгыйть шулай атый иде, димәк, миңа да картәти! – диде ул. – Шәйхетдин авылда иң кирәкле кеше була. Аңа икмәк пешерү формалары эшләтергә бөтен авыл килә. Шундый ук калайдан чиләкләр, чүмечләр һәм башка әйберләр дә ясый. Ул соскы, кисәү агачы, күмер чүлмәге һ.б. ясау остасы була. Кыскасы, ул чакта авыл халкының көндәлек тормышында нәрсә кирәк, барысын да эшли.
Аның бердәнбер улы Шәйгали була, ул әтисенең эшен дәвам итә: хаклы ялга чыкканчы тимерче булып эшли.
Иренең әтисе, ягъни биатасы Хәмәтзыя исемле. Ул Хөснетдин картәтинең өлкән улы була. 1906 елда туган. Яхшы тракторчы. Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнаша. Бөек Ватан сугышында танкист була. Сталинград сугышында була. Күп еллар узгач, аның оныгы Лариса хәрби дан урыннарына сәяхәткә барып, Прохоровка авылында мемориал тактада картәтисенең фамилиясен эзләп таба. Хәмәтзыя җирләнгән туганнар каберлегенә әнисе Илһамия Казаклар авылыннан җибәргән бер уч туфракны салып кайта.

Зыятдин дәвамчылары
Зыятдинның улы Зыяфетдин. Аның ике улы һәм ике кызы туган: Гыйльмешәриф, Рим, Руфина, Роза. Бәйрәмдә без Гыйльмешәриф һәм аның хатыны Флорида (аның тамырлары Казакларда – әти-әнисе шуннан) белән сөйләштек.
Гыйльмешәриф хезмәт юлын колхозда башлый. Комбайнчы була. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, магистраль газүткәргечләрнең линия-производство идарәсендә водитель була. Хатыны – балалар бакчасында музыка җитәкчесе.
– Безнең әти 1943 елда сугышта каты яраланган, – дип сөйли алар. – Шул сәбәпле аяксыз калган. Шулай да, колхозда барысы белән бергә тырышып эшләде. Атларны ярата иде.
Әниләре Зәйтүнә, ягъни Зыяфетдинның хатыны, Иске Баеш авылыннан. Ул да колхозда төрле эшләрдә эшләгән.

Чиратлап әйләндерәләр
Зыятдиновларның капка төбендә кул тегермәне тора. Ул эшли икән әле. Үзе дә яхшы сакланган. Тегермәннең агач өлеше яңа кебек.
– Аны әнибез 1944 елда, безнең әтигә кияүгә чыккач, алып килгән, – дип сөйли Розалия – Рим Зыятдиновның хатыны.
Әнисе кушуы буенча, аны ике малай: Гыйльмешәриф һәм Рим әйләндерә торган булган. Башта бодайны яхшылап юганнар, киптергәннәр, аннары кайнар табада кыздырганнар. Аннары тегермән аша чыгарганнар.
Оннан ул ботка, тәбикмәк пешергән, талкан ясаган.
Алар әле балачакларындагы шул вакытларны сагынып сөйли.

Клуб алдында чирәмлектә
Бәйрәм клуб алдында чирәмлектә дәвам итте. Җыелучыларны авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Вил Мәнкәев, авылның старостасы Ринат Мостафин, Казаклар авылында туып-үскән, районның баш экологы Радим Вәлиев тәбрикләде.
Концерт номерлары да булды. Туган як турында шигырьләр укыдылар, биеделәр. Болар барысы да Монасыйпның дәвамчылары чыгышлары белән үрелеп барды.
Казаклардан Ләйсән Хөснетдинова, Ләлә Әхмәтова, Рәмзия Шәймәрданова, Регина Хөснетдинова, Фәйрүзә Галикәева, Уфадан Элина Хәкимова, Яңа Кәңгештән Елена Хәмәтьянова, Ирина Аксаева, район мәдәният йортыннан Газинур Мөсифуллин башкарган җырлар, Өчбүлә авылыннан “Мизгелләр” фольклор коллективының чыгышы, Яңа Кәңгеш мәдәният йортыннан үзешчән артистлар Гөлнара Сәлимгәрәева, Юлия Хәмәтьянова, Наилә Сиярова, Карина Чикирева, Эльвира Байрамова, Инсаф Ризванов, Артем Хәмәтьянов һәм Арсен Хәбировлар башкарган “Чабата”, “Беләзек”, “Яблочко” биюләре тамашачылар күңеленә хуш килде.
Малик Миңнебаев, Алмаз Гайнетдинов һәм Ислам Гайнетдинов курайда оста итеп уйнады.
Кунак-артистлардан Элина Хәкимова бирегә картәнисенә кунакка кайта, Малик Миңнебаев – Дүртөйледән, җәй көне әти-әнисе белән Казаклар авылында яши икән.
Әнә шулай шәҗәрә бәйрәме Казаклар авылында туып-үскән төрле буын кешеләрен тагын бер очраштырды. Күпләре төрле тарафларда гомер кичерсә дә, туган авылын онытмаганнар, чакыру белән ашкынып кайтканнар. Тән чит якларда яшәсә дә, җан туган якта шул һәрчак. Ата-бабаларыбызның ерак авазы, рухы чакырып тора аларны.

Бәйрәм җыр-моңсыз буламы!

Әнгам абзый ихатасында.

Зиятдин дәвамчылары.


Илдус Тимерханов.
Дүртөйле районы.