Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Магнит давылларын һәркем тоеп-сизеп яши. Ник дигәндә, кеше – тере организм.
Әгәр кем дә кем үзен магнит давылларын сизми дип саный икән, димәк, ул бик сәламәт, табигать көйсезлекләренә җайлашуның бик зур мөмкинлекләренә ия булган кеше. Аның организмы Кояш кабынуына тиешле рәвештә җавап бирүгә сәләтле дигән сүз бу.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна


Сары чәчәкле бу файдалы үлән илебез буйлап диярлек таралган. Ул елга һәм күл буйларында, юеш чокырларда, текә ярларда үсә. Апрель - майда чәчәк ата, җимешләре май-июньдә өлгерә.

Ерак Төньякны һәм Ерак Көнчыгышны искә алмаганда, әлеге үсемлек Русиянең барлык территорияләрендә таралган. Төрле ком һәм балчык өемнәрендә, канауларда, юл буйларында, карьерларда, бушлык, чокыр-чакырларда, үлән катламы бозылган башка урыннарда үсә. Исеме яфракларыннан килеп чыккан. Яфракның аскы өлеше җылы, бәрхетсыман, аны әни белән, ә өске өлеше салкын, шома, шуның өчен үги ана белән тиңләгәннәр.
Үги ана яфрагы, яфраклары чыкканчы, 2 -3 атна буе чәчәк ата. Орлыклары тиз өлгерә һәм җил белән тиз тарала. Үсемлек тиз яраклашучан, бик тиз тамырлана, күп тамыр җибәрә. Ул корылыкны җиңел кичерә, бераз күләгәле, дымсу урыннарда яхшырак үсә.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна


Көндәлек тормышта безгә бик күп мәгълүматны истә калдырырга кирәк: телефон номерлары, кеше исемнәре, документлар, чит телләр... Бу максатка ничек итеп тизрәк ирешергә, ничек хәтерне ныгытырга була? «Хәтерең яхшы булсын дисәң, сәгать теленә карап тор» ди уникаль хәтер иясе Василий Захаров. Бүген аның берничә киңәшен сезнең игътибарга җиткерәбез.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Бүгенге язмабыз бер мәктәптән икенчесенә күчәргә туры килгән укучыларга ярдәм өчен бирелә.
Кадерле балалар! Төрле сәбәпләр аркасында гаиләгезгә күченергә туры киләчәк ди. Башка шәһәргәме, башка авыл яки урамгамы... Һәм син инде мәктәбеңне дә алыштырырга мәҗбүр булачаксың.
Чит-ят сыйныф һәм анда бер генә дә таныш йөзләр юк. “Өр-яңа” малай-кызга гадәттә күпләр яратмыйча, ышанмыйча карый. “Яңа” кеше кыз да булса, аны бөтенләй нык, энә күзеннән үткәреп тикшерәләр инде.
Егетләр: “Матур гына икән үзе, ниһаять, безнең класска да төз аяклы, сылу кыз киде”, дип уйлар. Ә кызлар исә бер-берсен бүлдерә-бүлдерә пышылдаша башларлар: “Ул гына җитмәгән иде монда, үзе бигрәк ямьсез (матур булсаң да!), аяклары мәзәк, чәчләре әллә буялган инде, ә безнең юләр малайларның шуңа карап һушлары китәр инде”, – диешерләр.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

 

Артык килограммнар белән көрәшүдә лимон суы зур ярдәмче булып тора диләр диетологлар.

Лимон суын эчкәннәрнең организмына шактый күләмдә лимон кислотасы керә, ул үз чиратында ашказаны согының кислоталылыгын арттыра һәм азыкны тизрәк эшкәртүгә булышлык итә. Лимон кислотасы майларны гына түгел, организмда җыелган шлаклар һәм токсиннарны да нәтиҗәле таркатып, аларны чыгаруга ярдәм итә.