“Көннәр салкынайтты. Ничә градус суык булганда балаларны мәктәпкә җибәрмәскә мөмкин?”

Р.Кәлимуллин, Уфа шәһәре.

 

“Башкортстанда каты салкыннар сәбәпле дәресләргә килмәү карарын климат шартлары, һава торышы һәм укучыларның грипп, ОРВИ белән чирләү дәрәҗәсен исәпкә алып, һәр мәктәп үзаллы кабул итә, – диләр республиканың Мәгариф министрлыгында. – Шул ук вакытта баласының белем оешмасына бару-бармавын аның әти-әнисе (законлы вәкилләре) хәл итә”. 

Вәләкин һава температурасы нинди булуга, күпме укучы килүгә карамастан, мәктәп уку процессын оештырырга тиеш дип аңлаталар ведомствода.

Элегрәк санитар нормаларга ярашлы, башлангыч сыйныфларга авыл җирендә – 23 градус, шәһәрдә 25 градус салкын булганда дәрескә килмәскә мөмкин иде. Авыл мәктәпләрендә укучы 5-9 сыйныфлар – 25, шәһәрнекеләр 27 градус суыкта өйдә калырга, өлкән сыйныфларга авылда – -30 градус, шәһәрдә -32 градус булганда дәрескә бармаска мөмкин иде.

 

 ачар эшкәртелү сәбәпле, өлкәннәргә сөт эчмәскә киңәш ителә, дип ишеткәнем бар. Бу чыннан да шулаймы?"

Кадрия. 

   Сөт шикәре (лактоза) кеше организмы тарафыннан чынлап та начар эшкәртелергә мөмкин. Ләкин бу һәркемгә дә кагылмый. Мәсәлән, бер стакан сөт эчкәннән соң үзегезне яхшы хис итәсез икән, димәк, организмыгыз аны яхшы эшкәртә һәм сез сөтне көн саен эчә аласыз дигән сүз.

   Әгәр сөт шикәрен эшкәртү белән бәйле проблемалар килеп туса, әче сөт эшләнмәләренә (кефир, катык, йогырт һ.б.) өстенлек бирергә кирәк. Иң мөһиме, шуны онытмагыз: теләсә кайсы сөт ризыгы, ничә яшьтә булуга карамастан, һәркемнең көндәлек рационында булырга тиеш.

 Гөлара Арсланова.

“Быел кайсы елда туганнар диспансеризация үтә икән? Елларын язсагыз иде”

Нәҗип Касыймов.

 

“21 яше тулган һәркем диспансеризация үтә ала. 2019 елда аны 1920, 1923, 1926, 1929, 1932, 1935, 1938, 1941, 1944, 1947, 1950, 1953, 1956, 1959, 1962, 1965, 1968, 1971, 1974, 1977, 1980, 1983, 1986, 1989, 1992, 1995, 1998 елларда туучылар үтә.

Диспансерпизацияне яшәгән, эшләгән, укыган урын буенча медицина оешмасында үтәргә була. Яки беренче медицина ярдәме алырга йөргән учреждениене сайларга мөмкин. Участок табибы (фельдшер) яки шәфкать туташы яки регистратура хезмәткәре диспансеризацияне кайда, кайчан һәм ничек үтәргә икәнлеген аңлатачак һәм, сезнең белән килешеп, вакытын билгелиячәк, – дип аңлатылган Уфа шәһәре хакимиятенең мәгълүмат хезмәте хәбәрендә.

– Хатын-кызларга сөт бизләре маммографиясе 39дан 48 яшькә кадәр – 3 елга бер тапкыр, 50 яшьтән соң 2 елга бер үткәрелә.

Шундый ук вакыт аралыгы белән 49-73 яшьлек пациентлар арасында яшерен канга тизәкне тикшерәләр. Бу киң һәм туры эчәкнең яман шешен ачыклау максатында үткәрелә һәм бары иммунохимик алым белән башкарыла.

Ир-атлар 45 һәм 51 яшьтә ПСА (простатитлы махсус антиген – шешле маркер) билгеләүгә тикшерелә.

60 яшьтән үткәннәргә 3 елга бер тапкыр күз эче кан басымын тикшерү карала.

30-60 яшьлекләрне фельдшер (акушер) 3 елга бер тапкыр карый”.  

Башка төр тикшерүләр турында тулырак мәгълүматны участок табибыннан алырга була.

 

Язгөл САФИНА әзерләде.

Фото: Интернеттан.

 

 


“Учалы авылында урамнарны яктырту мәсьәләсе кискен кала. Кешеләр күп йөргән урыннарда ут юк (мәсәлән, Җиңүнең 30 еллыгы урамы, Элеватор урамы), ә кеше аз йөргәннәрендә һәр багана башында лампа яна. Моны ничек аңларга?”
Юлия Гарипова,
Учалы районы.

“Учалы авыл советы хакимияте бу мәсьәлә белән таныш. Караңгы участокларны яктырту эшләре планга ярашлы алып барыла. Сез телгә алган урамнарда гыйнвар аенда эшләр төгәлләнәчәк.
Учалы районы хакимияте башлыгы Фәрит Дәүләтгәрәев”.


P.S. Моңа охшаш мөрәҗәгатьләр Башкортстан башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров исеменә бик күп килә. Шулар белән беррәттән, соңгы вакытта “ниһаять, безнең урамда да утлар янды” дигән хәбәрләр саны да күбәйде.
Мәсәлән: “Салаватта җәяүлеләр өчен урам кичүләрендә күбесендә светодиод лампалар куйдылар. Рәхмәт”. Александр Асмолов.
“Дүртөйле шәһәре ихаталарында гади лампаларны алмаштырдылар. Хәзер ун тапкырга яктырак”. Fvadimk.
“Ниһаять, безнең урам яктырды. Зур рәхмәт”. Айдар Гайфуллин, Кырмыскалы районы Яңа Муса авылы.
“Әниебезгә 84 яшь. Хәзер ул кичен улына якты урамнардан бара ала. Зур рәхмәт”. Рәмидә Кәлимуллина, Аскын районы, Кашка авылы.

“Мине ярышларда катнашучы балаларга ярдәм булмау мәсьәләсе борчый. Ни өчен Башкортстан исеменнән турнирларга баручы балаларыбызның юл һәм чарада катнашу чыгымнарын без – ата-аналар түлибез? Математика буенча турнирга (Яшь математикларның Урал турниры) барып кайту өчен һәр балага 20 мең сум кирәк, ә андый ярышлар елына бер генә түгел. Мәскәү, Казан, Питер өчен бюджеттан акчалар түләнә. Шуңа аларның балалары елына 3-4 тапкыр йөреп кайта, тәҗрибәләре дә зур. Безнең балалар көчлеләр, 1нче урыннар алабыз. Әмма бертөрле дә ярдәм юк, ә Кубоклар мәктәпләрдә генә тора”.
Инстаграмга салынган язманың авторы – Ольга Журавлева.